Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Динә ЛАТЫЙПОВА: “Рафаэль кофега да бал кушып эчә”

21 Январь 2020 967
– Сәламәтлек какшаса, беркайчан да антибиотиклар, көчле дарулар кулланмыйбыз, халык чараларын файдаланабыз. Бал, имбир, лимон, кара карлыган, мәтрүшкә, төрле үлән яфраклары – безнең дарулар шушы.

Соңгы арада гел мүк җи­ләге (клюква) кулланабыз. Краннан агып торган салкын суда яхшылап юып, кашык белән изәм. Кайвакыт тукмак белән дә изәм. Шуңа бал кушып болгатып куям. Бал эреп, мүк җиләгенең суын чыгара. Иммунитетны ныгытыр өчен файдалы чара бу. Балны бик яратабыз. Рафаэль кофега да шикәр комы кушмый, бал сала.

Организмны авырулардан саклый торган тагын бер чара белән бүлешәм. Урманнан җыелган нарат ылысы (язга таба җыел­ганы бигрәк тә әйбәт), сары суган кабыгы һәм гөлҗимешне чама белән алам. 1 литрлы термоска 1 уч юылган нарат ылысы, ярты учтан әзрәк суган кабыгы һәм изелгән яки туралган гөлҗимеш салабыз. Өстенә кайнап чыккан су коеп, 2 сәгатькә куеп калдырабыз. Без кичтән ясыйбыз да икенче көнне рәхәтләнеп эчеп йөрибез. Бу чара канны чистарта, диләр. Без моны кулландык, файдасын күрдек. Тик шунысы бар – аппетитны ача, чамалап эчәргә кирәк.

Шикәр авырулы кеше­ләргә киңәшем: көнбагыш төнәтмәсе эчегез. Кыздырылмаган бер уч көн­багышны яхшылап юып, термоска салыгыз да өстенә кайнар су коегыз. Бик файдалы.

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 февраль 2019 № 5
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Февраль 2020 13:02 1750
20 Январь 2020 12:40 1595
ӨСКӘ