Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Отоларинголог: “Черек тештән гайморит башланырга мөмкин”

25 Январь 2017 1084
Республика клиник хастаханәсе табибы, отоларинголог Алсу Әнвәр кызы ГАЗИЗОВА белән сөйләштек.
– Алсу Әнвәровна, соңгы елларда пациентларыгыз арасында нинди авырулар киң таралган?
– Район үзәк хастаханәләрендә тар юнәлештәге белгечләрне бетерделәр. Шуңа да күп авырулар безгә килгәндә өзлеккән була. Әйтик, маңгайга үлек җыелып, шул башка китә, менингит (баш мие сүрүе ялкынсыну) күзәтелә, баш миендә эренле шеш үсә. Элек абсцессларны, ягъни эренле шешләрне гадәти хирурглар яра иде. Хәзер дәүләт стандартлары буенча аларга бу эшне башкарырга ярамый. Ә инде авыру кешегә кичекмәстән ярдәм күрсәтелмәсә, тамак төбе шешү дә абсцесс белән тәмамланырга мөмкин. Шешне вакытында тамак эченнән кисмәсәң, ул муенга, аннары үпкәгә төшә. Алга таба медиастинит (воспаление средостения) дигән авыруга әйләнә: күкрәк читлегенең урталык клетчаткасы ялкынсына. Бу – бик куркыныч чир.

Муен флегмонасы дигән авыру да еш очрый. Бу вакытта тире асты клетчаткасының үтә көчле үлекләп ялкынсынуы күзәтелә. Гади итеп кенә әйткәндә, муен шешеп чыга. Пациентка гомуми наркоз ясап, шешне ярабыз. Андый авырулар бик нык тәрбия сорый. Яраны юарга, бәйләвечләрен даими алыштырырга, сырхау кеше белән иң киме 15-20 көн шөгыльләнергә кирәк.

Трахея стенозы шулай ук еш очрый башлады. Тайпылыш көпшәсыман әгъзаның тулысынча яисә аның тышкы тишеме тараюны аңлата, ягъни тын юлы кысыла. Әйтик, кеше авариягә эләгеп, аны авыр хәлдә хастаханәгә китерсәләр, реанимациядә аппарат ярдә­мендә сулыш алдыру өчен махсус көпшә куялар. Бу халәттә озак ятса, көпшә кергән урында җәрәхәт барлыкка килә һәм трахеяның ике стенкасы бер-берсенә ябыша, кеше сулый алмас була.

– Тамак әз генә кызарса да, бераз гына шешсә дә күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми, узар әле, дибез. Димәк, сәламәтлеккә шул рәвешле битараф булу җитди тайпылышларга китерә?
– Тамак авыртып, авыз ачылмый башлый икән, кичекмәстән лор-табибка барырга кирәк. Юкса, әйткәнемчә, авыру муенга төшеп, өзлегү башланудан берәү дә сакланмаган. Кайберәүләр гаймориттан башы авыртса да белгечкә күренүне кирәк санамый. Болай йөрү фронтит дигән авыруга әйләнү белән хәтәр, ягъни маңгай куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына. Хәер, район җирләрендә андый авыруларны дәваларга, маңгайны тишеп, үлекне агызырга әсбаплар да, белгечләр дә юк. Шуңа да өзлегүләр еш кабатлана.

Моннан тыш, тавыш бәйлә­веч­ләрендә дә фиброма, кытыршы җөй барлыкка килү очраклары ешайды. Тумыштан бугазда папилломатоз булган пациентлар бар. Монысы бигрәк тә мәкерле авыру. Ул булганда лайлалы ярыда бер урында күп папилломалар үсә һәм аны бетерү мөмкин түгел. Андый пациентларны лазер, нур ярдәмендә дә дәвалыйбыз, Мәскәүгә дә җибәрәбез, тик барыбер авыруның тамырын корытып булмый.

– Кемдер еш томаулый. Дәва­лан­масаң, ул тамак төбенә төшә, колакка зыян саламы?
– Борын әйбәт итеп сулаганда гына урта колакка дөрес басым килә һәм кеше яхшы ишетә. Борын ни өчен суламауның сәбәбе исә төрле: борын эченә полип үсү, аллергия, борын сөяге кәкрәю. Соңгы тайпылыш тумыштан килергә дә, имгәнү нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Борын суламау кешегә уңайсызлык тудыра, яшәү яме югала. Чөнки борын суламагач, организмга кирәк кадәр кислород керми, кешенең башы авырта, тиз арый, тавышы ямьсезләнә. Балаларда аденоид хәтта акыл үсешен тоткарлый, тешләмне (прикус) боза. Хәзер борын эченә киста үсүчеләр, казналык куышлыгында (гаймор куышлыгы) гөмбәчек үрчегән очраклар бар. Әлеге тайпылышны дәвалау өчен, казналык куышлыгы сөяген ватып, чистартырга туры килә. Гөмбәчек исә антибиотиклар күп эчкәч яки тешне дәвалаганда өскә пломба материалы керсә үсә башлый.

– Алайса тешне вакытында дәва­лату да борын-колак сәламәтлеге өчен мөһим инде?
– Алтынчы, җиденче, сигезенче тешләр гаймор куышлыгының астында утыра. Шуңа да алар черек икән, гайморит башлануы бик мөмкин. Ул тештән киткән гайморит дип атала. Дәвалану өчен тешне алулары да ихтимал. Шуңа да вакытында теш табибына күренеп, җитешсезлек булса, аларны төзәтү хәерле.

– Еш күзәтелә торган колак авырулары турында да сөйләгез әле.
– Соңгы арада үлекле мастоидит еш кабатлана. Әлеге авыру булганда чигә сөягенең имчәксыман үсенте сөяк тукымасы һәм аның ояларының лайлалы тышчасы ялкынсына. Авыруның билгеләре дә авыр уза: кешенең башы әйләнә, ул коса. Борында тайпылышлар булып, ишетү көпшәсе аша колакка үлек китә икән, башта барабанда җыела, аннары сөяккә күчә. Тишелеп акмаса, колак артындагы сөяк йомшый. Шулай ук операция ясап чистартабыз.


Бу хакта тулырак "Ашыгыч ярдәм" газетасыннан укыгыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2126
21 Июнь 2018 16:14 1552
ӨСКӘ