Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Чиксезлеккә"

5 Октябрь 2018 926
“Победа” кинотеатрын хәтерләүче юктыр инде бүгенге көндә. Ә менә Офицерлар йорты онытылырга тиеш түгел әле! Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры әлеге бинага яз көне урнашты. Хәзер бу йорт Карив театры исемен йөртә. Һәм 4 октябрьдә театр үзенең яңа сезонын ачып җибәрде.
31нче сезон Кариев театры өчен чын мәгънәсендә яңа. Яңа нигездә, яңа җитәкче Гүзәл Сәгыйтова кулы астында, дигәндәй... Театрда яңалыклар да күп. Сезонны ачу өлешенең үзенчәлекле перфоманстан башлануы гына да ни тора: урам уртасында “чиксезлеккә” дип язылган сандык. Аның тирәли барабан кагып "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты, Кариев театрының баш хореографы Нурбәк Батулла йөри. "Калеб" иҗат берләшмәсе яшьләре барабан тавышына бер тирәгә җыела һәм өсләрендәге сәхнә киемнәрен шул сандыкка сала... Уйландыра торган, аңлашылмавы белән кызыклы, фәлсәфи күренеш!
Яңа сезон "Тантана" театр премиясе лауреаты булган "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле белән башланды. Килгән кунаклар арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева белән театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров, "Əкият" курчак театры директоры Роза Яппарова бар иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ