Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чәкчәк ашап үскән хайван ите сатабыз”

11 Декабрь 2018 504
Питрәч районы Татар Тау Иле авылында күпләп мал-туар тотучылар бармак белән санарлык кына. Авыл калага якын урнашу сәбәпле, халкы Казанга йөреп эшли. Ә менә фермер Булатовлар 800 гектар җир тоту өстенә, 70әр баш үгез һәм сарык асрый. Әле алай гына да түгел, бу авылда кибет күп дип тормаганнар, тагын берне ачып җибәргәннәр. Якын арада биредә полуфабрикатлар җитештерү цехы белән кечкенә генә кафе ачарга тора алар.
– Эшли башлаганда 500 гектар җирем бар иде, – дип башлады сүзен Рөстәм әфәнде.

– Бүген 800 гектар җирем, 17 төрле техникам, ашлык киптергеч, амбар, фермаларым бар. Кечкенә генә колхоз инде бу. Бер фермада 70 баш үгез, икенчесендә 70 баш сарык малы үстерәбез. Атлар алырга да телим. Азык җитәрлек булды. Әле сатарлык 1500 түк печән һәм күп ашлык бар.

– Күпмедән сатасыз соң? – дип сорыйм.

– Бодай белән арпа – 9, печәннең 1 түге 800 сум. Печәнне, гадәттә, күпләп мал тоткан хуҗалыклар алып китә.

– Үгез, сарыкларны ит өчен асрыйсызмы? Әллә болай сатасызмы?

– Итен үземнең кибеткә куеп сатам. Ит кыйммәт түгел бездә. Үгез ите – 270, сарыкныкы 370 сум. Ә базарда сарык итенең килосы 450-500 тора. Бездә 100 сум аерма.

– Сарык ите шулай кыйммәт йөримени?

– Әйе, иң кыйммәте шул. Ул делекатес кебек, кеше күп ала алмый.

– Хатыныгыз кайда эшли?


Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 49 саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2783
24 Декабрь 2018 19:21 1953
24 Декабрь 2018 20:14 1886
16 Январь 2019 18:34 1725
ӨСКӘ