Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бишмәт акчасы

10 Ноябрь 2018 771
ХИКӘЯ
Районда эшләремне бетереп Казанга кайтып бара идем. Ләкин кичкә таба буран күтәрелде, һәм безнең автобус, кар сылаган юлдан артык бара алмыйча, бер кечерәк кенә авыл башында утырып калды. Безгә – юлаучыларга авыл өйләренә фатирга таралудан башка чара калмады.

Мин ишеген шакыган өйнең хуҗалары ягымлы һәм көткәннән дә артык кунакчыл кешеләр булып чыктылар. Ярты сәгать үттеме-юкмы, мин инде киң күкрәкле, ачык йөзенә үзенчә бер ямь өстәп торган куе кара мыек­лы хуҗа белән дә, биленнән ашкан калын коңгырт толымлы, шат күңелле хуҗа хатын белән дә дуслашып киттем. Без аны-моны сөйләшкән арада, аш өлгерде.

– Бәхетегез артыгыздан ук ияреп йөри икән: кичә өмә үткәргән идек, каз итенә туры килдегез, – диде хатын, чәчәкле ашъяулык өстенә ак миски белән кайнар шулпа утыртып. Өстәл тартмасыннан кашык-чәнечкеләр чыкты, авыл мичендә кабарып пешкән хуш исле бодай күмәче туралды. Хуҗа шкафтан борыч, горчица савытлары китерде, өстәлнең өч урынына тимер саплы өч ялтыр пычак куйды.

– Шәһәрчә булсын әле, – диде ул, елмаеп, – культурадан артта калырга ярамый. Әйдә, рәхим итегез, җитешегез, Сабир иптәш.

Әле моннан бер генә сәгать элек бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләрнең, болай якын, үз итүләре мине бик куандырды. Шуңа күрә мин дә, аларның киң күңеллелекләренә үз чиратымда аз булса да җавап бирү өчен, юл чемоданымнан бер «бәләкәй»не алып, ике стаканга бүлеп салдым.

– Автобуста озаграк барсаң, кайчак туңдырып та куя, – дигән булдым. – Алай-болай булса, дип, саклык өчен генә тыккан идем. Менә, ярап та куйды. Аппетит өчен аударып куйыйк.

Ибраһим (хуҗаның исеме шулай иде) мыекларын сыпырып алды, аның йөзе нигәдер сүрәнләнеп китте.

– Рәхмәт, Сабир иптәш, хөрмәтеңә, әмма мин эчмим бит.

Аның хатыны да, шелтәләгән шикелле, кара керфекләрен сирпеп миңа карап куйды:
– Ибраһим авызына да алмый хәзер. Әллә сез эчәсезме?

Аларның кинәт үзгәрүләрен күрү миңа бик кыен булды, хәтта кызарып ук киттем.

– И-и, бер дә эчмәгән кеше булмый инде, дару өчен генә... Мунчадан соң гына булса да сезгә дә эләккәлидер?!

– Юк, хәзер юк. Ә элек! У-у! Элек аракы мичкәсе идем. Алкоголик була язган идем. Иртәне-кичне белми, сигез ел буе чөмердем мин ул агуны. Өйдә мал калмады, кешеләр арасында абруй бетте, үзем авыруга сабыштым.

– Өндә түгел, төштә күрсәтмәсен инде ул чакларны, – диде хатыны, аркасы белән бүлмә ишегенә сөялгән җиреннән.

Минем аптырап калуымны һәм сораулы карашымны күргәч, Ибраһим чак кына көлемсерәп куйды.

– Сылу, китер әле теге киштәдәге дәфтәрне. Сабир иптәш минем нинди әшәке кеше булуымны үз күзләре белән укысын әле.

Вак кына хәрефләр белән язылган өч-дүрт дәфтәр битен минем кулыма тоттыргач, аңлатып бирде:

– Укып чык әле, Сабир дус. Мин моны үзем турында үзем яздым. Балаларыма гына түгел, оныкларыма да гыйбрәт булып калсын, дидем. Әле бетмәгән. Нилектән эчүемне ташлавымны әйтәсе бар. Аннан соң башын да язам әле. Бусы бишмәт турында гына...

Шакмаклы дәфтәр битенең өстендә, урта бер җирдә, эре итеп «Бишмәт акчасы» дип куелган иде.

– Укы әйдә, укы, – диде Ибраһим, минем сораулы карашымны тотып.

Миң терсәкләремә җайлабрак таяндым да укый башладым.

«Хатын белән кара-каршы утырып иртәнге чәйне эчәбез. Ул, тәлинкәсен ике кулы белән тотып, ачуланып, ашыга-ашыга чупырдатып эчә. Шикәрне дә, урт тешләре арасына кыстырып, чикләвек яргандай, яңгыратып вата.

Мин аның күзләренә карамаска тырышам. Стаканымдагы шикәр күптән эреп бетсә дә, һаман шуны болгатып азапланам. Дәшмим. Хатын әллә җитмешенче, әллә җитмеш җиденче тапкыр шул бер үк соравын кабатлый:

– Кая куйдың акчаны? Бир малайның бишмәт акчасын! – ди.

Бал кашыгы стакан эчендә тагын да кызурак әйләнә башлый. Мин, муенымны кыйшайтып, башта зур тәрәзәнең ватык өлгесенә тыгылган бала мендәренә, аннан бохар песиебезнең котын алып онытканда бер генә гыжлый-гыжлый сугучы иске сәгатьнең күгәреп беткән җиз геренә карыйм. Хатынның сүзләрен бу юлы да колак яныннан гына уздырып, ишетмәгәнгә салышам. Миңа барыбер. Аңлыймыни ул, каһәр суккан хатын-кыз, ирләрнең хәлен?! Аларга башыңның күмер чүлмәге кебек авыр булуы ни, чигәңнең пот ярымлы чүкеч белән суккандай чыңлап торуы ни! Белсәләр дә белмәгәнгә салына бит алар махмыр дигән нәрсәнең җәфаларын!

– Кайда акчаң? Малайга бишмәт алдыңмы-юкмы? Мин сискәнеп китәм һәм, күзләремне сәгать гереннән алып, карават почмагында утырган ябык чырайлы бәләкәй малаема текәләм. «Тү-тү шул инде бишмәт акчаң, улым. Әткәң, җүнсез, кичә кич нитте инде аны... кәкте», – дип уйлыйм. Уңайсыз булып китә. Күңелемнең ата намусы дигән нәрсә утыра торган җирендә әллә нинди чиркангыч корт кыймылдап куйгандай тоела.

И-һей-һей! Авызыма бер тамчысын капмам ул шайтан суының, дип ничә тапкырлар сүз бирдем инде мин үземә. Башыма ипи куеп ничә тапкырлар хатынымның каршысына басып ант иттем. Урынымнан торалмый махмырлап яткан иртәләрдә эттән алып эткә салып ничә тапкыр үз-үземне әрләдем. Булмады. Монысы соңгысы, бүген менә соңгы тапкыр, дип һаман бара да бара.

Кичә дә кибеткә бишмәт алырга дип кенә кагылган идем бит. Аракы дигән җен исемдә-осымда да юк иде. Шул Рахмай кыска аяк кына ашады башымны. 100 граммы гына авыр да, 100 граммы гына кыйммәт бит ул, җир йоткыры нәрсәнең. 100не тондыргач, дөньяда синнән юмарт кеше юк. Мә, имеш, эч, имеш, синең өчен җаным фида, имеш. Бишмәт акчасының ничек чыгып сызуын сизми дә калдым.

– Нигә телеңне йоттың, исерек шайтан? Әллә бер тәңкәсен дә кал­дырмадыңмы?
Һе! Калган булса, болай карачкы булып утырыр иде дип беләсеңме әллә? Баш төзәтер идем, баш. Соңгы тапкыр баш төзәтеп кайтыр идем дә, шуның белән шул булыр иде. Аннан соң кеше төсле генә яши башлар идем. Колхозда да ярата башларлар иде. Абзар-курага да кул җитәр иде. Өй эченә анысын-монсын алгаласам, хатынның да күңел китеге ямалыр иде. Әйбәт бит ул минем...

Газиз Мөһәммәтшин

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ