Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Безгә хат яздыгызмы?

24 Октябрь 2018 434
“Хәзер хатлар язмыйлар, киләчәктә бөтенләй социаль челтәрләрдә генә утырачаклар”, – диләр. Абау... Кулга каләм алып хат язуны социаль челтәрдә язып эленгән берничә коры җөмлә белән чагыштырып буламы соң? Хисләр кая китәчәк тә, тел байлыгы белән ни булыр? Менә шулар куркыта мине. Аннан, ашыга-ашыга социаль челтәрләргә фотоларыбызны эләбез, берничә сүз язган булабыз, янәсе, карагыз мине, мин нинди матур һәм молодец! Алар кемгә кирәк соң? Үзеңә реклама ясап, тик утырасың бүген. Ә мин бәхетле! Газетага язам, иң мөһиме: озын-озын хатлар укып юанам. Әле бүген кулга ручка-каләм тотарга онытмаганбыз икән, киләчәгебез дә бигүк аяныч булмас дип фараз кылыйк.
Бу ни бу?

Әлеге хатның асылына тө­шенеп бетү өчен берничә тапкыр укып чыгарга туры килде. Хат Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән килгән. Әмма автор үзенең адресын күрсәтмәгән, конверт тышындагы фамилия дә аныкы түгелдер дип беләм. Хәзер хатны сезнең хөкемгә тәкъдим итәргә тырышып карыйм. Фамилияләрне мәгълүм сәбәпләр аркасында төшереп калдырам.

Шәмәрдәннең фәлән урамы, фәләненче йортында фәлән кеше яши. Кызын яки киявен киендереп, ялган документлар ясатып, пенсионерларга һәм исерек ирләргә кредит алдыра. Дөрес, исерек ирләрне башта айныта. Мескеннәр ышаналар. Алар гаиләләре белән шундый! Теләчедән, Арчадан, Казаннан дип, ялган фамилияләр язып, ярты Шәмәрдәнне алдадылар инде. Үзенең исемен үзгәртеп яза. Кызы белән киявенә дә икенче исемнәр тапты. Полициягә дә әйтеп карадык, аны яклыйлар, безне читкә алып аталар. “Бу бит мошенничество” дигәч, “күпме беләсең!” дип кычкырдылар полиция участогында. Теге гаиләгә бернәрсә юк, ә безне гаеплиләр. Сөйләшә белмибез микән? Әллә әйбер көтәләрме? Әле аның улы да әнисе шикелле фамилияләрен үзгәртеп, иптәшләре белән банктан кредит алырга йөри. Банк тикшерми микән? Аннары икенче кешеләргә кредит түләргә туры килә. Бу хатны укыган кешеләр, аның кармагына эләкмәгез”, – дип хатына нокта куйган автор.

Нәрсә килеп чыга инде? Шәмәр­дәндә яшәүче фәлән кеше паспорт арты паспорт ясата. Аннан пенсионерларга, исерек ирләргә кредит алдырта. Банк исә ялган паспортларны тикшермичә генә кредит өләшә. Әле ул аны исерек ирләргә, пенсионерларга да күпләп бирә. Полиция хезмәткәрләре моңа тыныч кына карап тора. Ә Шәмәрдәннең ярты халкы шулкадәр беркатлы һәм акылсыз, кредит ала да ала. Кыскасы, автор, сез хәлне бик үк аңлап бетермичә хат язгансыз. Өстәвенә, сораулар да бирә алмыйм, телефоныгыз, хәтта, алда әйткәнемчә, адресыгыз да юк. Кемнәргә мөрәҗәгать иткәнегезне дә әйтмәгәнсез. Әгәр дә үзегезне хаклы дип саныйсыз һәм моны дәлилли аласыз икән, прокуратурага языгыз, имзалар җыегыз. Аннан, полициягә әйтмиләр, ә барып гариза язалар.
Әгәр дә бу хәлләрне “Акчарлак” редакциясеннән килеп тикше­рү­ләрен телисез икән, иң башта исем-фамилиягезне куеп хат языгыз, йә булмаса шалтыратыгыз. Аннан, мин килүгә алданган кешеләрне табып куегыз, алар үзләрен төп башына утыртулары турында сөйләргә әзерләнеп торсын. Кулларында кредит алганлыклары турында документлары булсын. Участок полициясенең исем-фамилиясен дә язарга онытмагыз. Һәм соңгысы: хатыгызда “безне читкә алып аталар” дигәнсез. Сез дә алар кармагына эләккән кешеме? Моны шулай аңларгамы?

Эчкә тыгыйммы,
артына куйыйммы?

Чираттагы хат Питрәчтән килгән. Аны безгә Константин Иванович җибәргән. Автор бездән киңәш сорый. Бергәләп укыйбызмы?

“Бик карт түгел әле мин, 72 яшь кенә. Моннан ике ел элек колагым начар ишетә башлады, бер елдан соң гына табибларга йөрергә тотындым. Дару язып бирделәр дә дару бирделәр. Юдырдылар, җылыттылар... Файдасы гына тимәде. Олы кызым Казанның бер шәхси клиникасына алып баргач, операция ясарга куштылар, чыгып качтым. Чөнки ул вакытта ярыйсы гына ишетә идем әле. Быел хәлләр бөтенләй начарланды. Бер танышым: “Колак аппараты ал, миннән дә яхшырак ишетә башларсың”, – диде. Йөри торгач, шуны белдем – ул аппаратларның колак эченә тыгып куя торганнары һәм колак артына куя торганнары бар икән. Аның кайсы җайлы соң? Кайсын алыйм икән? Зинһар, киңәш бирегез”, – дигән автор.

Константин Иванович, сез башта табибка барыгыз инде. Аларның ниндиләре генә юк! Колак аппараты алганчы башта колакны әйбәтләп тикшертергә, ишетү сәләтенең күпмегә кимегәнлеген ачыкларга кирәк. Аннан, аппаратның тавышны көчәйтү дәрәҗәсен генә түгел, һәр модельнең характеристикасын да өйрәнү зарур.
Бүген иң киң таралган аппаратлар – колак артына кия торганнары. Болар бигрәк тә олы яшьтәгеләр һәм балалар өчен уңайлы, чөнки аларны куллану җайлы. Колак артына гына куясы. Аннан, кигән саен колак эчен чистартып азапланасы да юк.
Ә инде колак эченә кия торганнары чит-ят күзләргә күренми, әллә каян “менә мин” дип, тырпаеп тормый. Ләкин мондый аппаратларны һәркемгә аерым ясыйлар, чөнки һәркемнең колак эче төрле зурлыкта. Башта барып колагыгызны күрсәтергә, үлчәтергә, аннан соң гына заказ бирергә кирәк. Уңышлар сезгә!

Калган хатларны "Акчарлак" газетасының 42нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ