Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чын массажистның тырнаклары озын булмый”

12 Февраль 2018 806
Зөлфияне йөз ел беләм бугай. Ләкин ни гаҗәп, аның бер генә тискәре сыйфатын да атый алмыйм икән. Һәрчак ипле аралаша, теләсә кайсы темага иркен фикерләшерлек тирән белеме бар, биш вакыт намаз укый, үзеннән соң шлейф булып уңай энергетикасы кала. Моның өстенә, Зөлфия Нуриева – бер дигән балалар массажисты да. Үзем әни булгач, мине дә бу һөнәренә өйрәтеп китте һәм кызыбыздагы уңай үзгәрешләрне атналап түгел, көнләп күзәтә башладым. Сабыйларга массаж ясауның, берничә айлык чактан ук суга чумарга өйрәтүнең файдасы турында белгеч белән сөйләштек.
– Әниләр үзләре ясаган массаж көнгә 5-7 минут кына булса да җитә. Төп принцип – массажны ян-яктан үзәккә таба ясау. Аяк бармак очларыннан башлап ботка таба, кул бармагыннан иңсәгә таба сыпырыгыз. Эчкә сәгать теле уңае буенча ясарга кирәк. Тезгә, ботның эчке ягына тияргә ярамый. Шулай ук эчне сыпырганда уң як кабырга астына кагылмагыз, анда бавыр урнашкан. Иң мөһиме – курыкмагыз. 

Тагын бер сер: массаж ясаучының кулында йөзек-балдаклар күрсәгез, тырнаклары озын булса, бу – начар массажист булырга мөмкин. Массаж ясаучы кеше тырнак үстерә алмый, андый кул белән массаж ясап булмый диярлек. Аннары, балаларга массажны чиста коры тәнгә, майсыз-нисез ясыйлар. Әгәр массажист крем куллана икән, димәк, үзенә эшне җиңеләйтә...

Язманы тулысынча 15 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 6 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ