Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дөньяның иң карт хатын-кызы вафат булган

17 Сентябрь 2017 834
Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы Вайолет Моссе-Браун вафат булган. Бу турыда Ямайканың премьер-министры Эндрю Холнесс твиттерында хәбәр иткән.
Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган. Ул 1900 елның 10 мартында дөньяга килгән. Ә “Дөньяның иң олы кешесе” титулы аңа бары быелның 15 апрелендә, итальяле Эмма Морано үлгәч кенә бирелә.

Вайолет, үзе сөйләве буенча, дуңгыз һәм тавык итеннән башка бөтен нәрсәне дә ашаган. Аның 4 баласы булган. Олы улы быелның апрель аенда, 97 яшендә вафат булган. Озак яшәү әбигә нәсел буенча килгән дисәк тә була, чөнки әнисе дә 96 яшькә кадәр гомер иткән.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ