Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чирмешәннең Остап Бендеры

25 Июль 2018 1353
Чирмешән районының “Тукай” күмәк хуҗалыгында булган хәлләрне тәфсилләп өйрәнгәч, ис-акылларым китте. Бер кеше үзендә шулкадәр начар сыйфатларны ничек туплый алды икән? Алай дисәң, ул, миңа калса, башкаларны ышандыра белү сәләтенә дә ия! Даһи! Гомумән, татарның бөек Остап Бендеры! Шулай булмаса, халыкны, район җитәкчеләрен, дәүләтне төп башына утыртып, миллион­нарда коенмас иде. Әлеге аяныч, бераз көлке дә тарихны сезгә тәртип белән бәян итәргә тырышырмын. Көлке дип шуңа әйтәм, бездәге законнар да караклар өчен эшли, кыңгыр эшләрен яшерергә теләүчеләргә мөмкинлекләр тудыра. Шундый законнарның берсе – банкротлык турындагысы.


“Кул кысып
тапшыра тордылар”

Заманында “Тукай” хуҗалыгы үзенең тотрыклылыгы, яхшы күрсәткечләре белән тирә-юньдә билгеле була. Халкы да зарланмый. Менә шушы хуҗалык 2003 елда Рәдис Камалов дигән кеше кулына тапшырыла. “Рәдис кем ул?” – дип сорасагыз, ул кайчандыр ферма мөдире вазыйфасында “көн үткәрә”, эшен оештыра алмагач, аннан китәргә мәҗбүр була.

Рәдис Камалов ничек итеп ул чактагы район башлыгы Минсәгыйть Шакировның һәм элекке колхоз рәисе Нурхәмәт Хәмидуллиннарның игътибарын җәлеп иткәндер, монысы миңа караңгы. Нәкъ менә шушы ике кеше хуҗалыкның киләчәген хәл итеп куя да инде. Халык белән киңәшеп дәрәҗәләрен төшереп, вакыт уздырып тормыйлар, әлбәттә.

Озак та үтми, яңа рәиснең эш нәти­җәләре дә күренә: ул 2007 елның башында хуҗалыкны банкрот­лыкка чыгаруларын үтенеп, Арбитраж судка мөрәҗәгать итә. Ни өчен дисезме? Чөнки хуҗалык өч ел эчендә 35 млн сумлык бурыч җыеп өлгергән икән! Дөрес, бу вакытта “Тукай”ның баланс буенча 16 млн сумлык милке барлыгы да ачыклана. Ләкин бу бит бурычларны капларга җитми, шунлыктан, ул банкрот дип игълан ителә.

Әмма, ни сәбәпледер, Шәүкәт Вәлиев атлы идарәче “Тукай”га карата булган савыктыру эшен ябып куя һәм үзенә тиешле 133 мең сум акчаны алуын, ә калган кредиторларның буш куык тотып калуларын белдерә. Милек юк, димәк, бурыч түләргә акча да юк!

Инде хәзер игътибар! “Банкротлык турындагы закон”ның 142нче маддә­сендә “кредиторның дәгъвалары бу­рыч­лының милке җитмәү сәбәпле канә­гатьләндерелми икән, бурыч капланган дип исәпләнә” диелә. Теге, мин алда мактаган закон инде бу! Менә шуңа күрә, “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Камалов судан коры чыга.


“Кади”ның язмышы

Шулай итеп, “Тукай”дан Камалов менә шул рәвешле котыла. Инде байлыгын арттырып, бурычларыннан котылып, эшләргә дә эшләргә бит! Тик бер ярдан икенчесенә сикереп яшәгән җитәкчегә уңыш беркайчан да юлдаш булмый. Бу юлы да нәтиҗәсе озак көттерми: 2013 елда “Кади” җәмгыяте элекке “Тукай” язмышын кабатлый, банкрот дип игълан ителә. Тик монысында Камаловның планнары үзе өчен бик үк файдалы булып чыкмый, кайдадыр ялгыш адым ясый егет.

Вакытлы идарәче В.Хитров Камаловның хезмәт хакы өчен 254 мең сум, тиз арада түләнәсе бурычлар (пенсия фонды, социаль фонд) 828 мең сум һәм кредиторларга 44 млн (!) бурычы барлыгын ачыклый. Алай гына да түгел, “Кади”ның финанс хәлен һич тә яхшыртып булмаячагын әйтә. Нәтиҗәдә, “Кади”ның махсус рәвештә банкротлыкка җиткерелүе, активларның 44 млн сумга кимүе билгеле була.
  
Рәдис Камалов исә үз чиратында бурычларын капламас өчен хуҗалыкның эшчәнлеген туктата, кешеләрне эшсез калдыра.
Идарәче судка мөрәҗәгать итеп, Камаловның 44 млн сум бурычны каплавын сорый. Суд идарәченең соравын канәгатьләндерә.

Гомумән, “Кади”ның эшчәнлеге Чир­мешән районында иң түбәннәрдән санала. Югыйсә, Камалов бүре ашарлык булып аерылып та калмаган, ялган документлар ярдәмендә рәхәтләнеп дәүләтне талап, субсидияләр алып ята. Сөт җитештерәм, сөтлебикәләр асрыйм дип, ялган саннар язып, кесәсен калынайта. Ашлык җитештерү буенча да алдынгылыкны бирми, имеш.

Республика тикшерү коллективы тарафыннан Чирмешән районы Советы депутаты, ООО “Кади” директоры һәм төп оештыручысы Рәдис Камаловка карата җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Саннарның шулкадәр чуарлыгына Рәдис Камалов үзе ышанды микән? Чөнки ул хуҗалыктагы бар терлекне юкка чыгара бит. 2013 елда республика баш ветеринария таләбе буенча бар терлек ит комбинатына озатыла. Туберкулез табалар...


Язманың тулы вариантын 5 июль көнне чыккан “АКЧАРЛАК” газетасының 26нчы саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ