Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Болай ук яратырлар дип уйламаган идем”

23 Январь 2019 3392
Фура янына утырып, кулына гармунын тотып, “Өзгәләнә җаным” дип җырлаучы “дальнобойщик” Равил Гәрәев интернетта бик тиз популярлашты. Аның видеолары “ватсап” аша да әллә кайларга таралды.
Равил абыйның видеоларын без дә “Инстаграм” битебезгә куйган идек. Шуннан Мамадыштан Нурсабах апа Ибраһимова шалтыратып, Равил абыйга үзенең гармунын бүләк итәргә теләвен җиткерде. Тотындым гармунчыны эзләргә һәм таптым да.

– Үзегез белән таныштырып китегез әле, Равил абый. Кайсы якның моңлы сандугачы сез?

– Тумышым белән Балык Бистәсен­нән, Чаллыда яшим. Үземә 58 яшь. Безнең якта шәл бәйлиләр бит инде. Мәрхүм әнием аясы артына утыра да мине үз янына чакырып китерә. Кулыма зур алма тоттырып үзе яныннан җибәрми, “Зәңгәр күлмәк”не җырлаганын тыңлата иде. Әниемнең шул җырлары күңелгә кереп урын алгандыр. Әти дә бәйрәмнәрдә гармунсыз, туры бәреп җырлый иде. Мин үземне моңлы кеше дип әйтә алмыйм, әмма җыр яратам.

– Гармунда уйнарга кем өйрәтте?

– Безнең күрше малай “Белорусь” гармунында уйный иде. Шуның уйнавын ишетеп кызыктым. Аннан энем белән: “Әти безгә дә гармун алсын әле”, – дип әнидән бик озак сорап йөрдек һәм күндердек. 3нче класста укый идем. Беркөнне мәктәптән кайтсам, өстәлдә кып-кызыл “Кубань” гармуны тора. Башта кочакладым, аннан төймәләренә басып карадым. Шуннан күрше малайга кердем, ул миңа ниндидер җырның бер куплетын өйрәтте. Кайсына басарга икәнен онытмас өчен, гармун теленә пычак белән сызып, билгеләп куйдым.

Кеше алдында уйнарга ояла идем башта. Абзардагы печәнлектә качып уйный идем. Ләкин бервакыт әти мәрхүм салып кайткан да, мине ике бот арасына кыстырып куеп, уйнамыйча җибәрмәде. Шунда беренче тапкыр уйнап күрсәттем гармунда. Боз киткәндә елга буена җыелалар иде бит, соңрак шунда төшеп уйный башладым. Авыл кешеләре дә ишетте.

– “Дальнобойщик” булып күп­тән эшлисезме?

– 18 ел. Аңарчы автобуста эш­ләдем. Тукталышлар күп булу сәбәпле, анысы ошамады.
  
– Ерак юлларга йөрү ошыймы?

– Анысын уйлап тормыйсың, кайда акча күбрәк – шунда эшлисең. Авыррак инде, нишләтәсең. Бер чыгып киткәч, ай ярым өйгә кайтып кермәгән чаклар да була.

– Төннәрен дә йокламыйча барасызмы?

– Иртән 4тә торам да, юынып, ашап алгач, юлга чыгам. Аннан төнге 10-11гә кадәр юлда булам. Машинам бик җайлы, шунда йоклыйм, суыткычы бар, үзем мультиваркада пешерәм.

– Һөнәрегез буенча сез шофер, димәк?

– Бу яшьтә ир-атның һөнәр­ләре күп булырга тиештер инде ул. Төзи башлаган ике катлы йортым бар, үзем эшлим һәммәсен.

– Белемегез?

– Музыкаль белемем юк. Мәктәпне тәмамлагач, училищега укырга кердем, сантехник булырга тиеш идем. Аннан армиягә киттем. Качырып гармунымны да алып бардым. Вагонда барганда дүрт көн, дүрт төн җырлап бардык. Армиядә повар булдым. Әмма гармунымны армиядән алып кайта алмадым, ватылды ул ничектер. Кайткач, “Акчарлак” ресторанында ярты ел официант булып эшләп алдым. Ләкин бу минем эш түгеллеген аңлап, шоферлыкка укырга кердем. Укып чыккач, эшкә урнаштым. Гармуным 18 ел үзем белән машинада йөри.

– Уйнавыгызны кем төшереп “Ин­стаграм”га урнаштыра?

* * *

Язманы тулысынча газетабызның 3 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1439
ӨСКӘ