Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Биткоин. Нәрсә ул? Кирәкме ул?

18 Май 2018 1382
“Акчарлак” укучылары бәлки хәтерли торгандыр: мин Голландиядә яшәүчеләрнең 17 гасырда лалә чәчәге суганчаларын бик кыйммәт бәягә сатып алып бөлүләре хакында язган идем. “Лалә куыгы” ул чакта шулкадәр кабара: бер суганча бәясе яхшы йорт бәясеннән дә узып китә. Хәзерге кешене моңа ышандыру кыен, тик лалә шаукымы – тарихи факт!
Аның каравы, совет чорында яшәүчеләрнең МММ пирамидасы исендә калган булырга тиеш. МММ акцияләрен алу өчен туксанынчы елларда йорт-җирен сатучылар да байтак булды. Гап-гади бер кәгазьгә гомере буе туплаган байлыгын биреп бөлгән элекке совет кешеләре ачы күз яшьләре белән елады, пирамида авторы – Мавродины исә төрмәгә ябып торырга туры килде. Әмма еллар агышында җиңел юл белән баерга теләүчеләр саны кимеми.

Менә шундый хыялый романтикларны саву өчен яңадан-яңа куыклар кабартыла. Инде бөтен интернет кырын биткоин шаукымы яулап алды. Хәзер инде бик күп сайтларда биткоин рекламаларына очрыйсың, аны сатып алырга тәкъдим итәләр. Биткоин турында язганчы, мин ай-ти белгечләр белән киңәшләштем, биткоинның асылын аңларга тырыштым.

Гади телгә әйләндерсәк, биткоин (яки криптовалюта) ул – шифрлап, виртауль хәтергә язып куелган сан. Шул сан электрон акча урынына йөри. Дөрес, биткоиннарда сәүдә итү кыен, чөнки товарын виртуаль хәтердәге санга алыштыручылар күп түгел, әмма криптовалюта дөньякүләм акча буларак танылу алды дип әйтергә мөмкин. Уйлап табылганнан соң, виртуаль валютаның бәясе йөз тапкырдан да ныграк үсте. Әле күптән түгел генә биткоинны ике мең долларга да алып булса, берзаман бәя егерме мең долларга җитә язды. Аңлашыла торгандыр инде: бу – җиңел ысул белән баюның менә дигән юлы, чөнки бер генә бизнес та кыска вакыт эчендә аның кадәр табыш бирә алмый, бер генә банк та ул кадәр процент түләми.
Тик һәрбер куык кебек, биткоин да бик тиз кабара һәм тиз үк шиңә торган булып чыкты. Биткоин алу – комарлы уен кебек, йә отасың, йә бөләсең. Соңгы көннәрдә 19 мең долларга биткоин алучыларның акчалары кычкырып янды: криптовалютаның бәясе ун мең долларга диярлек түбәнәйде. Акча капчыклары хәзер куыкны яңадан кабарту белән мәшгульләр. Биткоин спекуляциясендә акчасы күп булганнар ота, тиенләп җыйганын криптовалютага алыштыручылар гадәттәгечә оттыра. Бу уенда оту өчен бәя түбәнәйгәндә алырга, куык кабарып бетте дигәндә генә сатарга кирәк. Ләкин куыкны кабартучылар да, шиңдерүчеләр дә гади халыктан түгел. Бу – олигархлар уены, мескен халыкны ул уенга тартып кертеп акчаларын суыту өчен куәтле реклама ясала, ымсындыруның бөтен ысуллары кулланыла.

Биткоинны үзең дә табарга була. Моның өчен куәтле компьютер, махсус җиһазлар, махсус программа сатып алырга кирәк. Хәзерге вакытта якынча 2 мең доллар тирәсе акчаң булса, компьютер ярдәмендә акча суга башларга мөмкин. Тагын бер нәрсәне истә тотыйк: биткоин “казып чыгару” (майнинг) бик күп электр энергиясе таләп итә. Хәтта электр чыбыклары көчәнешкә чыдамыйча, өйгә ут кабу очраклары да бар. Дөнькүләм биткоин ясауга кайбер илләрнең еллык энергиягә булган ихтыяҗлары сарыф ителә. Үз компьютеры белән биткион “чыгарырга” теләүчеләр күп булганга, аны табу көннән-көн кыенлаша. Байлар бу эш өчен элекке заводларны, электр станцияләрен сатып алалар.

Гади генә әйткәндә, бик мәгънәсез эш өчен бик зур энергия сарыф ителә. Йортлар төзергә, автомобильләр ясарга, кием-салым, азык-төлек җитештерү өчен кулланырга мөмкин булган куәтләрне виртуаль дөньяга цифр язып кую өчен тоталар. Хәзер инде бер биткоин табуның үзкыйммәте бик артты. Акчасын суга салырга теләүчеләргә криптовалютаны сатып алу отышлырак дип әйтәләр. Әмма тегеләй дә, болай да оттырасың.

Тырышып тапкан хәләл акчаңны шиңәчәк куыкка исраф иткәнче, иң яхшысы – мал асра. Сыер сөт тә, ит тә бирә. Бер дә булмаса, сабын куыгы очыртып уйна: кызыклы да, арзан да.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ