Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Данир Сабиров: “2 көн колак авыртты” (Йолдызлы проект)

26 Июль 2017 2041
Ел әйләнәседә бер үк градуста торучы Зәңгәр күлне (Голубое озеро) Татарстанлылар гына түгел, чит төбәкләр дә үз итә. Анда барсаң күп кенә җитәкчеләрне, эстрада йолдызларын күрергә була. Ни өчен алар салкын суда коенырга булган икән?
Фәрит Мифтахов (“Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе): “Узган ел да, быел да апрель башыннан бирле Зәңгәр күлгә йөрим. Алла теләсә, кыш көне дә коенырга уйлыйм әле. Суы салкын, +4 градус. Хәзер 3-4 тапкыр керәм суга. Кергәч, әлегә берәр минут торам. Иң беренче тапкыр дус малай киңәш иткән иде. Файдасы бар дип уйлыйм. Кәефне күтәрә, чыныктыра”.
 


 
Айсылу Габдинова (җырчы): “Зәңгәр күлгә барырга беркем дә киңәш итмәде. Быел икенче тапкыр баруым. Беркөнне бик арыган, кәефем юк иде. Никтер шунда күңелем тартты. Беренче тапкыр кереп карадым да кире чыктым. Гомумән, керә алмам кебек тоелды. Кешеләрнең суга ничегрәк кергәнен карап тордым. Хәтта бер-ике хатын-кыз бар иде. Мин алардан кимме әллә дидем дә, кереп киттем. Искиткеч! Үзеңне яңадан туган кебек хис итәсең. Коенырга еш йөри торган кешеләр белән сөйләштем. “Монда су кергәч, ел буе авырмыйбыз”, – диделәр. Зәңгәр күлдә су керү – минем яңа хобби. Беренче тапкыр йөзәргә килүчеләргә миннән киңәш: яр буенда аягыгызны чылатып кына тормагыз, шунда ук кереп китегез. Килүгә суга кермәсәгез, аннан кереп булмый”.

    


Марат Мухин (аранжировщик): “Берничә ел рәттән Зәңгәр күлгә су керергә йөрим. Быел дуслар белән 3 тапкыр бардык. Суы бик чиста. Адреналин бирә, чыныктыра. Файдасы бар дип уйлыйм. Быел үзем белән Ришат Төхфәтуллин һәм Данил Сабировны да алып бардым. Кыш көне +3 градус диләр. Тагын барырга әле исәп”.

Данир Сабиров (юморист): “Быел дуслар белән беренче тапкыр бардым. Зәңгәр күлгә керү рәхәт тәэсир итте, бөтен җирне чеметте. Суда күпме вакыт тора алганымны әйтә алмыйм, санарга вакыт калмады. Озак түгел инде. Керү белән чыгасы килә. Озаклап йөзүчеләр дә бар анда. Әлеге салкын күлдә коенуның яхшы ягы – ник яшәгәнеңә шатланасың, ә начар ягы – 2 көн колак авыртты. Тагын барып кайтыр идем! Бик ошады”.



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ