Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чаллыдан Наилә Ганиева: “Фатирыбызны тартып алырга телиләр!”

23 Март 2018 1357
Редакциябезгә Чаллы шәһәреннән Наилә апа Ганиева шалтыратты. Аның ишеген ниндидер “алкоголик” җимерә, фатирын тартып алмакчы булалар, ди. Фатир бүлешүдән дә яман нәрсә юктыр ул. Туганлык җепләрен аркылы өзеп, якын кешеләрне дошман итә торган мәшәкать бу. Хәзерге язмада да шундый очрак. Бер алманы бишкә бүләек диләрме әле? Бу очракта – алма урынына 50,7 квадрат метрлы фатир. Чаллы якларына кузгалдык.
“Бер фатирны бишкә бүләек”

Наилә ханымның сөйләве буенча, менә нинди тарих туа.

Яшәгән, ди, булган, ди, Ганиевлар гаиләсе: Зәйнәп апа белән Мирсәет абый. Алар биш бала үстергән: Индус, Рафаэль, Наил, Наилә һәм Роза. Гомуми мәйданы 50,7 квадрат метр булган фатирларын балаларның бишесенә дә тигез итеп бүлеп калдырганнар. Аш бүлмәсе, “прихожий”, бәдрәф ишеләрен минусласак, яшәү өчен ярак­лы мәйдан – ике бүлмә кала: берсе – 16,5 квадрат метрлы, икенчесенең мәйданы – 11,7 квадрат метр. Ата-ана менә шушы ике бүлмәдән һәр балага аерым-аерым тигез өлеш чыгарган. Әллә ни юмарт бүләк түгел, әлбәттә. Аның каравы, тау кадәрле тавыш-гаугага сәбәпче булган!

Ата-ананың бүләген балаларның бөтенесе дә кабул итеп ала. Кайберләренең моңа әллә ни исе китми. Алга таба исә үзара алыш-биреш башлана. Төпчек малай Наил әфәнде – Наилә ханымга, ә Индус әфәнде (үләр алдыннан) Роза ханымга үзенең 1/5 өлешен бүләк итә.

Төп бәхәс апалы-сеңелле Наилә белән Роза арасында башлана. Икесендә дә фатирның икешәр кисәге, бер кисәге генә абыйлары – Рафаэль әфәндедә.

Бу фатир янында туган ыгы-зыгы балачакта бертуганнарның үзара Яңа ел күчтәнәчләре бүлешүен хәтерләтә. Тик бертуганнар гына инде күптәннән бала-чага түгелләр, һәрберсенең үз бала-чагалары үсеп җитеп, инде оныклары башлы-күзле булырлык яшьләрдә.

Наилә ханым сүзләренә караганда, заманында сеңлесе Роза гаиләдә тынычлык бозылуга сәбәпче булган: үзенә тигән биштән ике кисәген бөтенләй чит кешегә – Лебедев фамилияле әфәндегә саткан. “Сатмады ул аны, безгә начарлык эшләү өчен бушка бирде”, – дип тә әйтә әле Наилә ханым. Бушкадырмы, юкмы, һәрхәлдә, суд карарында бушка диелмәгән: “300 мең сумга сату-алу килешүе төзелгән” дигән сүзләр бар. “Сатып бирде”, дип кайбер бертуганнары да ассызыклый.


“Кертегез!”

Суд дигәннән, Ганиевлар гаиләсе суд юлларын шактый таптаган инде. Роза ханым үз өлешен саткан да котылган, хәзер исә судта Наилә ханым белән Лебедев фамилияле әфәнде хокуклар бүлешә.

Лебедевның кулында фатирның биштән ике өлешенә хокук бирә торган таныклыгы бар. Һәм ул 2015 елның ахырында “мине фатирга кертсеннәр, ачкыч бирсеннәр”, дип Наилә ханымны һәм фатирга өлеше булган калган туган-тумачаларын судка биргән. Бер фатирда алга таба “дус-тату” яшәү өчен проблеманы ничек хәл итеп булуын да аңлаткан: кечкенә бүлмәдә (11,7 квадрат метр­лысында) без яшик, чөнки безнең өлеш якынча шул хәтле чыга, ә зур бүлмәдә – Ганиевалар яшәсен, дигән.

2016 елның җәендә Яр Чаллы шәһәр суды өлешчә Лебедев файдасына карар чыгара. Ганиеваларга суд күрсәтмәсе ирештерелә: “Ачкыч тапшырыгыз, фатирга керсен, яшәсен!”


“Кермәсеннәр!”

Әмма Наилә ханымны да аңларга була: чит кешеләрне үз гаиләсе яшәгән торакка кертәсе килми аның. Шуңа күрә, юристлар яллап, әлеге суд карары белән ризалашмыйча, ике тапкыр дәгъва белдергән: “Без риза түгел, мин монда гаиләм белән яшим (фатирда пропискада Наилә ханымның ике кызы, дүрт оныгы), безнең хокуклар бозыла”, – ди ул.

Әмма суд бит ул бумеранг кебек: аттың да котылдың түгел, аткач кире әйләнеп суга торган гадәте дә бар. Әйтик, син берәрсен судка бирәсең икән, аннары шул ук кеше сине дә хөкемгә тарттыра ала. Тагын да кырысрак һәм яманрак таләпләр куеп. Оттырган очракта әле суд чыгымнарын, ясаклары-ние белән бергә сиңа түләттерәләр.

Наилә ханым кызлары Алсу, Альбина белән берлектә Лебедевларны башта аларның өлешен сатып алу максатыннан судка бирә. Бу хакта 2017 елның 24 маенда чыгарылган суд карарында язылган. “Аларның өлешләре зур түгел, бер бүлмәдә – 6,6 квадрат метр, икенче бүлмәдә – 4,68 квадрат метр. Без Лебедевлар гаиләсенә яшәр өчен андый зурлыктагы бүлмәләрне каян табыйк? Алар моңа мохтаҗ да түгел. Монда яшәргә дә теләмиләр. Үз фатирлары бар. Шуңа күрә аларның өлешен 300 мең сумга сатып алырга ризабыз”, – дип аңлаталар.

Тик судның җавабы кыска: “Юк”. Чөнки Лебедевлар гаиләсе “әлеге фатирда яшәргә телибез”, ди.

Шулай итеп, Наилә ханым бу судны да оттыра.
Суд карарлары Наилә ханымга каршы

Инде яңадан Лебедевлар гаилә­сенә фатирның биштән ике өлешен саткан Роза ханымга әйләнеп кайтыйк. Наилә ханым Роза Хафиятова белән Лебедев арасындагы сату-алу килешүе дөрес төзелмәгән дип, аларның икесен дә судка бирә.

Монда сораулар шактый. Берен­чедән, Индус әфәнде ни өчен үзенең өлешен нәкъ менә Роза ханымга бүләк иткән? “Индус абыйны без карадык, ул монда үлде, ә ул үз өлешен Розага бүләк итеп үлгән. Без белмәдек тә”, – ди Наилә ханым. Икенчедән, сеңлесе Розаны рухи яктан авыру дип танытырга тели ул. Ягъни, Лебедев белән килешү төзегәндә нәрсә эшләгәнен белештермәгән. Наилә ханымның өченче дәгъвасы: “Ни өчен Роза гомуми милекнең бер өлешен туганнары белән килештермичә, чит кешегә саткан?”

Судның җавабы: “1.Индус әфәнде Розага үз өлешен канун нигезендә бүләк иткән. 2.Роза Хафиятованың рухи яктан авыру икәнен исбатлаучы дәлилләр юк. 3.Роза Хафиятова үз өлешен канунның барлык таләпләрен үтәп саткан”.

Бәхәс бигрәк тә “рухи яктан авыру” булу-булмау мәсьәләсендә куера. Чөнки бу болай гына әйтелә торган сүзләр түгел. Моның өчен дәлилләр кирәк.
– Суд таләп итми. Аның рухи яктан авыру икәнен исбатлау өчен запрос эшләми. Ә безгә запрос бирмиләр, – ди Наилә ханым.

Ни өчен суд запрос эшләми? Чөнки Наилә Ганиева сеңлесен кайгыртып түгел, ә баю – фатир өлешен үзенә алу максатыннан судка мөрәҗәгать иткән, диелә. “Опекуны” булып та исәпләнми. Шуңа запрос ясату турында сүз була алмый, дип аңлата суд. Аннары, сату-алу килешүе күптән төзелгән. Ә кулында табиб нәтиҗәсе булмаган килеш кешенең ул чакта авырганмы-юкмы икәнен исбатлау мөмкин түгел, шуңа запрос та ясатып булмый.

Өченче сорауга судның җавабы: Роза Хафиятова үз өлешен сатканда башта туганнарына тәкъдим иткән (чөнки алар уртак милекнең бер өлеше сатылган очракта өстенлекле хокукка ия). Бәясе шул ук – 300 мең сум. Алар алмаганнар. Шуннан соң гына чит кешегә саткан.

Шулай итеп, судның бөтен карары да Наилә ханымга каршы булып чыга. Әле соңгысында җиңелгән өчен 17 мең сум тирәсе судка бурычлы да булып калган ул. Чөнки милек буенча бәхәс барганда аның бәясенә карап судка салым түләшле.


“Ул үзе гаепле!”

Фатирның бер кисәгенә хуҗа булган тагын бер кеше бар бит әле – Наилә ханымның абыйсы Рафаэль әфәнде. Ул барлык суд утырышларында диярлек өченче зат һәм “пассив” җавап бирүче буларак телгә алына. Тик никтер бер судта да катнашмаган.

Рафаэль әфәнде Казанда яши. Аның белән дә күрешеп сөйләштек. Чаллыда чакта Наилә ханым аны мактап сөйләмәгән иде. Рафаэль әфәнде дә сеңлесен яхшы яктан телгә алды дип әйтә алмыйм.

– Судка ник килмәдегез? – дип сорыйм аннан.

– Карт бит инде ул. Колагы ишетми. Нәрсәгә кирәк ул анда? – ди хатыны Хәлимә апа.

– Сеңлегез Наилә ханымның фатирына чит кешеләр керергә җыена, – дим.

– Ул үзе гаепле! – ди Рафаэль әфәнде. – Әти үлгәч тә Роза бит аның янына килгән. “Әтинең бакчасын бир, стенкаларын бир, миңа бүтән берни кирәк түгел”, дигән. Ә ул бирмәгән. “Акча бир алайса”, – дигән тегесе. “Бирмим”, – дигән. Менә шуннан соң Роза аны судка бирергә мәҗбүр булды. Үз өлешен сатып, акчасын алырга теләде...


Соңгы сүз

Ул чакта Наилә ханымның акчасы булмаган, күрәсең. Аның каравы, хәзер бар. Наилә ханым инде чит кешегә 300 мең сум түләргә әзер. Иң мөһиме – фатирына гына кер­мәсеннәр! “Дөресен генә әйт­кәндә, Лебедевлар бу фатирда яшәргә җыенмый, – ди Наилә ханым. – Ачкыч та, акча да кирәк түгел аларга. Алар безнең чыгып китүне телиләр. Фатирыбызны тартып алмакчылар.”

Роза ханымны без таба алмадык. Ә менә Андрей Лебедевларны эзләп таптык. Алар дөрестән дә күпкатлы яңа йортта үз фатирларында яшиләр. Бер дә мохтаҗ кешегә охшамаганнар. Нәрсәгә кирәк булган аларга кеше белән шыгрым тулы фатирдан өлеш сатып алырга? Шунысы һич башка сыймый. Андрей әфәнде сорауларга җавап бирүне кирәк санамады. Ишекне дә ачып тормыйча, коры гына: “До свидания” диде. Гадәттә, гаебе булган яисә нидер яшергән очракта шулай кылана кеше. Димәк, аңа шулай яхшырактыр.

Менә шундый хәлләр. Әлеге очракта нәрсә эшләп була соң? Лебедевлар белән сөйләшү мәгънәсез эш. Наилә ханымга, бәлкем, туганнары белән яхшылап, кычкырмыйча, ызгышмыйча аңлашып карарга кирәктер?

Ник дисәң, мин сөйләшкән бер­ничә туганы аны “бик гаугалы хатын, ипләп сөйләшә белми”, диде. Абыйсы Рафаэль әфәнде: “Мин аңа үз өлешемне дә бирергә риза, тик ул бит матур итеп сөйләшми, ямьсез сүзләр белән кычкыра”, – ди. Әгәр Рафаэль әфәнде дә сеңлесенә үч итеп үз өлешен Лебедевка сатса, Наилә ханымның эшләре харап.

Гомер бер генә, һәр мизгеле һавадай кадерле. Ул кадерле гомерне нәфрәт, үч, ачу, үпкә кебек кара болытлар белән томалау үзең сулыйсы һаваны пычратуга тиң. Наилә ханымга ихлас күңелдән сәламәтлек, бу четерекле эшне ерып чыгуда сабырлык телим.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ