Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дилә Нигъмәтуллина пилмән ясауның яңа ысулын тәкъдим итә (ВИДЕО)

13 Октябрь 2017 1526
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина яңа төр ысул белән пилмән ясаган һәм шуны видеога төшереп, үзенең шәхси битенә урнаштырган.
"Бер көнне миңа бер видео жибәрделәр. Бер апа мактый-мактый пилмән бөгүнең яңа ысулын күрсәтеп маташа иде. Миңа кызык булып китте. Эшләп карарга булдым. Видеоны бер кул белән генә төшердем, сыйфатына игътибар итмәгез инде (чөнки төнге сәгать 2:00, төшерүчеләр йоклый иде). Гомумән алганда, нюанслары булса да, уңайлы ысул булып чыкты", - дип язган җырчы.


Видеоны карап китегез әле. Бәлки, сезнең дә күңелегезгә хуш килер.



"Яңалык түгел ул, кафеларда шулай эшлиләр. Остарганнар берьюлы  бөтен җәемгә  итне тезеп чыгып. Җайлы да, тиз дә.  Безнең күрше апа 30 ел элек шулай пилмән ясый иде, элекке заманда махсус савытлар булмаган бит",
 "Бик уңайлы ысул. 2 сәгать эчендә 500 пилмән бөгеп куйдым",
 "Минем әнием гомер буе шулай ясады. Кул белән ясауны мин беренче тапкыр студент вакытта, тулай торакта яшәгәндә күрдем. Мондый ысул белән ясаганда пилмәннең ите күп була. Үзе тиз ясала һәм камыр да артык калмый", - дип язган Диләнең "Инстаграм" челтәрен күзәтеп баручылар.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ