Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Биш сум

2 Октябрь 2018 1369
ХИКӘЯ
   – Ачу саклап яшәү – гөнаһ. Ке­шеләрне гафу итә белергә кирәк. Үзеңнең дә гаепләрең булса, гафу үтенү мөһим. Вакытында булмаса, соңлап булса да... – диде мулла абзый Вәсиләгә хушлашканда.

   Нишләптер бу сүзләр Вәсиләнең күңеленнән китмәде. Автобуста әнисе янына кунакка кайтканда очраклы гына аралашып киткән абзый белән сөйләшү шулай көчле тәэсир итәр дип уйламаган иде ул.

   “Ә бит абзый хак­лы!” – дип кат-кат уйланды Вәсилә. Аның күңелендә озак еллар үпкә-рәнҗү яши. Кемгә-кемгә, үзенең әтисенә...

   Вәсиләнең әтисе эчкече булды. Ул аның эчмәгән чагын хәтерләми дә диярлек. Әнисе сөйләвенчә, алар өйләнешкәндә әтиләре искиткеч чибәр, яхшы күңелле егет, оста гармунчы булган. Шул сәләте башына җиткән дә инде. Туйларда, мәҗлесләрдә гармун уйнап йөри торгач, эчкечелеккә сабышып киткән...

   Бер Яңа елны Вәсилә әнисе һәм туганы белән бер тозлы балык яткан өстәл артында каршыладылар... Әтиләре, әнисе бәйрәмгә дип саклап торган бар акчаларны өйдән алып чыгып китеп, кайдадыр Яңа ел каршылап йөри иде. Әлбәттә, чыршы төбенә Кыш бабай бүләген дә салмады...

   Вәсилә җидене бетергәндә укытучылары теләүчеләрне сыйныфлары белән диңгез буена ял итәргә алып барырга булды. Әлбәттә, бушлай түгел. Әнисенә бик ялынгач, алар кыш буе авызларыннан өзеп акча җыйды. Үзләренчә, аны әтиләре һич тә тапмаслык җирдә яшереп тоттылар. Ләкин җәй башланыр алдыннан гына әтиләре аны тапкан булып чыкты. Зәңгәр хыял – зәңгәр диңгез буйларын күрә алмады ел буе тырышып укып, укуын гел “бишле”ләргә генә тәмамлаган Вәсилә. Бу вакыйгадан соң әниләре әтиләрен янә куып чыгарды, өйгә кертмәде. Юкса, ничә тапкыр куып чыгарып, ничә тапкыр кертте бит инде! И, йомшак күңелле дә соң инде әниләре. Тагын кертәчәк әле ул эчкече ирен өйгә.

   Кимсенеп үткән балачак күптән артта калды. Вәсилә инде үзе дә гаилә корган, ике бала үстерә. Зәңгәр диңгез буйларына да әллә ничә тапкыр барып кайтты. Ләкин әтисенә булган рәнҗү йөрәктә һаман яши. Әтисенең дөньяда юклыгын да белә бит. Күңеленнән генә гафу итәргә дә тырышып карый, булдыра алмый. Авыр тормыштан битләрен җыерчыклар сырган әнисен күрсә, әтисенә булган үпкәсе тагын да көчәя. Юкса, үзе дә аз кайгыртмады бит әнисен... Аеруча бер вакыйга исендә калды.

   Вәсиләгә 14 яшьләр тирәсе иде. Дәрт керә башлаган чак. Шимбә көнне сыйныфташ кызлар кич клубка чыга. Чәчләр бөдрәләтелгән, күз кара каләм белән сызылган, ирендә – әнисенең иннеге. Бик бәхетлеләр керфекләрен дә буяган. Ах, ничек матур алар! Вәсиләдә мондый бәхет юк...

   Көз. Авыл урамнары пычрак. Күрше кызы белән сөйләшә-сөйләшә клубтан кайталар. Өстә – кыштырдап торган куртка, аякта резина итек. Тик бу мөһиммени! Иң мөһиме – керфекләрнең кап-кара итеп буялган булуы. Шул очракта, бәлки, әнә теге, күптән түгел армиядән кайткан Рамил аңа балага карагандай карамас иде... Их... Күрше кызы Рәмилә – бәхетле. Аңа бизәнгечләрне Уфада укыган апасы алып кайта.

   – Вәсилә, беләсеңме, минем апаның нинди матур бизәнгечләр тартмасы бар! Анда бер тартмада бик матур алсу төсле иннек, кара каләм, күз кабагына сөртә торган төрле төсле буяулар һәм бик шәп тушь! Телисеңме, сиңа да алып кайта? Хакы – биш сум, – диде Рәмилә.

   – Их! – Вәсиләнең күзләре янды. – Миңа әни беркайчан да бизәнгәч алыр өчен шундый зур акча бирмәячәк! Бизәнгәнне бөтенләй яратмый ул. Иннеген дә качып кына сөртәм. Өйгә кергәндә бетерәм...

   Ләкин берничә айдан Вәсилә түзә алмады, әнисеннән сорамыйча гына биш сум акчасын алды. Бизәнгечләрне алгач, әйтермен, дип уйлады. Хет тиргәсен, хет кыйнасын, бизәнгечләрне чыгарып ташламаячак бит инде ул... Ләкин, гаҗәп, бу вакыйга өчен ул тиргәлмичә калды. Әнисе башка кайгы белән бу хәлне ничектер игътибарсыз үткәрде. Ә кайгысы шул, Вәсиләнең әтисе иде инде... Бу юлы әтисе белән әнисе бик нык тиргәште һәм әтисе янә өйдән чыгып китте. Ни булганын аңламады Вәсилә. Югыйсә, әтисе соңгы арада эчеп тә күренмәгән иде. Тагын вәгъдәсен бозып, эчкәндер инде, дип уйлады кыз.

   ...Автобустан төшеп, өенә кайткач та Вәсилә теге юлдаш абзыйның сүзләрен оныта алмады. Бергәләп чәй эчкәндә дә әнисенә шул хакта сөйләде.

   – Бик акыллы кеше булып чыккан икән ул абзый, сиңа дөрес киңәшләр биргән, – дип хуплады аның сөйләвен әнисе дә.

   – Беләсеңме,әни, минем дә бит синнән гафу үтенәсем бар... Абзый әйткәнчә, вакытында булмаса да, соңлап ичмасам, – дип сүз башлады Вәсилә һәм теге балачакта сорамыйча алынган биш сум вакыйгасын сөйләде.

   Кинәт әнисенең төсе үзгәрде, ул башта ап-ак булып катып калды, соңыннан үксеп елап җибәрде.

   – Әни, әнием, кичер мине! – Вәсилә әнисенең бу хәлгә шулкадәр кайгыруына бераз гаҗәпләнде дә, тетрәнде дә. – Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр шундый кырын эшем иде бу! Зинһар, гафу ит! Мин бит ул чакта юләр үсмер идем...

   – Их, кызым! Нигә син моны шул вакытта ук әйтмәдең?! Мин бит бу эштә әтиеңне гаепләдем... Нигә шулай алдаша икән дип уйладым! Аклануларына ышанмадым, – дип, җан әрнүләрен түгә башлады әнисе. – Син белми калдың, ул бит соңгы тапкыр кире безгә кайтуында чынлап та эчкечелектән дәваланган иде. Беркайчан да эчмәскә ант итте. Дәвалануы да шундый, эчәргә бөтенләй ярамый торган иде... Без бер атна шундый матур яшәдек. Синең исеңдә дә түгелдер инде... Ул эчмәгәч, шундый рәхәт иде. Барлык йорт эшләрен башкарды, миңа ярдәм итә башлады, эшкә урнашырга йөрде. Гаҗәпләнерсең, бәлки, мин бит аны шундый яраттым! Менә, ниһаять, ялгыз хатын түгелмен, дип шатландым. Ләкин өйдән биш сум югалгач, өстемә кинәт салкын су койгандай булды. Үзгәрмәсә, үзгәрми икән кеше, дип, аны гаепләп, өйдән куып чыгардым, иске кәсебенә тотынгандыр дип уйладым... Ә ул шулкадәр акланды, киткән чактагы карашын һаман оныта алмыйм...

   Хәзер инде Вәсиләгә салкын су койдылармыни, ул катып калды, кылган гамәленең бөтен коточкычлыгын аңлады. Их, вакытны кайтарып булса... Шул ук вакытта йөрәгенең бер почмагында ниндидер җиңеллек тә тойды – гомер буе күңелендә йөрткән авыр хис – әтисенә нәфрәт эрегәндәй юкка чыккан иде... Ләкин аны шунда ук башка авыр хис басты – әти-әнисен кызгану һәм алар алдында гаеп хисе. Биш сум вакыйгасыннан соң әтисе берничә көннән эчеп үлгән иде...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Ләйсән Якупова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ