Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бизнес ясыйм дисәң, казларың 500дән дә ким булырга тиеш түгел”

12 Январь 2018 744
Әлки районы Яңа Чаллы авылында яшәүче Гыйбадуллинар 1000 каз, 200 баш нәселле сарык, 50 баш умарта һәм атлар асрый!
– Сәнәк тота алганнан бирле мал янында мин, – дип башлады сүзен Айнур. – Мәктәптә укыганда 9 сыер сава идем. Сыерларны бетердек, чөнки аннан табыш юк дәрәҗәсендә. Кибеттә сөтнең 1 литры – 15-17, ә минераль суныкы – 108 сум. Кайда монда хаклык?..

Шулай итеп Гыйбадуллиннар гаиләсе каз үстереп сату белән шөгыльләнә башлый.

Айнур – гаиләдә өченче бала. 20 яшьлек егет Казан юридик институтында укый. Гаилә башлыгы Мурат абыйга 63 яшь. Пенсиядә булса да эшләп йөри әле. Әниләре Рәмзия апага – 57. Пенсиягә кадәр үзләренең “Ай” исемле кибетләрен җитәкләгән.

– Кибетне яптык, чөнки өйдә дә эш күп. Кеше яллап эшләтмибез, барысын да үзебез башкарабыз, – дип дәвам итә Айнур. – Олы абыем Айратка – 35 яшь, гаиләсе белән Базарлы Матакта яши, хәрби кеше. Апам Рузиягә – 33, Әлки администрациясендә эшли. Бизнесны бөтенебез бергә алып барабыз.
– Казларны кайдан һәм кайчан алып кайтасыз?

– 1-2 атналык сап-сары бәбкәләрне Сабантуйлардан соң ел да бер җирдән, бер үк кешедән алабыз.

– Кайда тотасыз?

– Буш җирләрне сатып алдык, салымнарын түләп торабыз. Кул астыбызда 2 гектар тирәсе җир бар. Казлар – “канада” токымлы.

– Гади каздан нәрсә белән аерыла?

– Формасы буенча. Тәпиләре сары төстә, борыны саргылт-кызыл. Күзләре чыгыбрак тора, канатлары һәм аяклары гади казга караганда озынрак.

– Нәрсәләр ашатасыз?

– Фураж, бодай, көрпә сатып алабыз. Химик составлы әйбер ашаткан юк, Алла сакласын!

– Ничә килога кадәр үсәләр?

– Быел иң зурысы 7 кило булды. Болай уртача алганда – 5 кг чамасы булалар.

– Казларның үсүе елына да карый диләр...

– Әйе, нәкъ шулай! Узган ел 100гә якыны үлде. Иртә белән ашап-эчеп китә дә, кич кайтып утыра һәм... үлә. Быел ел яхшы булды, Аллага шөкер.
Казларның беренче партиясен 6 декабрьдә суйганнар. Бер суйганда 50-60ны эшкәртәләр икән. Өмәгә күрше-тирә әби-апалар, туганнары да җыела ди.

– Алдан заказ алабыз, шуннан соң гына суябыз, – ди Айнур. – Казны бит аны алучы кешесе булмаса элеп тотып булмый.

– Күпмедән сатасыз?

– 1 килосын – 350 сумнан. Шулай ук тере казны 1500 сумнан алу мөмкинлеге бар. Вак-төякләре – 200-250 сум. Мамыгын юеш килеш тә, коры килеш тә алып китәләр. Мамык – ул бик нәзберек әйбер, юарга, киптерергә кирәк. Без бит казларны, күп булу сәбәпле, суга манып йолкыйбыз. Йоннарын да, итен дә өйдән килеп алалар. Интернетка куям да, күреп, көне-төне шалтыраталар.

– Һәр нәрсәнең кереме булган төсле, чыгымы да бар. Каз тоту үз-үзен аклыймы?

– Тырышкан кешегә аклый. Казларны да иртә-кич ашатырга, тәрбияләргә кирәк. 15 каз алып кына табыш керми. Әгәр бизнес ясыйм дисәң, казларың 500дән дә ким булырга тиеш түгел.

– Сез укуда булганда, шулкадәр мал-туарны әниегез берүзе карыймы?

– Әти-әни бергәләп инде. Каз асрауның җәй көне әллә ни авырлыгы юк. Авылда күлебез бар. Иртән көтү чыкканда чыгарып җибәрәбез дә, үз вакытлары белән тезелешеп кайталар. Хәзер инде көнгә өч тапкыр ашатабыз. Алларына һәрвакыт ризык куелган.

Гыйбадуллиннар шулай ук нәселле сарык малы да тота. Аларга аерым сарай салганнар.
– Самарага барып, 7шәр меңгә 10 баш нәселле “Куйбышев” сарыклары алып кайттык. Шулай башланып китте инде, аннары үрчеделәр. Бизнес ул – фортуна кебек, бер барса – бара, бармаса кала. Кайбер кеше: “Каз асрама, табышы юк аның”, – ди. Мондый сүзне ялкау кеше генә әйтә ала. Табыш алу өчен тырышырга кирәк.

– “Куйбышев” сарыклары гадиеннән ничек аерыла?

– Алар әллә каян аерылып тора – бозау кебек. Ите дә сыер ите шикелле майсыз, тыгыз, исе дә юк.

– Суеп сатасызмы?

– Суеп та, тере килеш тә бирәбез. Корбан гаетенә күпләп алалар. Тере килеш бер сарыкны 5 меңгә сатабыз. Гади сарык 15-20 кило килсә, болар эчләрен, тышларын эшкәрткәч, 35-40 килога тарта. “Куйбышев” тәкәсе тере килеш 130 кило була. Йоннарын да килеп алалар.

Әлеге гаилә моның белән генә чикләнми. Тайлар алып үстереп, үзләре казылык та ясап сата икән.

– Менә, март аенда 6-7 тай алырга уйлап торабыз, Алла бирса, – ди Айнур. – Бер-ике айлыкларны алабыз да, яшь ярымга кадәр тәрбияләп, суеп, казылык ясыйбыз.

– Аны кайда ясыйсыз?

– Өйдә. Аңа әллә нинди кыйбатлы җиһазлар кирәкми. Оста куллар, яхшы иттарткыч булса – шул җиткән. Март ае – казылык ясый торган сезон, чөнки ит бер кат туңып, эрергә тиеш. Казылык 40 көндә өлгерә.

– Казылык ясау күп вакыт аламы? Күпмегә сатасыз?

– Бер атның итен бер көн эшкәртәбез. Бер казылык 550-600 сум тора, 700 грамм чамасы була инде ул.

– Айнур, авылда калырга уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә! Бизнес ачкан кешегә авылга кайтырга кирәк. Урын күп, рәхәтләнеп мал асра, кош-корт тот! Тырышмасаң, ул акчаны һавадан алып булмый бит. Мин үз эшебездән канәгать.

– Яхшы табыш алу өчен иң беренче чиратта нәрсәне истә тотарга?

– Ул итләрне урнаштыра торган җирең булырга тиеш!

Гаилә башлыгы Мурат абый 50 баш умарта да тота икән. Аңа, әлбәттә, Айнур булыша.

– Яхшы бал алу өчен эшне хәзердән үк башларга кирәк, – ди Айнур. – Кышлыкка умарта ояларын эшкәртеп кертәсең, февральдә ачып чистартасың. Шуның өстенә һава кертеп торырга кирәк. Яз көне кар эреп бетмәгән булса да, умарталарны чыгарырга кирәк.

– Менә сез ничә тармакны берләштергәнсез. Үз бизнесын башларга җыенган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

– Иң беренче – курыкмаска кирәк, – ди яшь бизнесмен. – Аннан шул системада эшләгән кешеләр белән киңәшләшергә. Безгә, мәсәлән, дәү әтиебез Газыймҗан киңәшләр бирде. Башлаган эшне ташларга ярамый, тырышырга кирәк. Һәрбер бизнес чыгымнар сорый. Эш башлаганда без дә кредитлар алдык. Аннары җайлаша ул.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ