Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чакырмасалар да барабыз

11 Февраль 2019 188
Телибезме, юкмы, шушы көннәрдә Украинадагы президент сайлаулары турында тыңларга туры киләчәк безгә. Әйе, тагын. Кирәкләре шул хәтле генә булса да...
Әйе, Украина Россия белән дус түгел. Барыбер язабыз. Халкы дус, сәясәт башында торучылары шундый дип беләбез чөнки. Ә без, үз чиратыбызда, Украина җитәкчелеген өнәмибез. Россиягә “тугандаш” ил булып саналуга карамастан, “Мәйдан”нардан соң аралар бүтән ялганмаслык итеп бозылган. Аннары Кырым, Донбасс һәм башкалар. Соңгы 5-6 елда ошбу чиктәш илдә ниләр майтарылганы хакында төнлә уятып сорасаң да, Россия халкы төртелмичә сөйләп бирә ала торгандыр. Үзебездәге хәлләр арткы пландарак ышыкланып та кала бугай кайчагында.

Шулай итеп, Украинада 31 мартта, үзенә күрә, яңа сайлаулар көтелә. Сайлавы яңа булса да, һаман шул ук кешеләр болгана. Нәкъ менә болгана. Порошенкосы да, Тимошенкосы да “болганып” күпләрнең нервысын байтак каезладылар. Ә менә юмор остасы Зеленский – “Украинадагы президент сайлаулары – 2019” тамашасының кызыклы каһарманы булырга охшаган. Инде хәзер үк төрле иҗтимагый сораштыру нәтиҗәләре юмор остасына зур җиңүләр баглаган булып кылана. Янәсе, халык танылган актерны “үз иткән”.

Президентлар сайлау сәясәте безгә таныш. “Кандидатлар ярыш”ын бизәү өчен, исеме күпләргә таныш билгеле кешеләрне вакыт-вакыт катнаштырып алалар. Халыкка да кызык кирәк бит. Нәрсә булыр?

Кеше кыландырмаганны кыландыралар: Украинада барлыгы 44 кандидат теркәлгән! Шул рәвешле рекорд куйганнар. Узган рекордлары 2004 елга карый.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 6нчы саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1441
ӨСКӘ