Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дөнья – зур көзге

11 Сентябрь 2018 647
Риваять
   – Бабай, аңлат әле, кешеләр ни өчен бер-берләренә начарлык эшли?

   – Улым, хәзер бер риваять сөйлим, тыңлап кара әле, аңларсыңмы икән…

   Бик борынгы заманнарда булган хәл бу. Бер патша диварлары көзгедән генә торган зур бүлмә эшләткән. Беренче мәлдә, кеше үзенең көзгедәге чагылышын күргәч, үзен күрәм дип уйламаган, куркып китә торган булган. Гаҗәеп чиста, пөхтәлек белән эшләнгән көзгеләр искиткеч төгәллек белән күрсәткәннәр. Өстәвенә, залның диварлары кайтавазлы булган. “Син кем?”–дип сораганга төрле яктан: “Син кем?”, “Син кем?” дигән искиткеч күп кабатланган тавыш яңгыраган.

   Бервакыт бу залга бер эт килеп кергән дә катып калган.
Төрле яктан, өстән һәм астан аны этләр өере урап алган! Эт тешләрен ыржайтуга, алар да ыржайганнар. Куркып калган эт өреп җибәрүгә, алар да шулай эшләгәннәр. Эт тагын да катырак өреп җибәргән, кайтаваз да аннан калышмаган. Эт бер яктан икенче якка ташланып, нык итеп өрә башлаган. Көзгедәге чагылыш та аннан калышмаган.

   Иртә белән көзгедә чагылган меңәр­ләгән үле этләр арасыннан теге бәхетсез этне табып алалар. Барысы да аптырап кала, залда эткә зыян салырлык бер генә җан иясе дә булмый бит! Эт бары тик үзенең көзгедәге чагылышы белән көрәшкән. Нигә үлгән соң ул?

   – Аңламадым бит әле, бабай!

   – Кечкенә шул әле син, улым. Тыңла, аңлатам. Кешеләр тик торганнан гына сиңа ни яхшылык, ни яманлык кыла алмыйлар.

   Онытма мин әйткәннәрне! Безнең белән булган хәлләр – барысы да безнең теләк һәм уйларыбыз, кылган гамәлләребез аркасында. Кемгәдер елмаеп карасак, ул да безгә елмаеп карар. Инде аңа начарлык кыласың икән, ул да сиңа шуның белән җавап бирер.

   Дөнья – зур көзге ул!
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1357
ӨСКӘ