Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Бездә сәдака акчасы күп җыела"

7 Декабрь 2017 987
Мин инде халык сәдака акчаларын санаудан туктаган, мәчетләр эшчәнлеген өйрәнеп, аңлап бетергән дип уйлаган идем. Юк икән. “Акчарлак” редакциясенә Казаннан бер хат килеп төште.
Хат

“Миңа 53 яшь. Үземне бик дини кеше дип әйтмәсәм дә, денсез дә түгелмен. Казан мәчетләренә кереп, сәдака биргәлим. Дөрес, өйдә Коръән укытканыбыз да, Корбан бәйрәменә сарык чалганыбыз да юк.

Кызыбызны Балтач районы егетенә кияүгә бирдек. Урта хәлле гаилә. Үзебез дә әллә кая китмәгән. Беркөнне кодалар Коръән укытырга чакырды. Хатын ике көн әзерләнде. Пироглар, гөбәдия, мин белеп бетерми торган әллә ниләр пешерде. Мин кибеттән әйбер ташып тордым. Хәер акчасы да әзерләдек. Әйбәт кенә кесәгә сукты бу.

Ашка 20гә якын кеше килгән иде. Ирләр – өстәлнең бер, хатыннар икенче башына утырды.

Күргәннәремне әле дә оныта алмыйм. Минем өчен иң кызыгы шул булды: мулла хуҗага хәергә кергән бөтен акчаларны җыеп, мәчеткә алып китте. Имеш, күрше авылда мәчет ачалар, аларга да өлеш чыгарырга кирәк. Әле әбиләр ишектән чыкканчы ук күрер-күрмәс күзләре белән сәдака акчасын саный башлады. Кайберләре “әйбәт кергән бу юлы акча” диеште. Икенчеләре “фәләннәрдә күбрәк кергән иде, ярап тора инде” диде. Ә өстәл артында утырган хатыннар өстәлдәге әйберләрне кырып-себереп алып китеп бетерде. Исләрем китте.

Без буш өстәл артында утырып калдык. Хатынның гөбәдиясен кабып та карый алмадым. Нинди Коръән ашы булсын инде бу? Шул да булдымы Коръән укыту? Яу, сугыш кыры бит бу! Балтач районында бөтен мәчетләр дә шундый, сәдака акчасын талый микән?” – дип хатына нокта куйган билгесез автор. Өстәвенә, авылын да язып тормаган.

Республикада төрле авыллар, төрле хуҗалыклар булган кебек, мәчетләр дә бер-берсеннән аерыла. Кайберләре күккә ашкан, җиһазландырылган, икенчеләренең җылылыкка түләргә дә акчалары юк – мәчеткә килгән авыл кешеләре өс киемен дә салмыйча намаз укый. Өченчеләренең хәле түзәрлек. Мәчетләренә җомга намазына җыелырга көчләреннән килә.

“Хуҗа үзе хәл итә”

Балтач районындагы мәчет турында сүз чыккан икән инде, андагы хәлләрне белергә кирәк дип, машинабыз белән Иске Салавыч авылы мәчете төбенә килеп туктадык. Тыштан матур гына күренә!

Иске Салавыч авылы үзе дә зурлыгы, яшәеше, халкының көнкүреше белән аерылып тора. Алар әле һаман “безнең колхоз” дип сөйләшә, “инвестор”ның кем икәнен тәгаен генә белми, шуңа күрә редакциягә “инвестор авылны таркатты, талап качты” кебегрәк эчтәлектәге хатлар да язмыйлар. Тормышларыннан канәгать, кыскасы. Фермалары бар. Колхоз тагын 1600 башка исәпләнгән ферма сала икән. Гомумән, бу якларның халкын мактап кына торалар.
Иске Салавычта 280гә якын хуҗалык исәпләнә. Чын татар авылы. Биш кибетләре бар, медпункт эшләп тора. Иң мөһиме: унбер еллык мәктәпләрендә бүген дә дәрес бара. Йөздән артык бала белем ала. Мәчетләре берәү генә. Ул 1995 елда салынган. “Харис Галимуллин колхоз рәисе булып эшләгән вакытта төзелде”, – ди Рәхимҗан мулла. Заманында бу авылның ике мәчете булган. Ул биналар әле дә исән, берсендә балаларга хезмәт дәресе укыталар, икенчесен тулай торак итеп тоталар. Яшьләр дә бар авылда. Дөрес, күбесе Казанга укырга китә дә шунда төпләнеп кала икән.

Мәчет ишеген ачып керүгә өр-яңа, калын келәмгә китереп бастым. Ул да булмый, күзем йомшак утыргычларга төште. Мәчет бер катлы, бер заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр рәтенә керә. Кирпечтән төзелгән турыпочмаклы бина ике кыелы түбә белән капланган, көньяк фасадында ярымтүгәрәк михраб күренә.
Пәнҗешәмбе көн. Намаз вакыты. Әмма мулла белән мөәзиннән кала мәчеттә бүтән берәү дә юк.

– Нишләп кеше юк? – дип сорыйм алардан.

– Ураза вакытында, тәрәвих намазына киләләр, алтмышар кеше җыела, – ди Рәхимҗан мулла.

Рәхимҗан мулла – шушы авыл кешесе. Гомере буе биредә яшәгән, эшләгән. “Терлек азыгы әзерләү буенча звено җитәкчесе идем”, – ди. Биш ел элек пенсиягә чыккан да мәчеткә йөри башлаган. Моңа кадәр намаз укып, мәчеткә йөргән кеше булмаган.

– Норма авылыннан Әлфинур дигән мөгаллимә килеп, гарәп хәрефләрен танырга, Корьән укырга өйрәтте. Аннан мәдрәсәгә барырга үгетләде. Өч ел Балтач мәдрәсәсендә белем алдым, быел тәмамладым. Беренче курста укыганда имам итеп сайлап куйдылар. Әле мәчеттә ике ел гына эшлим, – ди Рәхимҗан мулла.
Мөәзин Габделбәр Гарифуллин да гомере буе колхозда хезмәт куйган, агроном булып эшләгән. Ул да пенсиягә чыккач мәчеткә йөри башлаган. Елдан артык кына булган әле. Әмма бу аның күптәнге теләге. Кая барса да, үзе белән китаплар йөрткән, үзлегеннән өйрәнгән. Әби-бабайлары да дини кешеләр булган, намаз укыганнар.

– Намаз укыганда тойган хисләрне аңлатып булмый. Ничектер җиңеләеп, рәхәтләнеп каласың. Кайвакыт башка әллә нинди күңелсез уйлар килә. Шул вакытта “И Ходаем, бу уйлардан арындыр мине”, дисәң, алар юкка чыга. Җиңеллек кичерәсең, – ди Габделбәр абый.

– Мәчетегез бик бай. Аны нинди акчага җиһазландырдыгыз? – дип сорыйм.

– Сәдака акчасына, – диләр.

– Сәдака күп керәме? Ашлардан хәер акчаларын алып кайтасызмы? – дим аларга.

– Ашлардан да алып кайтабыз. Барысы да язылып бара. Ашта кергән акчаларга килгәндә, ул алдан ук сөйләшенеп куелган. Авыр тормышлы гаиләләрнең, авыруларның үзләренә кала, гомумән, хәергә кергән акчалар хуҗа карамагында, ул хәл итә. Күпчелеге мәчеткә бирә. Өч урында сәдака салу җайланмасы куелган, чишмә янында да бар. Ай саен 15 меңләп сәдака акчасы җыела. Мәчеткә акча күп керә, чөнки бездә халык әйбәт. Күптән түгел Яңа Салавычта мәчет ачтылар. Ярдәм йөзеннән, аларга бүлә-бүлә булса да 125 мең сум акча бирдек.

Иске Салавычта ике зират бар. “Зират коймасын хәлле авылдашлар тотты”, – ди Габделбәр абый. Кайбер авылларда халыкны өмәгә алып чыга алмый зар-интизар булсалар, биредә халык теләп йөри икән. Зиратны елга ике тапкыр җыештыралар, көз көне өмәгә 40лап, яз көне 60 кеше чыккан. Моның өчен хат ташучы һәр йортның почта тартмасына җирле үзидарәдән килгән кечкенә кәгазь кисәге генә сала.

– Бездә гомер-гомергә халык бердәм булды, булышып-ярдәмләшеп яшиләр, – ди Габделбәр абый. Соңгы сүз

Бәлки мәчеткә йөрүчеләр генә шулай шөкер итә беләдер? Мулла белән мөәзин “бездә халык әйбәт, бай, көтүне дә машиналарына утырып көтәләр”, – дип әллә ничә тапкыр кабатлады.

Авыл халкының яшәеше ил алып барган сәясәттән, район ярдәменнән, хуҗалыклар эшчәнлегеннән тора. Әгәр дә мәктәпләре, мәчетләре, клублары, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм кибетләре булса, алар тормышларын “шәп” дип бәяли. Эшсезлектән дә зарланып йөрмиләр, булдыралганча, кулларыннан килгәнчә дөнья көтәләр.

Бервакыт сөтнең бәясе төшкәч, Иске Салавычта күзгә күренеп сыер асраучылар кимегән. Бәяне күтәрүләре булган, йортларда 4-5 сыер мөгри башлаган.

– Авыл халкы да кредит ала, кредитын сөт, мал бәрабәренә түли. Хәзер авылыбызда бер айга тонна ярым сөт тапшыручылар да бар, – ди Рәхимҗан мулла.

Иске Салавычта гына түгел, Татарстанның барлык авылларында сыер мөгрәсен! Мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырасын. Шуның белән бергә адәм балаларының күңеленә иман, миһербанлык иңсен.

Тормышта һәр нәрсәдән гаеп эзләргә кирәкмидер ул. Авторга әйтәм. Хуҗабикә алырга кушмаса, рөхсәт итмәсә, хатын-кызлар өстәлдәге әйберләргә дә кагылмаслар, алып кайтып китмәсләр иде. Аштан күчтәнәч алып кайту йоласы кайбер районда бар, кайберсендә юк. Үзләре төяп килүчеләр дә бар. Әлбәттә инде, хуҗабикә аларга күчтәнәч биреп җибәрергә тырыша.

Күптән түгел Салавыч мәчетендә балаларга дин сабаклары укыта башлаганнар. Үз авыл балаларына үз авыл мөгаллимнәре укыта. Афәрин! Ә сездә хәлләр ничек соң?

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ