Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дөньякүләм татарларны җырлаткан Татар малай урамда узып баручыларга акча өләште (ВИДЕО)

9 Ноябрь 2016 1654
“Инстаграм” челтәрендә утыручы Татар малайны хәзер белмәгән кеше юктыр. Ул барлык татар дөньясын бер калыпка җыйды булса кирәк. Моның өчен аңа үзе уйлап чыгарган флешмоб ярдәм итте. “Яраткан җырым” хештегы астында ул барлык татарларны җырлатты. Әлеге флешмоб бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Татар малайның “Инстаграм”дагы битендә кешеләр башкарган җырлар күренеп тора.
Татар малай аккаунтын булдыручы – Түбән Кама егете Ринат Галиәхмәтов. Аңа 10 000 кеше язылгач кына, ул чын йөзен күрсәтергә була. Хәтта язылучыларына да: “10 000 кеше җыелгач, мин сезгә үземнең кем икәнлегемне әйтәчәкмен”, – дигән язма элә. Бүгенге көндә Татар малайның 30 300 язылучысы бар. Димәк, аның шәхси битен шулкадәрле аудитория күзәтеп бара.

Ринат үзе юридик белем ала. Полициядә эшләргә тели. Әмма табиблар комиссиясен уза алмый. Яшьрәк вакытында аллергия белән авырый. Соңыннан Казан банк мәктәбенә укырга керә. 5 елдан артык банкта эшли. Хәзер ул “Луна” креатив технологияләр үзәгендә хезмәт куя.

1.jpg

Ринат әтисе Назыйм, әнисе Әлфия, бертуган абыйсы Нияз белән


– Ринат, көннән-көн танылып киләсең. “Инстаграм”да битеңне булдырганда ук танылу дигән максат бар идеме?

– “Инстаграм” – тиз үсә торган социаль челтәр. Дөресен генә әйткәндә, шулай танылып китәрмен дип уйламадым. Соңыннан флешмоблар уйлап чыгаргач, кешеләр ярдәм итеп торгач, шулай килеп чыкты инде.

– Беренче флешмоб “Яраткан җырым” дип аталды. Бу хештег астында флешмоб әле дә бара. Гомумән, ни өчен шушы исемдә флешмоб үткәрергә булдың?

– Кайберәүләр аны бик тиз килеп чыкты дип уйлый. Бу адымга бару өчен бик күп уйландым. Баштан ук берәр флешмоб уйлап чыгарырга дигән максат куйдым. Шәхси битемне узган елның декабрендә ачкан идем. 6 ай уйланып йөргәннән соң, быел май аенда флешмобны эшләтеп җибәрдем. Моңарчы бу идея турында әни, әби белән дә сөйләштем. “Дөньядагы барлык татарларны ничек берләштереп була?” – дип сорадым. Америкада бер-берсенә су сибү флешмоблары бар. Бер кеше икенчесенә су сибүне тапшыра. Су сипкәнен “Инстаграм”га элеп куярга тиеш була. Әле бию флешмоблары да бар. Ә безгә кызык һәм шул ук вакытта тыйнак кына флешмоб кирәк иде. Бервакыт җырчы Радик Юльякшинның концертыннан соң хисләнеп, “Яраткан җырым” флешмобы идеясе барлыкка килде. Аның тамашачыны җырлата алуына шаккаттым. Әлеге идеяне танышларыма, дусларыма әйттем. “Беркем дә җырламаячак, аеруча – татарча. “Инстаграм”ындагы битләренә дә видеолар куймаячаклар”, – диделәр. Барыбер килеп чыгасына ышандым. Хәзерге вакытта 2000нән артык җыр куелды. Флешмобның бетә торган функциясе бар. Мин аны хәзер флешмоб түгел, ә проект дип әйтәм. Кеше һаман да җырлый, җибәрә. Димәк, аларга да, миңа да күңелле.


  

– “Яраткан җырым” проектына куйган беренче видеоны хәтерлисеңме?

– Хәтерлим. Ул бер кыз иде. Ишетмәстер дип уйлыйм (елмая). Матур җырламады. Барыбер кеше тырышкан дип элеп куйдым. Аягы җиңел булды. Рәхмәт аңа! “Яраткан җырым” проектына җибәргән барлык җырларны куеп барырга тырыштым. Җибәрер алдыннан шәхси битемдә 10 меңнән артык кеше бар иде. Флешмобны башлаган мәлләрдә “Инстаграм”дагы “Минем яраткан татар телем” дигән аккаунт та ярдәмгә килде.

– Хәзер “Яраткан җырым” флешмобына килгән җырларның барысын да куеп барып буламы соң?

– Баштагы 2-3 айда бөтенесен дә куйдым. Кайбер көннәрдә иртәнге дүрттә, биштә торып, 3-4 җырны рәттән куя идем. Чөнки “Инстаграм”ның яңалыклар бүлеген актарганда кешегә рәттән киткән җырлар ошамый иде. Шуңа иртән торып рәттән куйдым. Соңгы 3-4 айда алай күп куя алмыйм.

– Флешмобта катнашкан кешеләрнең видеосын куймагач, алар үпкәләмиме соң?

– Андыйлар да бардыр. Алар җырлыйлар да, хештег куялар да көтеп утыралар. “Яраткан җырым”а җибәргән кешеләрнең битләре ябык була. Мин аларны күрмим. Берничә айдан: “Синең монда бигрәк кырыс кастинг. Җырларыбызны битеңә алып куймыйсың?” – дип язалар. “Мин бит сезне күрмим”, – дип аңлаткач, битләрен ачалар. Аннары гына инде башларына килә...


– Радик Юльякшинның Казандагы сәхнә артын төшергән видеоны “Инстаграм”ыңа төшереп куйгансың. Ничегрәк булды ул?

– Күптән түгел генә Радик белән дуслаштык. “Яраткан җырым” флешмобында аның җырларын күбрәк җырладылар. Флешмобта катнашкан кешеләрнең видеосын урнаштырганда кайсы җырчының җыры икәнлеген билгеләп барам. Радикны билгеләп баргач, ул мине шуннан күрде. Язышып, дуслашып киттек. Казандагы концертына килгәч, “Сәхнә артын төшерсәм буламы?” – дип сорадым. Рөхсәт бирде. Бер көнне концертын карадым, ә икенче көнне махсус сәхнә артын төшерергә килдем. Әлеге видео күбесенә ошагач, минем дә күңелем булды.


Казан урамнарында оештырган уен

– Ринат, проектларны уйлап кына торасың. Әле күптән түгел генә Казан урамнарында уен өчен акча өләштең.

– Әйе, шулайрак булды. “Канәгатьләндерелмәгәнлегегездән” дигән уен иде ул. “Инстаграм”да “Кызык-мызык” дигән бит бар. Аны Илназ Габидуллин исемле егет алып бара. Анда ул кызыклы фотолар куеп бара. Бервакыт Илназ шушы озын татар сүзе кергән кызыклы рәсем элеп куйган иде. Менә шуннан әлеге сүзне Казан урамнарында узучылардан укыттырырга булдым. Махсус плакатка язып, урамдагы узучылардан укыттырдым. Болар барысы да камерага төшерелде. Кем дөрес укып бирә, шуларга 50шәр сум акча өләштем.

– Ул акчалар да үз кесәңнәнме?

– Әйе. Ул бик кызык кына булды. Ник акча тарата башладыммы? Чөнки кеше туктамый башлады. Уеннан качалар иде. Дөрес әйтеп бирә алган кешегә акча бирдем.




– Авылларны да төшереп куя башладың.

– Мамадыш районының Иске Чәбия авылына кайтып төшердем. Көтүгә чыкканнарыма кадәр төшереп куйдым. Төп максатым – Татарстан буенча сәяхәт итү. Әлбәттә, авыл темасын да читтә калдырасым килми. Мамадыштан соң Азнакайның Чатыр тавында булдым. “Инстаграм”дагы дустым Флүн абый мине үзенә чакырган иде.

– Әйе, Флүн абыйны бик рекламаладың. Матур видеоларын куеп бардың...

– Мин беркайчан да акча алмыйм. Үзең беләсең, артистларның яки башка әйберләрнең афишасын бөтенләй куймыйм. Бөтен эшләгән әйберем – үз күңелемнән. Мәсәлән, “Әйдә, эшләгән эшләреңне күрсәт”, – дип Флүн абыйны үзем төшердем. Аны төшерәсем, сөйлисем килде. Кеше ничек уйласа да, кешегә рәхмәт йөзеннән эшләнелде. Беркайчан да реклама куймыйм. Куйсам да, акча алмыйча гына куям.


БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Галиәхмәтов Ринат Назыйм улы.
Туган көне: 1986 елның 22 августы.
Туган шәһәре: Түбән Кама шәһәре.
Белеме: Мәскәү гуманитар икътисад институты, Казан банк мәктәбе.



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ