Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Буш таган

25 Август 2018 1472
Хикәя
   Йорт янәшәсендәге тыкрыкта үсүче тупылдагы таган бушап калды. Шуңадырмы, агач та ятимләнеп калган кебек күренә. Ничә карасаң да, яңгырмы, эссе кояшмы, шунда, моңаеп, Айзат атынып утырыр иде. Атына дип, менеп урнаша да, зур күзләрен авыл капкасына төбәп, кыймылдамый да утыра. Ниләр уйлагандыр, кемне көткәндер... Хәер, кемне көткәнлеге билгеле иде инде. Әнисен көтә ул. Тик менә 17 яше тулып, мәктәп тәмамлап чыгып киткәндә дә әни дигән кешесе кайтып кермәде шул...

   Уллары Илшат әти-әнисенә хәсрәт китереп кенә торды: күршеләренең бакчасын талаудан башланган юньсезлеге үзе үскән саен арта гына барды: әле авылдашларының гаражыннан мотоцикл урлап тотылды, әле мәктәптә тәрәзә ватты, әле күрше авыл малайлары белән сугышты. Яшь чагында үзенең дә йодрыклары тик тормый иде Гафур абыйның, шуңа башта бердәнбер улының шуклыкларын аның яшьлегенә бәйләде, үскәч акылга утырыр әле дип көтте. Әмма Илшат, киресенчә, шаша гына барды. Мәктәпкә чакырулар ешайды, кешеләрдән акча алып торганлыгы беленде. Улының мәктәп тәмамлап чыгып китүен тешен кысып түзде Гафур абый. Армиягә китсә, акылга утырыр әле, дип уйлады. Әмма егеткә армия дә ярдәм итмәде. Әнисе Халисә болай да тыны кысылып интегә иде, улы күрсәткән хәсрәтләрдән соң бөтенләй чиргә сабышты.

   Армиядә хезмәт итеп кайткан Илшат Уфага чыгып киткәч тә кайгы-хәсрәт китерүдән туктамады, бәланең тагы да зурраклары ишек шакыды: егет наркотиклар куллана башлады, әти-әнисенә кайтып булышуны онытты, кайтса, акча таптырып тинтерәтте. Чыгып китүенә ике ел дигәндә, өйләндем дип, Ирина исемле кызны ияртеп кайтты. Сәләмә генә киенгән, матурлыгы күзгә бәрелеп тормаган бу кызның ике яшьлек улы булуы ачыкланды. Яшәүләренә ярты ел дигәндә, алар өчәүләп кайтып төште. “Без Ира белән Себердә бераз акча эшләп кайтырга уйлаштык. Алешка сездә торып торсын инде, берәр айдан, барып урнашкач, кайтып алырбыз”, – диде Илшат, һәм ике яшьлек нарасыйны олыгайган әти-әниләренә калдырып, яшьләр күздән югалды.

   Киленнәренең беренче ире урыс булгандырмы, Алешка татарча бер сүз дә аңламый иде. Иртән уянса, боек күзләрен мөлдерәтеп, әнисе чыгып киткән ишеккә карап тик утыра. “Алешка” дип әйтә алмагач, карт белән карчык аны “Айзат” дип йөртә башлады. Бераз ачылып китмәсме дип, Гафур карт малайны олы тупыл янына алып барып, атынгыч эшләп бирде. Айзат гел шунда атынып утыра торган булып китте. Елап йөдәтмәде, ашауга да талымсыз иде – ни салсаң, шуны ашый. Тик әнә шул сагыш тулы күзләренә генә чыдый алмый иде картлар – көлми дә, уйнамый да, күзләрен мөлдерәтеп карап тик утыра.

   Бер ай түгел, еллар узып китте. Кайтырбыз дигән яшьләрнең хәбәр-хәтере булмады. Айзат инде аңлау гына түгел, татарча яхшылап сөйләшә дә башлады. Халисәгә – “дәү әни”, Гафурга “дәү әти” дип дәште. Бервакыт, малайның мәктәпкә керәсе вакыты җиткәндә, аның белән районның опека бүлеге кызыксынды. Гафур белән Халисәнең кулында малайның бер документы да юк иде. Опека, малайны алып китәбез, дигәч, Халисә, хафаланып, Иринадан калган иске чемоданны актара башлады. Баланың документлары шунда ята иде. Югыйсә, Айзатның туган елын, көнен дә төгәл генә белмиләр иде. Ә менә “әти” дигән графа буш, анда сызык кына тора иде.

   Айзат акыллы булып үсте. Җиденче сыйныфларга җиткәч, ул Гафурны абзарга да чыгармады, малларны җиренә җиткереп үзе карады. Шул ятимгә каймагы, сөте булсын, дип, олыгайганчы сыерны бетермәде Гафур карт. Бала чагыннан калган гадәтен ташламады малай: аз гына буш вакыты булдымы, теге тупыл төбенә барып утыра иде. Бервакыт ул күңелендәге уй-хисләре, кичерешләрен дәү әнисе белән уртаклашты. Аны борчыган төп сорау: кайда минем әти-әнием? Әлбәттә, “Син безгә беркем дә түгел” дип әйтергә теле бармады Халисәнең. Эшкә дип читкә чыгып киткәннәр иде, берәр хәл булдымы, табылмадылар, дип ялганлады.
Айзат медик булырга хыяллана иде. Мәктәптән соң хыялын тормышка ашырып, институтка укырга керде. Үзен карап үстергән иң якын кешеләренә ай саен кайтып йөрде. Картларга уңайлы булсын өчен өйгә суын да кертте, газ да сузды. Картлык көннәрендә шундый ярдәмчеләре булуына, малайның шундый акыллы булып үсүенә картлар сөенеп туя алмады.

   Студент чагында ук эшли башлады Айзат, аның белемгә омтылышы зур иде. Шулай ук ачык йөзле, ярдәмчел иде ул, авылдашлары да аңа еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, егет беркемне дә борып җибәрмәде, барысына да кулыннан килгәнчә булышты.

   Башта Гафур чирләде. Айзат аны башкалага үзе эшләгән больницага алып китеп карады. Картның хәле беразга әйбәтләнеп торды. Әмма бавыры беткән иде, өч ел дигәндә ул китеп тә барды. Айзат ялгыз калган дәү әнисен үзе янына алып килде, Халисәне өрмәгән җиргә утыртмады. Эшендә бик ихтирамлы, югары белемле оныгына карап, дәү әнисе куанып бетә алмады.

   Халисәнең кан басымы еш күтәрелә иде. Беркөнне ул, югарыдагы шкафтан нәрсәдер алырга дип урындыкка баскач, башы әйләнеп егылып төшеп, кабыргасын сындырды, башы белән бик каты бәрелде. “Дәү әни, нигә мендең инде анда?” – дип ачыргаланды Айзат һәм аны больницага салды.

   Кич иде. Дежурга килгән Айзат дәү әнисе янында утырганда аны чакыртып алдылар. Урамда исереп туңган ике бомжны алып килгәннәр икән. Айзат ашыгып чыгып китте. Иртәгесен Халисә коридорда яткан улын күрде! Битен сакал басып, гәүдәгә ябыкса да, Илшатны таныды ул. Коридорда ыңгырашып ятучы ирнең бер аягы юк иде... “Хатыны белән эчеп, икесе дә туңганнар” дигән чыш-пыш тиз таралды палаталарда. Халисә барлык кыюлыгын җыеп, Ирина яткан бүлмәгә керде. Хатын бетеренгән, күп эчүдән йөзе таушалып беткән иде.

   Шулчак бүлмәгә Айзат килеп керде. Дәү әнисенең биредә басып торуына бик аптырады ул. “Палаталарны бутадыңмы әллә, синеке стена аша бит”, – дип эндәште дә авыруны карарга тотынды.

   – Апа, безгә икенче тапкыр эләгәсез бит инде. Теге юлы ирегезнең бер аягын кискән идек, хәзер икенче аягы турында сүз бара. Сезнең дә бармаклар туңган, әйбәтләнеп китәренә ышаныч юк. Нәрсә дип шулкадәр эчәсез? Балаларыгыз да юкмы, ичмасам? – дип Иринага эндәште Айзат. Тегесе йөзен читкә борды.

   Халисәнең йөрәге кысылып куйды. “Шундый начар кешедән шундый игелекле бала туган”, дип уйлады ул һәм тиз генә бүлмәдән чыгып китте. Коридорда ятучы Илшат яныннан берничә мәртәбә үтте Халисә. Барып хәлен беләсе, “Улым!” дип эндәшәсе килде. Бәлки, менә хәзер әйбәтләнеп китәр, эчмәс дигән уйлар да бөреләнде күңелендә. Әмма курыкты.

   Чыгып китәсе көнне Халисә Ирина янына тагын сугылды. Сүз артыннан сүз чыгып:

   – Синең балаларың юкмы? – дип сорагандай итте.

   – Юк, – диде Ирина. Беркемем дә юк. Алешка бар иде. Әмма мин аны югалттым. Аракыга алмаштырдым. Хәзер инде беркемем дә юк. Аракысыз бер көн дә тора алмаучы ирем бар да, коточкыч үткәнем генә бар...

   Ай ярым-ике айлап вакыт үткәндер, Айзат чәй эчкәндә үзе алар турында сүз кузгатты:

   – Теге парны хәтерлисеңме, дәү әни?.. Бүген без аларны Картлар йортына илттек. Ире икенче аягын да югалтты. Хатынының бармакларын саклап кала алмадык, нык туңганнар иде. Хатыны чыгып киткәндә: “Минем сиңа бирерлек башка бер әйберем юк. Тормыш юлымда очраткан бердәнбер игелекле кеше син булдың. Ал, мин хәзер аны барыбер кия алмыйм!” – дип, миңа балдагын бирде. Алмаган идем, елап җибәрде...
  
   Айзат кесәсеннән көмеш балдак чыгарды. Халисә үзенең балдагын таныды, аны аңа әнисе калдырган иде, “сакла, нәселебездән килә”, дигән иде. Бервакыт балдак югалды. Илшат урлап алып чыгып киткән булган икән...

   – Чын күңеленнән биргәч, ал, балам. Җирәнмә, ул Ирина дигән хатын бәхетсез хатын ул. Картлар йортына озатып әйбәт иткәнсең. Рәхмәт, анда, ичмасам, тамаклары тук булыр, чиста урын-җирдә йокларлар. Ә балдакны, кызың тугач, аңа бүләк итәрсең, – диде Халисә.

   ...Менә иллене куып баручы ир тупыл төбендә утыра. Бүген ул соңгы якын кешесен – дәү әнисен җирләде. Зираттан кайткач, гадәттәгечә, тупылына килде, дәү әтисе Гафур эшләп биргән таганга утырды. Нинди генә сагышларын, нинди генә хәсрәтләрен сакламый аның шушы тупыл! Дәү әнисе белән дәү әтисенә дә сөйләмәгән серләрен шушы агач белән уртак­лашты бит ул! Тупыллар чыдам икән, аның җир күтәрмәс кай­гыларын да күтәрделәр, беркем­гә дә таратмадылар. Шушы уйлар белән Алеша-Айзат карт агач­ның кәүсәсен сыйпап үтте. Эчен­нән генә авылына, үзен читкә тип­мәгән күршеләренә, онык­ларыдай күреп карап үстергән бөтенләй ят ике кешегә рәхмәт әйтте дә китәр юлына кузгалды. Бары тик арканнары таушалып беткән буш таган гына җилдә селкенеп калды...



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2785
30 Август 2018 09:19 1567
25 Август 2018 21:59 1473
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ