Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Булдыксызлар! Киләчәгегез юк...”

1 Март 2018 1387
Вәт сүгеп тә күрсәтте ичмасам Рөстәм Миңнеханов! Сүз өчен генә түгелдер бит инде? Түгелдер. Элемтә министры Роман Шәйхетдиновны сүкте. Район идарәләрен орышты. Дөрес, аларын исемнәр белән атамады. Әмма кемнәр турында сүз баруын аңлау кыен түгел иде.
Икътисад һәм сәүдә проблемалары буенча узган коллегиядә булды бу хәл.

Төп сүз “ТОР”лар һәм “МСП” лар турында барды.

Нәрсә ул “ТОР”? ТОР – Территориия опережающего развития, ягъни эшмәкәрлек өчен билгеләнгән бер биләмә. Шунда дистәләгән предприятиене кертеп тутыралар да (алар резидентлар дип атала) һәм шатлыкта куанычта яшиләр. Чөнки керем керә, эш урыннары булдырыла. Нияттә шулай. “ТОР”га кергәннәрнең иң зур өстенлеге – салым буенча ташламалар күп. Ә бу олы бәхет. Иң куәтле мисал – Чаллы алдынгы икътисад үсеше биләмәләре. Анда нинди генә оешмалар юк. Кытайның “HAIER”ына хәтле шунда кереп утырган.

Әмма Президент резидентлар әз дип зарлана. Чит илләрдән генә түгел, үзегезнең арагыздан да эзләгез, табыгыз, ди.

“МСП” дигәне – кече һәм уртакул предпритиеләр. Хәзер шулай кыскартып кына язалар аны. Уртакул оешмалар санын арттыру буенча шулай ук хәлләр мактанырлык түгел. Бар инде алар, арталар, әмма күпкә түгел.

Ни өчен?

Резидентлар кредит ала алмый. Ә кредитсыз эшләрен башлый да, булганын зурайта, көчәйтә алмыйлар. Нишләргә? Моны хәл итү өчен Татарстанның яңа икътисад министры Габделганиев “Промипотека” программасы белән таныштырды. Арзанлы гына сэндвич-панельдән ике ай эчендә предприятиеләр өчен эш мәйданы төзеп аталар да, шуны ипотекага эшкуарларга бирәләр. Мисал өчен, 12 процент белән. Аннары дәүләт программасы нигезендә ул 12 процентның 7 процентын дәүләт программасы нигезендә кире кайтаралар.

— Кайчан башлана инде бу эш? — дип сорый Рөстәм Миңнеханов.

— Сез хәер-фатыйхагызны бирүгә башлап җибәрәбез, — дип җавап бирә министр.

Аннары Татарстанда кем нәрсә эшли, шуның белән таныштылар. Кемдер макарун пешереп алып килгән. Төрле төскә манып, уртасына берәр татлы нәрсә салып пешерелгән прәннек инде макарун дигәне. Җиләк җыя торган роботларны күрсәттеләр. Әлегә алар җыймый, тик тиздән җыя башлаячак икән. “Бу роботларны балалар үзләре үк төзиячәк”, — ди “Мәгарифтә инновацияле хәл итү юллары” компаниясе җитәкчесе Рифкат Фәхретдинов.

Сыр белән йогурт җитештерә башлаячакбыз диде сөт комбинаты җитәкчесе. Кукмара металл савыт саба җитештерү оешмасы индукция белән эшли торган плитәләр өстенә куярга яраклы табалар алып килгән.

Бердәм кредит үзәге, дәүләт сату-алулары (госзакупка) өчен махсус сайтлар турында да сөйләделәр. Ул сайтка кереп хәтта бушлай махсус семинарларга да язылырга була. Анда интернет аша ничек сату-алу итәргә, электрон базарга чыгарга һәм башкаларга өйрәтәчәкләр. (smb.tattis.ru) Менә шундый хәлләр.
Хәзер чыгышлар турында

Икътисад министры “яхшы хәбәрләрдән башлыйк” диде диюен. Тик тыңлаучы-ишетүчеләрдә анысы да никтер яхшы хисләр калдырмаган булып чыкты.

2005 ел белән чагыштырганда бүген Татарстанда хезмәт нәтиҗәсе 3,7 процентка арткан. Эш нәтиҗәсе ул – билгеле бер вакыт эчендә эшченең ничаклы продукция житештерүен күрсәтүче берәмлек. Икътисад тармагында эшләүчеләр саны 9,5 процентка арткан килеш шундый күрсәткечкә ирешкәнбез икән. Бу нәрсәне аңлата? Димәк, яхшы күрсәткечләргә эшне киң җәелдерү хисабына түгел, ә заманча технологияләр кулланып, аз чыгымнар белән эшлибез, эшне сыйфатлырак оештырганбыз дигәнне аңлата.

Тик монда вакыт аралыгы да саллы бит. 2005 ел ул бүгенге көн өчен инде хан заманы кебек. Өстәвенә, 2013-14 елларда долларлар күтәрелеп, акчаның бәясе төшеп, хезмәт хаклары кимеп, ярты-чирек ставкаларга эшләп пыр тузып беттек. Шул ук күләмдә продукция җитештерелде, ә хезмәт хакы бермә-бер кимеде. Эшчегә акчаны әзрәк түләгәч, димәк, ул продукция өчен тотылган чыгым да кими. Хезмәт нәтиҗәсе менеп китмәсенме шунда өскә! Аз чыгым белән җитештерү дип атала бу. Менә ни өчен яхшы хәбәр күпләрнең күңеленә ятмады.

Ярар, монысын калдырыйк. Министр “без дөньяның урта хәлле илләреннән күпкә калышабыз”, диде.

Президент үз чыгышында куәтләп алды бу теманы. Яңадан уртакул предприятиеләре турында. Татарстанда ул ничә ел дәвамында эчке тулай җитештерү күләменең 25 проценты тирәсен генә тәшкил итә икән.

– Районнарга сәнәгать мәйданнары төзергә куштык. Бүген алар 63. Ә 10 районда берәү дә юк, – ди президент. Бу районнар – Әтнә, Әлки, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Тукай, Чирмешән. Эш өчен мәйданнары булганнарында да нибары ике предприятие эшләп утыруы шулай ук начар.
– Ул урыннар буш торырга тиеш түгел. Резидентлар табарга кирәк, – дип тәнкыйтьли Татарстан башлыгы. Монысы Аксубай, Кама Тамагы, Яңа Чимшә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе районнарына кагыла. Шулай ук Мамадыштагы “Вятка” промпаргы да яхшылап эшләп китә алмый. 
Рөстәм Миңнехановны иң борчыганы – эшмәкәрләре юк, резидентлары юк, эзләргә дә җыенмыйлар, укытмыйлар да. Бушлай эшмәкәрлеккә укыту программалары була торып, кайбер районнардан укытырга бөтенләй кеше җибәрелмәгән. 

Вәт сүгеп тә күрсәтте соң аларны Татарстан җитәкчесе!

– Каян алмакчы буласыз эшмәкәрләрне? Читтәнме? Беренче чиратта җирле халык арасыннан эзләргә кирәк. Һәр районда да бар өметле кешеләр. Бушлай программалар була торып, бер кеше дә укырга килми! Димәк, сезнең үзегезнең эшләргә теләгегез юк! Башкача моны аңлатып булмый. Сез булдыксыз кешеләр. Сезнең үз территориягездә бернинди дә киләчәгегез юк…  – дип тәнкыйть утына тотты ул. 

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ