Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Биектауда җылылыкны кысалар

8 Февраль 2018 823
Биектауның Мичурин урамында яшәү­челәр “Жилстрой” төзелеш компа­ниясеннән зарлана. Өйләрен начар төземәгәннәр анысы, штукатурлары да коелмый, ишегаллары да ялт иткән. Тик төзүче оешманың биредә эше күптән бетсә дә, җирле халык алардан инде ун ел дәвамында котыла алмый икән.
“Әллә нинди хәлләр бездә...”

Редакциягә Биектаудагы укучыбыз Альберт Хәмидуллин шалтыратты. “Бездәге хәлләр ике ел элек башланды, – дип башлады ул сүзен. – Мичурин урамындагы яңа күп катлы йортларда торабыз, алты йорт та (5, 12, 13, 14, 15, 16 йортлар турында бара сүз – авт.) “Зима” ТСЖсына карый. Йортны төзүчеләр инде ничә еллар ТСЖбызны тынычлыкта калдырмый. Аннары, почталарыбызга әллә нинди аноним кәгазьләр ташлап китәләр, җылылык бәясен теләсә ничек арттыралар. Ике атна чүпне чыгармадылар. Хәзер ТСЖны бетерү өчен, ликвидация комиссиясенә бирделәр. Кулларыннан акча китә башлаганга шулай кыланалар, күрәсең. Бездәге мәхшәрне килеп күрегез әле, болай гына аңлатып бетерә торган түгел”.

Шалтыратучыга сораулар яудырып, төпченеп тә карадым, барыбер ситуацияне аңлатып бетерә алмады. Нинди төзүчеләр турында сүз бара? Ничек аларның җылылык өчен бәя күтәрергә хакы бар? Төзүчеләрнең ни катнашы бар монда? Почтага нинди сәер хатлар килә? Кулларыннан нинди акчалар китә башлаган? Кыскасы, кара урман...

Альберт Хәмидуллин әлеге йортларда “старший по дому” саналучы Флера Садриеваның телефон номерын бирде. Аны бу өлкәдә энциклопедиягә тиңләде, ул бөтенесен дә аңлата алачак дип ышандырды. Флера Рифкатовна белән очрашып, папка-папка документны актарып, байтак утырдык. Эшләр чыннан да шактый катлаулы һәм буталчык икән.

– Без, Мичурин урамында урнашкан алты зур йорттагы фатир хуҗалары, көн саен сугыштагы кебек яшибез. Барлыгы 276 фатир, бер меңгә якын кеше без, – диде Флера Садриева. – Әлеге йортларны “Жилстрой” оешмасы төзеде, җитәкчесе – эшмәкәр Рафаэль Әфләтунов. Ул бу торакларны сафка бастырганда ук күп кенә нәрсәне үзе өчен салган. Мәсәлән, ишегалдыбыздагы бассейн, фитнес-үзәк, мәчет, шәхси балалар бакчасы аның кулында. Һәммәсе дә мөселманнар өчен эшли. Йортларның беренче катында шулай ук Әфләтунов үзенә офислар, фатирлар калдырган. Хәзер аларны мөселман кешеләренә арендага бирә. Кеше кесәсенең калынлыгында эшебез юк, әлбәттә. Тик проблема шунда: ул бассейн һәм фитнесларны, офис һәм фатирларны җылытып тору ун ел инде безнең җилкәгә төшә. Ничекме? Бу йортларны һәм ишегалдындагы корылмаларны өч котельная җылыта. Ул өч котельная шулай ук Әфләтунов кулында. Димәк, ул җылылык өчен хакны ничек тели, шулай куя. Без коммуналь хезмәтләр өчен түләгән сумма аның биналарын җылытырга да җитәргә тиеш дип саный бугай. Боларга тиз генә төшенмәдек, акчаның кем кесәсенә тамып баруын чамаларга байтак еллар кирәк булды.
“Кайнар суыгызны да сүндерәчәкбез!”

Флера Садриева сүзен дәвам итә:

– “Жилстрой”ның безнең хисапка баеп ятуын беренче тапкыр 2015 елда аңлап алдык. Ул елны җылылык бәясе кинәт 44%ка артачак, дип хәбәр иттеләр. Шунда беренче тапкыр боларга “юк” дидек, ник шулай артуын аңлатып бирергә куштык. “Менә, күлмәкне сатканда аның материалы, тегелеше өчен киткән сумманы санап күрсәтәләр, сез дә безгә җылылык бәясен шулай дәлилләгез. Тарифыгызны яклагыз!” – дидек Әфләтунов командасына. Халык тавыш куптаргач, нәтиҗәдә ул елны бәяләр 4%ка гына күтәрелде. Тик баш калкытуыбыз Әфләтуновның ачуын чыгарды бит. Безгә җавап итеп, берничә тапкыр суык көнне җылылыксыз калдырдылар. Ул көннәрдә күпме яшь гаилә, кечкенә бала салкын фатирларында өшеп утырды! Өйдә куллар өши иде... Әле җитмәсә, “Кайнар суыгызны да сүндерәчәкбез!” – дип куркытып-өркетеп торалар. Почта тартмаларыбызга туктаусыз килеп торган хатлар да шул куркытуның бер өлеше инде. Аларның эчтәлеге менә мондыйрак: “Хөрмәтле милекчеләр, урамда салкын кыш. Крылов бабай мәсәлендәге чикерткә шикелле, өйләрдә гадәтләнгән җылылыксыз калмыйк. “Зима” ТСЖсы өчен дә кыш җитә, аларга да аны каршыларга кирәк булачак...”

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Мичурин урамындагы бу алты йорттан җылылык системасына техник хезмәт күрсәтү өчен, ягъни ремонтлап, төзәткәләп торган өчен елына өч миллион сум җыела. Шактый зур сумма бит бу! Гаҗәп, фатирларда нинди зур эшләр башкарылды икән бу акчага? Алай да үз чыгымнарын каплый алмагач, котельная хуҗаларына җылылык бәясен арттыру юлы гына кала. Тик тариф дигәнең дә теләсә ничек куелырга тиеш түгел бит. Моны контрольдә тотучы махсус оешма – тариф комитеты бар. Биредәге халык исә авызына су кабып калмый, Әфләтунов командасыннан зарланып хатлар яза. Нәтиҗәдә, тегеләре былтыр беренче тапкыр рәсми рәвештә тариф якларга мәҗбүр булалар.


“Прокуратурага эшкә йөргән кебек йөрим”

“Жилстрой” хуҗаларына, әлбәттә, болай атлаган саен аяк чала торган ТСЖ ошамый. Халык белән ике араны җайлап-майлап йөрисе урынга, ТСЖ гел кирегә сукалый, Әфләтунов командасына каты бәрелә. Хәер, яхшы чаклары да була аларның...
  
Закон буенча, йортның гарантия срогы вакытында төзелеш оешмасы ТСЖ җитәкчесен үзе билгели. Гарантия срогы – биш ел. Тик төп шарт – ТСЖ хуҗасының бу йортта милке, ягъни фатиры булырга тиеш. Читтән килгән кеше ТСЖга кереп утыра алмый дигән сүз. “Жилстрой” теләге буенча, 2008-13 елларда биредә Камил Сәлахов дигән кеше идарә итә. “Кайсы фатирда яши ул?” – дип сорасаң, халыкка шундук килешү күрсәтәләр. Әфләтуновның биредә фатирлары күп булгач, анысын гына җайлау кыенлык тудырмагандыр. Гарантия срогы тәмамлангач, ягъни 2014 елдан халык ТСЖ җитәкчелегенә Флера Садриеваны сайлап куя. Башта тыныч кына яшиләр, аннан әйтүебезчә, халыкның күзләре ачыла һәм каршы дәшә башлыйлар, ә “Жилстрой” хуҗаларына бу ошамый. Бүген инде Әфләтунов “Зима” ТСЖсын ябуны таләп итә, 9 ай эчендә 9 суд булган! Суд исә ТСЖны ликвидацияләргә кирәк дип таба, баксаң, аны заманында дөрес ачмаган булганнар икән. Ул документта бер йортка гына хезмәт күрсәтергә тиеш булган, ә чынлыкта алты йорт та аңа караган. Тик Флера ханым судның бу карары белән риза түгел, шуңа күрә ТР Югары судына мөрәҗәгать итәргә җыена.

– Шунысы да эчне пошыра: кая гына барсак та, бөтен җирдә Әфләтуновның таныш-белеше, дуслары очрый. Казанда билгеле кеше ул, безгә агымга каршы бару бик авыр. Хәзер прокуратура белән УБЭПка да эшкә йөргән кебек йөрим. Суд эшләре, тикшерүләр барган арада Әфләтунов яңа ТСЖ оештырып куйды, халык хәзер кемгә ышанырга, кая акча салырга да аптырады. Җитмәсә, куларында яңа ТСЖ белән килешү дә юк... Ләкин мин ахыргача йөрергә, үзебезнең ТСЖны сафка бастырырга ниятлим. Хәзер төп эшем шушы, юристка да үз кесәмнән түлим, – ди Флера Садриева.
Фатир – аерым, җылылык – башкамы?

– Әлеге котельная хуҗалары белән борчагыгыз пешмәгәч, нишләп йортларны башка җылыткычка тоташтырмыйсыз? Бу проблеманы бүтән чишү юллары юкмы? – дип кызыксынам.

– Мичурин урамындагы әлеге йортлар шулай урнашкан, биредә безгә бары тик шул өч котельная гына хезмәт күрсәтә ала. Моннан тыш, ишегалдыбызда Әфләтуновның үз корылмалары да булгач, ул өч котельнаяның берсен безгә бирми. Тик өчесенең дә җылылыгы барыбер бер торбадан чыга. Мондый очракта безгә бүтән бер оешма да килеп хезмәт күрсәтә алмый, һаман шул “Жилстрой” кулына калабыз.

Әле бу котельнаялар белән дә мәш килеп беттек. Безнең кулларга шундый документ тоттырдылар, имеш, Камил Сәлахов ТСЖны җитәкләгән вакытта “Жилстрой” оешмасыннан ике котельнаяны сатып алган икән. Ун миллионга! Һәм аның өчен 2008-18 елларда биредә яшәүчеләр түләргә тиеш икән. Хәзер мин әлеге сумманы фатирларга бүлеп чыгып, һәр гаиләдән 36 мең сум җыярга тиеш булам инде. Моны белгәч, артыма утырдым! Җитмәсә, ул бу котельнаяларның биналарын гына, ягъни коры диварларны ун миллионга алган! Җиһазлары бу хакка кермәгән. Димәк, без фатирларны җылылыксыз гына сатып алган булганбыз, анысы өчен аерым түлисе икән. Тагын берәр кайда мондый әкәмәт ситуация күргәнегез бармы? Халыкны бу рәвешле талау – дөньяда очрамаган яңалык! Ә документларда актарына башлагач, бу котельная биналарының кадастр бәясе 100 мең сум икәне ачык­ланды. Иптәш Сәлахов аларны 100 тапкыр кыйммәткә алган дигән сүз! Нинди максат белән алган ул аны – аңлашылмый. Шунысы да бар: әлеге котельная диварлары капиталь төзелеш саналмый, аларны җиңел генә бер урыннан икенче якка күчереп утыртырга мөмкин. Ә мондый бинаны сатарга ярамый, димәк, теркәү палатасы да бу эшне уздырырга тиеш булмаган. Боларын ике суд аша дәлилләргә туры килде, нәтиҗәдә, Арбитраж суд халыктан әлеге сумманы җыймаска, түләтмәскә дип карар чыгарды.

Иң кызганычы – мондый шаккатмалы хәлләр Биектауның Мичурин урамында гына түгел. Казанда “Жилстрой” төзегән башка объектлар да нәкъ шушы язмышны кабатлый. Һәммәсен Әфләтунов үз “шефлыгына” алган, аларны да шундый ук котельнаялар җылыта, кайберләрендә инде ТСЖ җитәкчелеге шулай ук суд юлын таптарга керешкән. Мисал өчен, “Лето” һәм “Маяк” дип аталган ТСЖлар проблема эченә чумып утыра. Хәер, моның ише мәшәкатьләргә Казан эшмәкәре Рафаэль Әфләтуновның әллә ни исе китми бугай, һәр сорауга ул үзенчә акланды.


“Безгә моның өчен орден бирергә тиешләр!”

– Әйе, андагы торакның 30 проценты минеке һәм гаиләмнеке, – дип башлады сүзен “Жилстрой” оешмасы җитәкчесе Рафаэль Рәшит улы. – Шуңа күрә, өшеп ятмасыннар дип, кайчак халыкның бурычлары булган өстенә җылылыкны өздермәдем, үз акчамны да биреп тордым. Тик әлеге йортлар бүген-иртәгә җылылыксыз калырга мөмкин, чөнки халыкның 90 проценты дүрт ай буе бурычларын түләми, Флера Садриева аларны яңа ТСЖга акча бирмәскә котыртып йөри. Хәзерге вакытка газчыларга 1 миллион, электрикларга 200 мең сум әҗәтләре җыелган. “Зима”ны Камил Сәлахов җитәкләгәндә бар да тәртиптә иде. Аннары Флераның ире Заһид тавыш чыгарып, Камилне китәргә мәҗбүр итте, ә ул урынга икенче көнне үк Флера Садриева кереп утырды. Шуннан проблемалар башланды инде... Без төзегән башка объектларга килгәндә, барысында да котельнаялар бер көнгә дә туктап тормыйча, сәгать кебек эшли. Моның өчен безгә орден бирергә тиешләр әле!

– Сез Мичурин урамындагы котельнаяны берничә тапкыр салкын көнне сүндереп алгансыз, бәяләрне кинәт күтәрергә теләгәнсез, ә котельная бинасын халыкка сатарга да маташкансыз икән... – дим.

– Үткән эшкә салават! Сөйләсәң, минем дә әйтер сүзем күп анда. Бүгенге хәлләр турында гына сөйләшик. Әгәр халыктан законсыз рәвештә өч тәңкә генә артык алган булсам да, миңа карата күптән җинаять эше ачарлар иде. Бу эшне прокуратура, башкарма комитет, депутатлар, Төзелеш министрлыгы, Ростехнадзор, судлар тикшерә. Флера ике ел аларга зарлана инде. Үзем төзегән һәр объект өчен җавап бирә алам.

– “Лето”, “Маяк” ТСЖлары да сез төзегән объектта бит, аларында нинди проблема туды?

– “Лето” 2006 елда барлыкка килде, “Маяк” 2002дә. Без ул объектларны төзегәннән соң күпме гомер үткән, әлбәттә, бу вакыт эчендә әллә ниләр булып бетәргә мөмкин. “Лето”да ТСЖ җитәкчесе йомшак кеше, халыктан акча җыя алмый. “Маяк”ныкы җылылыкка дигән суммага түбә алыштырган, хәзер шуңа акчасы җитми. Проблема кайда юк инде ул... – диде Рафаэль Әфләтунов коры гына.

Соңыннан исә әңгәмәдәшем бүтән үзенә шалтыратмаска кушып, газетага артыгын язмаска боерып, югары тонда хушлашты. Рафаэль әфәнде, депутатларга хас булганча, мине үз дөреслегенә ышандырырга, якты киләчәккә өметләндерергә тырышмады да. Бәлки, бетмәс-төкәнмәс судлардан, тикшерүләрдән үзе дә гарык булгандыр. Бу ситуациядә һәркем тынычлыкка сусаган, сугышып туйган. Биектаулылар да үз ТСЖларына үзләре хуҗа булып, җылы фатирларына кинәнеп яши күрсеннәр иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4758
ӨСКӘ