Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Данил Гыйниятов 6 сәгатьтә 113 чакрымны узган

30 Август 2017 2406
ТНВ каналы генераль директоры урынбасары, баш мөхәррир Данил Гыйниятов 26 август көнне халыкара триатлон ярышында катнашкан. Әлеге бәйге “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең туган көненә туры килгән.
– Әлеге ярыш дөньякүләм масштабта уза, – диде Данил әфәнде. – Казанда әле икенче ел гына үткәрелә. Барлыгы 2 төрле дистанциядә ике меңләп спортчы катнашты. Австрия, Япония, Украина, Латвия, Казахстан, Гәрәп Әмирлекләре һ.б. чит илләрдән килгәннәр иде. Ярыш 2 төрле дистанциядә узды: берсе – “спринт” (0,75 км йөзү, 20 км велосипедта узу һәм 5 км йөгерү), икенчесе – “ярымтимер” (2 км йөзү, 90 км велосипедта узу һәм 21 км йөгерү). Мин “ярымтимер” дистанциядә катнаштым. 113 км юлны 5 сәгать 59 минутта уздым һәм 800 кеше арасында 387нче булып килдем.

Башта Казансу елгасында йөзгәннәр, аннан соң Кремль дамбасыннан Миллинеум күперенә кадәр юлны велосипедта узганнар. 3нче этап Кремль яр буеннан йөгерү белән тәмамланган.
– Әлеге ярышта теләгән һәркем катнаша аламы?

– Безнең дистанциягә максимум 800 кеше алына. Лимит куелган. Шулай ук һәр катнашучының үз гидрокостюмы, шосселы велосипеды, 3 спорт төре өчен аерым өс һәм аяк киемнәре, йөрәк өчен таблеткалары һ.б. кирәк-яраклары булырга тиеш. Оештыручылардан бары рюкзак, истәлеккә футболка, йөзү өчен махсус баш киеме һәм медаль бирелә.

– Сезнең беренче тапкыр катнашуыгызмы?

– Әйе, триатлонда әле беренче генә катнаштым.

– Бу ярышта иң авыры нәрсә?

– 3 төрле спорт төрен бергә кушу. Тиз генә ияләшеп булмый. Йөзеп килүгә велосипедка утырырга, аннан йөгерергә кирәк. Ләкин мин максатыма ирештем. Монда иң мөһиме урын алу түгел, ә үзеңне сынау. Безнең яшьтә финишка килеп җитү дә бик яхшы күрсәткеч дип уйлыйм.
– Спорт ярышларында бу беренче генә катнашуыгыз түгел шикелле...

– Январь аенда 50 чакрымлы чаңгы ярышы белән башланып киткән иде. 5 ярышта катнашылды. Әле Алла бирса сентябрь аенда Мәскәүдә узачак марафонга барырга ниятләп торам. Быелгы җиңүләремне ТНВның 15 еллыгына багышладым.

– Әлеге ярышның нәкъ Казанда уздырылуын хуплыйсызмы?

– Чынлап та, Казан бу яктан бик кулай шәһәр. Уртак бер шөгылебез булган яңа дуслар төркеме барлыкка килде. Спорт бит ул – наркотик кебек. Башка катнашмыйм дип кайтасың да, икенче көнгә тагын чыгып китәсең.

Ә Данил Шамил улына афәрин генә диясе кала!
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ