Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чечнядан исән кайтып, әҗәлен өендә тапкан

16 Август 2017 3043
Кеше үтерү кебек авыр җинаять кылучылар арасында хатын-кызлар да шактый. Зарар күрүчеләрнең зур өлешен аларның ирләре тәшкил итә. Әмма бу – гөнаһсыз җаннар гына кыела дигәнне белдерми. Гадәттә, гаеп атта да, тәртәдә дә була.
...Кунаклар киткәч, өстәл җыештырып йөрүче Гөлнарага Ләйсән шалтыратып, аларда сумкасын онытып калдыруын әйтә. Әлеге сөйләшүне Гөлнара, шаяртып, “хорошо, дорогой!” дип тәмамлый. Ринатка хәләл җефете ир кеше белән сөйләште дип уйлау өчен җитә кала бу: бераздан йокларга яткан хатынны чәченнән эләктереп өстери, кыйный башлый ир кеше. Экспертиза Гөлнараның тәнендә 18 шешкән-күгәргән урын булуын, бер учлам чәче йолкып алынуын белдерә. Ул гына түгел, әлеге мәхшәрнең бердәнбер шаһиты булган кызлары да шуны әйтеп тора. Бичара бала әнисен яклап арага да кереп карый. Файдасы тими. Әтисе читкә этәргәч егыла, әйтүенә караганда, әнисе кулында пычак күргәч, йокы бүлмәсенә кереп поса. “Уфылдап егылган тавыш ишеткәч чыктым, залдагы балкон ишеге буенда яткан әтине күрдем, – дип сөйли кызлары Альбина. – Аның янына утырган әни: “Безне ташлап китмә, сине үтерәсем килмәде!” дип өзгәләнә иде”.

Язманы тулысынча 17 августта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 32 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ