Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бил авыруның сәбәпләре

31 Август 2018 708
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
   Касыкта урнашкан органнардагы авырулар арканың авыртуына китерә. Әлеге билгеләрне күздән ычкындырмау мөһим. Гимнастика, массаж, компресс, төрле төнәтмәләр ярдәмендә билне уу авыртуны басмаса, җитешсезлекнең сәбәбен эчке органнардан эзләгез.

   Билдә кискен, көчле авырту ашказаны асты бизе ялкынсынганда барлыкка килә. Бу хәл гадәттә майлы ризык ашагач, спиртлы эчемлекләр эчкәч күзәтелә. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

   Ашказаны яки уни­кеилле эчәк җә­рә­хәте күзә­телсә, бу органнарның арткы стенкалары зарарланган икән, шулай ук бил авыртуы ихтимал. Эч, күкрәкнең аскы өлеше авыртырга, күңел болганырга, косасы килергә мөмкин.

   Бөер ташы авырулары – бил авыртуга китергән еш очрый торган сәбәпләрнең берсе. Таш бәвел чыгу юлларын томалап, бөер чәнчеп авыртса, бәвелнең төсе үзгәрсә, анда кан күренсә тизрәк табиб чакырту зарур.

   Хатын-кызның җенес органнарында була торган авырулар – эндометриоз, миома шулай ук бил авыртуга китерә ала. Авырту гадәттә күрем килер алдыннан һәм менструаль циклның беренче көннәрендә күзәтелә.

   Умырткаара диск бүсере дә билдә авырту хасил итә.
Ирләрнең мәни бизе ялкынсынса билдә авырту күзәтелә. Тагын бер сәбәп – бәвел чыгу бозылу.

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ