Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чишмә клублы булды яки кайтыгыз авылга, яшьләр!

11 Октябрь 2017 553
1 октябрь көнне Актаныш районының Чишмә авылында булып, халыкның шатлыгын уртаклашып кайттык. Анда капиталь ремонттан соң мәдәният йорты куллануга тапшырылды.
Чишмә – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның туган авылы. Бу авыл халкы шуның белән бәхетледер дә инде. Алар клуб өчен дә аңа рәхмәтле! “Авылын онытмый, безнең өчен, авылының киләчәге өчен тырыша”, – диләр.

Соңгы елларда җирле үзидарәләрне берләштерә башладылар. Кушканнан соң Чишмә Аккүз җирле үзидарәсенә керә. Хәзер җирле үзидарәдә алты авыл: Аккүз, Ахун, Меңнәр, Чишмә, Михайловка, Кадермәт. Авыллар буйлап җирле үзидарә рәисе Илфар Сәлихҗанов белән йөрдек.

Шуны аңладым: башка авыллардан Меңнәр аерылып тора. Бүген аның 135 сыеры көтүгә йөри!

– Бу – авылдагы хуҗалык санына бәйледер инде? – дим рәискә.

– Әлбәттә, аңа да бәйле. Әмма хуҗалык саны ике төрле була. Беренчесе – хуҗалык китабы буенча. Икенчесе – халык китапта бар, әмма анда яшәми. Хәзер авылларга тартыла башладылар, җир сорыйлар, ә Меңнәрдә бирерлек буш җир юк. Халык, гадәттә, пенсиягә чыгар алдыннан кайта. Башта дача итеп тоталар, тора-бара йорт җиткерәләр. Кеше кайтуы – күңелле хәл. Җимерек ихаталар бетә, зур, яңа өйләр калка. Ни генә дисәң дә, авыл халкына караганда, шәһәрнекеләр баерак. Ләкин балалар бакчасы буш. Яшьләр кайтмый. Күп балалы гаиләләр дә бар үзе. Әмма демографик хәлне алар гына яхшырта алмый, – ди рәис.


Язманы тулысынча 12 октябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 40 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ