Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чырагач

28 Ноябрь 2018 915
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан истәлекләр...
Акшарланган мичтә “чытыр-чытыр” итеп, бер кочак утын яна. Мич тирәли тезелешеп утырган балаларның битләре кып-кызыл. Бер-берләренә төртеп күрсәтә-күрсәтә көләләр дә качышлы уйный башлыйлар. “Гөрләгән” кеше бер-бер артлы әле мич башыннан, әле сәке астыннан “качкын”нарны таба тора. Җиде баладан җиде төрле тавыш чыга... Аларны күзәтеп торудан бигрәк, сызлаган билен мичкә терәгән ананың йөрәгендә ут яна. Олысына ундүрт тулып китте, кечесенә дүрт ай... Җиде кыз! Ничек аякка бастырыр? Йортыңда өч сум да акча булмасын... Күрше авылның сатучысы: “Иреңнең әҗәте бар иде”, – дип, соңгы акчасын алып чыгып китте... 1 сум да 10 тиен! Ике тапкыр ипи салырлык он бар да барын... Йа Раббым! Алтмышка кадәр гомер бир, шушы балаларымны аякка бастырыйм!

...Бер кочак утын янып бетә. Өйгә аз гына җылылык иңгәндәй була. Күп ягарга ярамый, кышка керәсе бар, ә безнең әти юк...

Барыбер җитмәде ул утын, лапас түбәсендәге саламны төшереп ягарга туры килде. Аның җылысы юк икән лә... Әле ярый без күбәү, авыздан чыккан пар белән дә өй җылынган кебек. Бөтенебез бергә тезелешеп яткач, туңмыйсың да икән.

Икенче елны салам якмас өчен җәй буе утын әзерләдек. Агачларның исемнәре бар икәнен беренче тапкыр шунда белдем. Каен, усак, имән, карама, чырагач...

Исемнәрен белсәм дә, үзләрен аермыйм. Әни: “Чырагач алып кер әле”, – дисә, утынлыкка чыгам да озак кына карап торам, аннан соң матуррак утын кисәген тотып керәм. Исеме матур тоелганга матур утын алып кердем микән? Әнине карап торам, мин алып кергән утын кисәген пычак белән телеп, мичкә ягып җибәрде. “Әһә, “чырагач” агач исеме түгел, чыра телергә уңайлы булганга “чырагач” дип әйткәннәр икән”, – дип башыма “салып” куйдым. Соңрак әни миннән чыра телдереп, мичкә яктыра башлады. Ул вакытта чыраны миннән дә оста итеп телүче булмагандыр. Аласың калынрак пычак, утынны бик юка итеп теләсең, менә шул чыра була. Әни әйтмешли, мин телгән чырадан көн яктысы күренеп тора иде. Мондый юкалыктагы чыра белән ут элдереп җибәрү бик ансат. Мичкә ягып җибәргәч, утка озак кына карап утырырга ярата идем. Башка төрле уйлар килә. Безнең әти нишләп үлде?.. Без нишләп итле аш ашамыйбыз?.. Рәфәгатьнең кесәсе тулы прәннек, уйнаганда нигә берсен миңа бирмәде?..

Соңрак, аркамны җылы мичкә терәп, китап укырга ярата башладым. Анысы өчен күп эләкте... Кушкан эшләрне эшләмичә китап укып утыргач, үпкәләп тә булмый. Катырак эләксә, ишек янындагы кием элгеченә эленгән пәлтәләр арасына кереп китәсең дә елап чыгасың, берни булмагандай. Ул вакытта безнең бик зур китапханәбез бар иде. Бер зур гына шкаф тулы китап! Бөтен кеше бездән китап алып укый. Алалар да, укып бетергәч, кире кертәләр. Әти үлгәч, энесе Әхәт абый Казанга китте. Шуннан соң алган китапларны кире бирми башладылар. Алалар, кире китермиләр. Китаплар беткәнче дип укып калырга тырышканмындыр ахры. Шактый кыен ашасам да, кайбер китапларны икешәр тапкыр укырга да өлгердем. Решад Нури Гюнтекинның “Чалы кошы”н, Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”ын ятлап бетердем! Аны Казанның бер китапханәсеннән Гөлсинә апам табып алып кайтып биргән иде. Шул китаптагы Мөнирә кебек кыю буласым килде...

Өч-дүрт бала, июнь аеннан башлап, кара көзгә кадәр колхоз басуыннан кайтып керми, эшкә йөри башлагач, әнинең кулында бераз акча була башлады. Аңа шәл бәйләп саткан акчалар да өстәлде. Тормышлар рәтләнде, кеше төсле яши башладык.

Әни өч көнгә бер ипи пешерә, атнага ике тапкыр камыр ризыгы әзерли. “Син чыраны оста теләсең, утынның да вагын алып керәсең”, – дип, мине үз тирәсендә йөртә. Мин тагын да ныграк тырышам. Чырага яраклы агачларны җәйдән үк әзерләп куям. Шулай булмыйни, мин телеп кергән чыра белән әни мичкә ягып, тәмле ризык пешерә бит!..

...Чыра телеп, мичкә ягып ризык пешерүне инде күптән оныттык. Әмма әнинең: “Чыра телеп алып кер әле”, – дигәне сирәк кенә булса да искә төшә.

...Акшарланган мичтә “черт-черт” иткән тавыш чыгарып утын яна. “Бу балаларны аякка бастырырга миңа алтмышка кадәр гомер бир”, – дип Аллаһы Тәгаләдән сораган әниебез 66 яшендә ахирәткә күчте. Әтидән соң 29 ел яшәгән гомерендә җиде баласын аякка бастырып, берсен кара гүргә салырга да өлгереп, анага тиешле кадер-хөрмәтне күреп вафат булды әниебез. Чырагач кебек кыска гомерле булды, гомер уты тиз сүнде.

Менә хәзер уйлап утырам, шул кыска гына гомере эчендә ниләр генә күрмәгән ул! Әгәр барысын да искә төшерсәң, роман язарлык вакыйгалар бар. Кем белә, бәлки, Аллаһыдан вакыт җитсә, язылыр да...


Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ