Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чит илгә акча эшләргә чыгып киткән яшьләр турында

2 Февраль 2018 1548
Бүгенге әңгәмәдәшләрем япь-яшь, гап-гади татар егетләре-кызлары. Аларны бер нәрсә берләштерә: тәвәккәлләп, чит илгә акча эшләргә дип чыгып киткәннәр һәм үкенмиләр.
Алинә Хангәрәева (Казан – Һиндстан):

– Һиндстанга мине дус кызым чакырды. Ул анда ярты елга эшкә барырга җыена иде. Озак уйламыйча, ризалаштым.

Үзем белән 40 мең сум акча алдым. Өч көн эчендә эш таптым. Гоа штатында балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Анда рус теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен укыттым. Эш авыр, чөнки балаларның яшь аермасы зур иде – яшь ярымнан унөч яшькә кадәр. Аннан соң, алар барысы да төрле илләрдән. Җаваплылык та зур – балаларны океанга да йөрттек.

Балалар бакчасында көнгә 1 мең сум эшли идем. Һиндстан өчен бу бик зур акча. Мәсәлән, мин океан ярында урнашкан яхшы фатирны көненә 300 сумга арендалый идем, ашау да бик арзанга чыкты.

Эшкә әкренләп ияләнә башладым, яшәргә акча җитә. Әмма безнең сәяхәт итәсе, дөнья күрәсе килде, шуның өчен акча җыярга булдым. Төрле кастингларда катнаштым. Һәм мине кинога алдылар! Балалар бакчасына барып саубулаштым да, Мумбай шәһәренә киттем. Дус кызым Гоада калды.

Мумбайда маҗаралы хәлләр күп булды. Берничә кинога төшкәч, “агент” безне ташлап китте. Кызлар белән яшәү урынсыз калдык. Кая барырга белмәгәч, аэропортта танышкан индус кызына шалтыраттым, ул безне яшәргә үзенә чакырды.

Мумбайда унга якын фильмда төштем. Бер съемкадан көненә якынча 6-15 мең сум акча эшли идем.

Беркөнне миңа таныш булмаган кеше шалтыратты. “Сезне яхшы тәрбияче дип мактадылар, безгә эшкә килмәссезме?” – ди бу. Россия өчен күп акча да тәкъдим итте. Ризалаштым. Килгәч, карасам, ул – актер Владимир Сычев булып чыкты. Шулай итеп, аның гаиләсендә эшли башладым.

Китәр вакыт җиткәч, ун көн буе беркем белән сөйләшмичә, беркемгә кагылмыйча, кеше күзенә карамыйча яшәдем. Көнгә 11 сәгать медитация белән шөгыльләндем.
Руслан Ханнанов (Казан – Вьетнам):

– Ике ел элек Вьетнамга ял итәргә бардым. Шунда диңгез буенда медуза чагып, тәне пешкән әбине күрдем. Ничек тә булса ярдәм итү теләге белән, үзен хастаханәгә алып киттем. Әбигә ашыгыч ярдәм күрсәткәндә, табиблар белән аралашып китеп, үземнең дә табиб икәнемне әйттем. Алар мине тәрҗемәче белән таныштырдылар – тугыз ел Татарстанда яшәгән хатын булып чыкты, Казанның Вьетнам базарында эшләгән икән. Ул хастаханәләрендә косметология, лазерлы терапия һәм пластика хирургиясе буенча яңа юнәлеш ачылганын сөйләде. Нәкъ минем тармак бит! Шулай итеп, мине эшкә чакырдылар.

Ике ай эчендә бар документларны җыеп, Вьетнамга эшкә киттем. Яшәү урыны белән хастаханә тәэмин итте. Чит илгә ияләшү авыр булды. Вакыт аермасы дүрт сәгать иде. Вьетнамда иртәнге җидедә эш башланганда, бездә төнге өч була.

Пациентлар инглиз телен белмәсә, тәрҗемәче чакыра идек. Россиялеләрнең мине күргәч “безнең табиб бит бу!” дигән реакцияләрен тою зур шатлык була иде.
Азия халкы безнекеләрдән бик аерыла. Алар тәннәрен кояш нурларыннан саклыйлар. Диңгез буенда кызынып ятучы туристларга аптырыйлар. Шуңа күрә бик яшь һәм матур күренәләр, тән төсләре дә “шоколадный” түгел, ә йомшак ак. Заманча технологияләр дә нык үтеп кергән монда. Араларында ирен кабартучылар да, лазерлы яшәртү яраткан кешеләр дә бар.

Буш вакытымда, әлбәттә, диңгезгә бара идем. Хәтта төшке аш вакытында да коенып чыккаладым. Кичен егетләр белән футбол уйнадык. Ял көннәрендә тауларга йөрдем, андагы гаҗәеп табигатькә карап хозурландым.

Вьетнамда 5 ай торып кайттым. Аннан соң тагын дүрт тапкыр барып, эшләп кайттым әле.

Хәзер мин Казанда, медицина һәм косметология үзәгендә эшлим. Кышка таба Вьетнамга тагын бер барып кайтасы булыр, мөгаен. Ул ил миңа бик тә ошый. Бәлки, кайчан да булса, шунда күченеп тә китәрмен әле.
Эльвина Гайнуллина (Алабуга – Төркия):

– Төркиягә беренче тапкыр 2015 елда бардым. Уку йортында чит илдә эшләү тәкъдиме ясадылар. Эш туристлык өлкәсендә иде. Декан үзе дә: “Барасыгыз килсә барыгыз, сессиягезне ябарга булышырбыз”, –- диде. Өйгә кайтып, барысын бәйнә-бәйнә сөйләгәннән соң, әни шунда ук ризалашты. Имтиханнарны алдан биреп, апрель аенда Төркиягә очтым.

Анталия яки Аланья шәһәрләренә эләгәсем килгән иде. Тик безгә Бодрумга барабыз, диделәр. Елый ук башладым. Никтер анда барасым килми иде. Узган ел шунда эшләп, бераз чирканчык алган кызлар мине тынычландыра башлады: “Бодрумда “элита” гына ял итә, анда шәп”, – диештеләр. Юл озын булды – автобус белән 8 сәгать бардык. Килеп җиткәч, тулай торакта урын бирделәр. Түбәгә менеп, шәһәрне күргәч, мин шунда ук аңа гашыйк булдым. Ап-ак йортлар артыннан мәһабәт таулар күренә иде...

Без туристларны аэропорттан каршы алырга тиеш идек. Юл буе сәяхәтчеләргә Төркия турында сөйләргә кирәк. Ун көн текст ятладык. Автобус юлы сәгать ярымлык, шунда мин туристларга нәрсә турында булса да сөйләп барырга тиешмен. Башта нык кына курыктым, аннары бар да җайланды.
Эш кыен булса да, бик ошый иде. Шулай да июль азагында арыганлыгымны сизә башладым, өйгә кайтып киттем.

Бер елдан соң Төркия белән аралар бозылды. Кабат барып булмас инде, дип уйлаган идем, ләкин җәйгә таба безне кабат эшкә чакырдылар.

Төркиягә килеп ике көн узгач, “переворот” башланды. Беркөнне киңәшмәдә утырганда бомбалар шартларга тотынды. “Сугыш башланды”, – диделәр. Әмма туристлык зонасына хәрби көчләр кагылмады. Без өйдәгеләргә шалтыратып, якыннарны, туганнарны тынычландырдык. Бик курыккан идек ул вакытта. Икенче көнне эшкә чыктым, Аллага шөкер, барысы да тыныч узды. Берничә көндә бу хәл чишелеш тапты, ләкин Россия туристларына августка кадәр Төркиягә юл ябылды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ