Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чын массаж ясаучының тырнаклары озын булмый”

9 Март 2018 810
Зөлфияне йөз ел беләм бугай. Ләкин ни гаҗәп, аның бер генә тискәре сыйфатын да атый алмыйм икән. Һәрчак ипле аралаша, теләсә кайсы темага иркен фикерләшерлек тирән белеме бар, биш вакыт намаз укый, үзеннән соң шлейф булып уңай энергетикасы ка­ла. Моның өстенә, Зөлфия Нуриева – бер дигән балалар массажисты да. Үзем әни булгач, мине дә бу һөнәренә өйрәтеп китте һәм кызыбыздагы уңай үзгәрешләрне атналап түгел, көнләп күзәтә башладым. Сабыйларга массаж ясауның, берничә айлык чактан ук суга чумарга өйрәтүнең файдасы турында белгеч белән сөйләштек.
– Казан дәүләт медицина университетында укыган чакта ук, андагы өстәмә курсларга йөрергә тырыша идем. “Медицинская косметология”, “лечебный массаж” курсларын да шунда тәмамладым, – ди Зөлфия Нуриева. – Массажга кулым яткангамы, укыганда ук туганнар, дуслар, төркемдәш кызлар массаж ясавымны сорый иде. Шул ук курсларда балалар массажын да өйрәттеләр, бик кирәк булачак дип кабат-кабат сөйләделәр. Нигә алай мөһим икәнен соңрак, үзем әни булгач кына белдем. Кызым биш айда әле әйләнми иде. Шулай итеп, белемемне яңартып, балама үзем массаж ясый башладым. Өченче сеанста ук кызым үзе әйләнде. Файдасы нык икәнен шунда аңладым. Улыма исә массажны тугач ук ясый башладым, ул нәкъ дүрт айда әйләнде, йөреп китүе дә иртәрәк булды.

Бер массаж ясаган клиентларым кабат шалтыратты. Балалар өчен йөзү үзәге ачабыз, инструкторлар кирәк дип, мине үгетләделәр. Кызымны 3-4 айлык чагында ук ваннада йөздереп, су астына чумдырып маташкан идек, шуңа ул өлкәдә әзрәк белемем, тәҗрибәм бар иде. Ризалаштым, анда шуннан бирле эшлим.

Өйләренә чакыртып, баласына массаж курсы алучылар, сабыйларын ваннада чумарга өйрәтүемне сораучылар да күп. Казандагы андый заказларга да авырсынмыйча йөрим.

– Сабыйны тумас борын суга чумарга өйрәтүнең төп плюслары нинди?

– Йөзүнең файдасы әйтеп бетер­гесез. Нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты, сулыш органнары, кан әйләнеше өчен... Салкын тиюләргә каршы әйбәт профилактика, йөрәккә файдалы йөкләмә булып тора, матдәләр алмашын тиз­ләтә, үпкәне чистарта, сколиоз һәм “аю табаны”ннан да ярдәм итә. Ә су астында суламыйча чума-чума йөзгәндә иммунитет ныгый, кәеф күтәрелә, чыдамлылык арта. Интеллектның 70 проценты 1 яшькә кадәр формалаша, диләр. Без балага башта масссаж ясап, аннан йөздергәндә тире һәм баш мие күп сигналлар ала, рецепторлар уяна, сабый үз гәүдәсен аңлый башлый, эшләтергә керешә. Йөзү белән шөгыльләнгән балалар киләчәктә максатчан, үз-үзенә ышанган, мөс­тә­кыйль, үҗәт шәхес булып үсеп җитәләр.

– Бу эштә тәҗрибәсе булмаган ата-анага эшне нидән башларга? Менә, бала тудыру йортыннан кайтып төштеләр ди...

– Ике атналык баланы йөздерергә ярый, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Сабый әле кечкенә чакта, фатирдагы ванна аңа зур бассейн кебек тоелганда ук эшне башларга кирәк. Аннан соңга каласыз, бала тиз үсә һәм ванна кечкенә булып тоелачак. Соңрак акча түләп, җыенып, киенеп, белешмәләр туп­лап, бассейнга барып йөргәнче, үзегез өйдә йөзәргә өйрәтә башлагыз. Ваннагызны әйбәтләп юыгыз, суны жәлләмичә туты­рыгыз. Бала башын тотмаганда – башта аркасында, аннан әйлән­дереп, ияген һәм эчен тотып йөзде­регез. Бераздан чумдыра да баш­ласагыз була. Алты айга кадәрле сабыйның авыз-борынына су тисә, ул суламыйча 5-6 секунд тора ала. Шуңа күрә аны чумарга өйрәтү бик жиңел. Безгә беренче тапкыр килгән балаларны чумдырып күрсәтәбез дә әти-әниләр шакката. Аны өйдә дә эшләп була. Душны кабызып, аның астыннан йөздереп чыгыгыз, башта бите, аннан маңгае белән чумдырыгыз. Йөзгәндә балага тамчылар чәчри, колагына су керә, бу – нормаль күренеш, борчылмагыз.

– Ә массаж курсы үткән балада нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Бер сеанстан соң әниләр миңа фото-видео җибәрергә керешә. Мәсәлән, берсе башын тота башлый, икенчесе төз утыра. Бик каты муены кәкре һәм сколиозлы кыз бар, бер аягы икенчесеннән кыскарак иде, ул күз алдымда турая башлады. Үзем дә шул үзгәрешләрне күреп сөенәм, Аллага шөкер, файдам бар икән дим. ЛФК белгечләре, йөзүчеләр белән дә гел киңәшләшеп, белемемне арттырып торам.

– Хәзерге балаларда нинди авырулар ешрак күзәтелә?

– Кечкенәләрнең кул-аяк­ларында гипертонус, гипотонус, кәкре муенлылык. Мәктәп балаларында, бигрәк тә кызларда сколиоз еш очрый. Хәзерге балалар мәктәптә гел парта артында, кайткач телевизор яки компьютер яныннан китмиләр. Ата-аналарга балаларының аркаларын вакыт-вакыт карап торырга кирәк.

Тәнәфестә дә укучы тик утырырга тиеш тугел. Спортзалда булса да йөгереп килсеннәр, турникта эленеп торсыннар, фитболга ятып алсыннар.

– Бу авырулар ата-ананың баласын карап җиткермәвеннән дә дияргә мөмкин алайса?

– Әйе, баланы карап җит­кермәү һәм белмәүдән дип уйлыйм. Әни кешенең эше баланы ашату, чиста тоту белән генә чикләнми. Аның белән сөйләшергә, сыпырып кына булса да массаж ясарга кирәк. Иң гади гимнас­тиканы көн саен ясарга киңәш итәм. Баланың подгузнигын алыштырдыңмы, кул-аякларын да
сыпырып ал. Динамик гимнастикадан – баланың кулыннан тотып өскә-аска сикертүдән күпләр курка. Аны да бала башын тота башлау белән эшләргә тотынырга мөмкин. Бүген ике тапкыр, иртәгә – өч... Аның сыгылмалыкка файдасы шактый.

– Балага массажны әниләр үзләре дә ясый ала дидең. Ләкин күпләр дөрес ясамам дип курка. Массаж ясау буенча берничә киңәш бир әле.

– Әниләр массажы көнгә 5-7 минут кына булса да җитә. Һава ваннасы алсын өчен баланы чишендерәбез, памперсын салдырабыз. Төп принцип – массажны ян-яктан үзәккә таба ясау. Аяк бармак очларыннан башлап ботка таба, кул бармагыннан иңсәгә таба сыпырыгыз. Эчкә сәгать теле уңае буенча ясарга кирәк. Тезгә, ботның эчке ягына тияргә ярамый. Шулай ук эчне сыпырганда уң як кабырга астына кагылмагыз, анда бавыр урнашкан. Иң мөһиме – курыкмагыз.

Тагын бер сер: массаж ясау­чының кулында йөзек-бал­даклар күрсәгез, тырнак­лары озын булса, бу – начар массажист булырга мөмкин. Массаж ясаучы кеше тырнак үстерә алмый, андый кул белән массаж ясап булмый диярлек. Аннары, балаларга массажны чиста коры тәнгә, майсыз-нисез ясыйлар. Әгәр массажист крем куллана икән, димәк, үзенә эшне җиңеләйтә. Ул очракта массажның файдасы да әзрәк була, чөнки куллар өстән-өстән генә шуып китә.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1233
ӨСКӘ