Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бездә абыстайлар хәерне сорап ала”

11 Декабрь 2018 613
Редакциягә еш кына абыстай-хәзрәтләрне тәнкыйть утына тоткан сораулар даими килә, хатлар да язып салалар. Сәхифә­без­нең даи­ми кунагы Рамил Юныс белән әлеге әң­гә­мәбез шу­ның ниге­зен­дә әзерләнде.
– «Үз-үземне белә башлаганнан бирле Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып яшәдем. Без кечкенә вакытта, миңа хәзер 50 яшь, Аңа ышанырга, дин тотарга рөхсәт итмиләр иде. Әни, мәрхүмә, суга барышлый, качып кына бер әбигә керә дә намаз укырга кирәкле догалар өйрәнеп, аларны язып алып чыга, кичтән шуларны укый иде. Ул вакытта Коръән китаплары да юк бит. Әни белән мин дә өйрәнәм. Нәрсә эшләсәм дә «бисмилла» дип башлый идем. Мәктәптә укыганда, күршебездә яшәүче укытучы, мине линейкада чыгарып бастырып: «Укучылар, менә шундый кешеләр коммунизмны артка өстери», – дип Аллаһка ышануымнан көлде, бик рәнҗетте. Шушы укытучы-күршем, лаеклы ялга чыккач, үзе дингә керде, намазга басты. Әлбәттә, аның өчен шатмын. Тик...»

– Сәхабәләр Расүлебездән: «Аллаһы Тәгалә сезне җир йөзенә нинди максат белән җибәрде?» – дип сорагач, ул: «Бөек әхлак нормаларын күрсәтү һәм халыкларда шуны ныгыту өчен», – ди. Диннең төп асылы халыкларның әдәп-әхлагын, көнкүрешен, Аллаһка һәм башкаларга мөнәсәбәтен хәерлегә үзгәртү булды. Бездәге мәчет-мәдрәсәләрдә йөргән күп абыстайлар, хәзрәтләр – коммунистик чор кешеләре. Кайберләре хәтта парторг булган, ураза тоткан өчен кемнеңдер авызына су да салган, линейкада укучыларны сүккәннәр. Әмма алар да үз заманының диненә – коммунистик идеологиягә табынган, аны иң дөрес юл дип күргән. Ә соңыннан вәзгыять үзгәрде.

– Вәзгыять белән бергә адәм баласының эчке дөнья­сы үзгәрү аның ныклыгында шик уята түгелме?

– Расүлебез заманында, сугыш вакытында, бер мөселман кешесе, кылычын күтәреп, мөшрик артыннан куып китә. Куып тотып, бәреп еккач, кылыч белән сугам дигәндә, мөшрик иман кәлимәсен кабатлый. Сәхабә исә «котылып калу өчен генә каршымда иман китерде» дип, аны үтерә. Бу хәлне Расүлебезгә сөйләгәч, ул: «Иман кәлимәсен нинди ният белән әйткәнен каян белдең?» – ди. Сәхабә шаһәдәт әйткән кешене үтергәне өчен гомере буе кайгырып яши.

Гомәр ибн Хаттап вакытында исә элек зиначы булган кызның кулын сорарга мөселман егете килә. Кызның энесе Гомәр Хаттап янына чаба: «Апаның элеккеге тормышын кияүгә әйтергәме, юкмы?» – ди. Гомәр: «Апаң дингә кердеме? Намазын укыймы? Ураза тотамы? Гөнаһ кылмыймы?» – дип сораштыра. Егет уңай җавап биргәч, Гомәр: «Җиде кат күк өстендәге Аллаһы Тәгалә апаңны кичергән. Син моннан соң аның үткәне турында авызыңны да ачарга тиеш түгел», – ди.

Раббыбызның рөхсәте булмаса, адәм баласы шаһәдәт тә әйтә, дин юлына да баса алмый. Коръәни Кәримнең «Хүҗүрәт» («Бүлмәләр») сүрәсендә: «Адәм баласы иман ки­тергәннән соң аның элеккеге гөнаһ­ларын сөйләп йөрү зур гөнаһ», – диелә. Бу – Исламның нинди көчле дин икәнен күрсәтә. Кайчак зиначы, наркоман, эчкече һ.б. шуның ише кешеләрне әти-әниләре туры юлга кертә, белгечләр дәвалый алмый, ә дин белән төзәләләр. Сәхабәләрнең дә төрлесе булган. Гомәр ибн Хаттап та үзенең кызын тереләй күмә. Кеше тәүбә итеп хәерле юлга баскан икән, моңа уңай карау зарур. Ә инде киредән тайпылса, димәк, аның йә иманы зәгыйфь, йә гыйлеме җитми, йә дингә, Аллаһыга карашы түбән дәрәҗәдә инде. Без аларны куәтлисе урында, көнләшеп яки башка сәбәп белән, көләбез, кимсетәбез, мәсхәрә итәргә тырышабыз. Шул рәвешле, үзебезгә гөнаһ җыябыз.

– «Бездә абыстайлар мәчеткә йөри, намаз укый, ураза тота, яшьләрне дә шуңа өнди. Ә үзләре хәерне сорап ала, учын ачып күпме бирделәр икән дип карый. 7 ел элек күршедә яшәүче әби үлде, балалары юк иде. Удмуртиядән кайткан ерак туганы белән бергәләшеп әбекәйне соңгы юлга озаттык. Берничә көннән мәетне юган абыстай «хәерне әз бирдегез» дип канәгатьсезлек белдерде. Савап шулай буламы?»

– Һәр өлкәдәге кешенең күңе­лендә булган чир, зәгыйфьлек үз урынын таба. Дингә кергәннәр дә йөз процент җан авыруларыннан арынып бетә алмый. Әйе, савыгып бетүчеләр дә бар, тик алар сирәк. Диннең иң биек ноктасы – истикамәт. Пәйгамбәребез бу хакта: «Син дингә кергәч, шуңа иреш тә, башка беркая тайпылма», – ди. Ләкин аңа ирешү авыр. Әлеге биеклеккә күтәрелүчеләр дә кайчак төшеп китә. Абыстайлар да камиллеккә омтылу юлында туктаса, «алты сүрә өйрәндем, биш хәдис беләм, авыл җирендә мин инде хәзер академик» дип чикләнсә, шул мизгелдән аска тәгәри башлый, элеккеге чирләренә дә кайта.

– Әллә алар да дөнья малына сатылудан арынып бетә алмыймы?

– Кеше абыстай, хәзрәт дәрә­җә­сенә күтәрелде икән, шуны белергә тиеш: өч көн яшәрлек ризыгың булса, кешедән акча сорау тыела. Бу – төп кагыйдә. Хәзер күбебезнең өч көн генә түгел, ә өч ай яшәрлек малы бар.

– Район җирләрендәге дин әһеллә­рен курсларда укытканда мондый мәгълүмат биреләме?

– Әйе, аларга бу хакта сөйлиләр, тик зәгыйфьлекләре барыбер өскә чыга. Чөнки шайтан йокламый, ул дингә якын кешеләр янында тагын да ныграк бөтерелә. Әгәр шайтан абыстай-хәзрәтне адаштырса, халык каршында ямьсез итеп күрсәтсә, адәм балаларының иманга тартылуы кимиячәк. Ягъни бер кешене аздырып, йөзләгән затны дин юлыннан биздерә дигән сүз. Абыстай-хәзрәтләр белеп торсын: мәҗлесләрдә вәгазең генә түгел, көндәлек тормышың да үрнәк булырга тиеш. «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Кешеләрне хәерлегә өндисез, ә үзегез хакында онытасыз. Сез бит китап укыйсыз, әз генә булса да уйлап карамыйсызмы?» – ди. Башкаларны нәрсәгәдер өндәгәндә үзеңнең үрнәгеңне куя белү шарт. Әйткән сүзеңне үзең үтәмисең икән, башкаларга рия дәресе укытып йөргән саналасың.


"Акчарлак" газетасының 2018 ел, 1 ноябрь 43нче саныннан.

Дәвамы сайтка 13 декабрьдә куелачак.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2784
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1725
ӨСКӘ