Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Беркемгә дә үпкәләмим”

18 Май 2018 2472
Күп сүз бөтен чакта да кирәк түгел икән. Кешенең күзенә карау да җитә. Дөресе шунда яшеренгән булыр. Дамир әфәнде Нәбиуллинга 22 апрельдә 60 яшь тула. “Кай арада узган бу гомер?” – ди ул үзе. “Кем соң ул Дамир Нәбиуллин?” дип сорарсыз. Өч малай әтисе, үрнәк ир, 25 ел буе Балык Бистәсе районы Яңа Арыш мәктәбен җитәкли, педагогика фәннәре кандидаты – болары ташка язылган. Ә беренче чиратта ул күңеле якты кеше буларак яхшы тойгылар калдыра.
Балалар йортына барып кайту

Әнисе Фәһимә апа дүрт ел яман шеш авыруыннан интегә. Ике ел урын өстендә генә ята. Инде яшәмәс тә дип уйлыйлар үзен. Куркыныч диагноз төпчек малае – Дамирга авырлы булган вакытларда ачыклана. Ашыгыч рәвештә дәваланырга кирәк! Шуңа да малайны алты айлык чагында ук тудырырга туры килә.

Фәһимә апа үлем белән көрәшкән вакытларда, яңа туган баланы әтисе балалар йортына алып барып бирә. Чөнки карарга кешесе дә, вакыты да юк. Аның өчен ул чакта иң мөһиме – үлем түшәгендә яткан хатыны, билгеле.

Дамир әфәнде балалар йортында, бәлкем, гомерлеккә дә калган булыр иде. Анда бер килеп эләккән кеше кире туган йортына әйләнеп кайтмый бит, гадәттә.

Барысын да ана кеше җайлый, аңына килгән вакытта аның әйтелгән ике сүзе җитә: “Алып кайтыгыз... Мин үлсәм... яшь килен килсә... Дамирны онытачаксыз... Балалар йортыннан аны беркем дә алып кайтмаячак...”

Менә шулай Дамир әфәндегә яңадан үз гаиләсенә кайтырга насыйп була. Ә Фәһимә апа 85 яшенә кадәр яши әле.


“Ә мидәл?”

Институтта кабул итү комиссиясендә утыручы җитди кыяфәтле абзыйларның кашлары әле бер төшкә җыерыла, әле ян-якка авыша. Үзләре авылдан килгән яшь егетнең аттестатын кулларында бөтерәләр.

– Аңламыйм: монда гел “бишле”ләр генә бит, ә үзеңнең ни алтын мидәлең, ни көмешең юк?

– Бирмәделәр, – ди, 18 яшьлек егет аптырап. Чыннан да, каян белсен ди инде ул аның ник юк икәнен. Авыл мәктәпләрендә ул чакта, бәлкем, медаль алу тәртибен белеп бетермәгәннәрдер, бәлкем, укытучылар җаваплылыктан курыккандыр.

– Аттестатыңда гел “бишле”ләр генә булгач, имтиханнарның берсен генә бирәчәксең, – ди җитди абзыйларның берсе.

– Мидәлең булмагач, дүрт имтиханны да бирергә туры киләчәк, – ди икенчесе. Тәмам бәхәсләшеп бетәләр.

Шулай берсе – икенчесенә җибәреп, анысы өченчесенә юллап аптыраткач, “дүрт икән дүрт инде!” дип хәл кыла егет. Иң мөһиме – аптыратмасыннар гына.

– Тәртип начаррак булгандыр инде, абый, шуңа бирмәгәннәрдер мидәлне... – ди ул профессорларга.

1981 елда 23 яшьлек Дамир Хатыйп улы Казан педагогия институтын тәмамлый – дипломлы химия-биология укытучысы була. Ә институт әлеге егетне яхшы хәтерләп калгандыр. Ни дисәң дә, СССРның иң көчле 85 студенты арасында 17нче булу – начар дәрәҗә түгел.
Иң авыры

Аның укыткан мәктәпләре барысы да Балык Бистәсендә: Казаклар Чаллысы, Күки, Яңа Арыш, Олы Солтан, аннары тагын Яңа Арыш. 1990 елларда авыл советына рәис итеп тә сайлана. Дүрт ел идарә итә.

– Дамир әфәнде, рәис итеп билгеләнгәч, иң авыры нәрсә иде?

– Газ кертү. Ул чакта авыл урамының бер өлешенә генә газ кертелгән. Анысы да плитәгә генә җибәрелгән. Газ кертү өчен махсус бригада оештырырга туры килде. Авылдан, күрше-тирәдән эретеп ябыштыручылар җыеп, Яшел Үзәндә алты ай укытып кайтардык. Анда аларга газ торбалары белән эшләү өчен рөхсәт таныклыгы бирделәр. Һәр сварка җөендә үз тамгалары сугыла. Газ чыгарса, кем гаепле икәне шундук билгеле. Бергә эшләүнең нәтиҗәсе: ике урамга буеннан буена газ кертә алдык.

– Яңа Арыш мәктәбенә директор итеп куелгач?

– Мине директор итеп билгеләгәндә авылда – агач мәктәп. Яңасының нигезе салынган, кирпече икенче катка күтәрелә башлады да төзелеш тукталды. Авыр вакытлар, акча юк. Булыр-булмас акча бюджеттан минсельхозга бүленә, аннан тагын каядыр. Президент аппараты җитәкчесе Низамовка ук барып җиттем. “Мәктәп кирәк бит, төзелеш тукталды”, – дип аңлатам. “Төзибез, төзибез, борчылма”, – дип җилкәләрдән кага-кага тынычландырып чыгарган иде ул мине. Тәки мәктәпнең ачылуына ирештек.

Яңа Арыш урта мәктәбендә балаларны химия-биология юнәлеше буенча укыталар. Биш ел рәттән БДИ буенча районда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен мактау кәгазе белән бүләкләнгән алар.

Ә бервакыт директорның күңелен нык кыйныйлар. 2003 ел – Нәбиуллиннар гаиләсе тарихында авыр вакытлар. Дамир әфәнденең күңеленә хуш килми торганрак вакыйга булуына карамастан, ул аны барыбер сөйләде.

2012 елда хатыны белән Россия Ислам университетына укырга керә алар.

– Нәрсә этәрде сезне моңа? – дим Дамир әфәндегә.

Менә шул вакыйга этәргән. Иң авыры.


“Менә шул вакыйга”

Дамир әфәндең хатыны Галия ханым да укытучы. Өч малайлары, өч оныклары бар. Бүген гаиләләрендә иман нуры яна.

2003 елда Галия ханым белән бер укучы бала арасында каршылык чыга. Тавыш зурга китә, ата-аналар җиң сызганып шикаятьләр яза, газеталарда тәнкыйтьләр басыла. Дамир әфәндене, хатынының кырын эшләрен яшергән, дигән сылтау белән вазыйфасыннан азат итәләр. Әмма ул гаделлек өчен көрәшә башлый. Биш тапкыр суд юлын таптый, Югарысының ук ишеген ике тапкыр шакырга туры килә. Шуның карары нигезендә генә, ниһаять, аклана.

– Без ул чакта зур тетрәнү кичердек, – дип сөйли Дамир әфәнде. – Тикшерү арты тикшерү килде. Суд карары нигезендә вазыйфага кире кайтарылгач та, икътисадый җинаятьләр бүлеге килеп, алты ай буе безне тикшерде. Ахыр чиктә кулга язу тоттырдылар: җинаять эше кузгатырлык сәбәпләр юк дип язылган иде анда. Без борчылмадык, чөнки намусыбыз чиста иде. Ә менә кешеләр... хәтерне калдырды. Кайчандыр дус, якын булган кешеләр синең белән исәнләшми башлау дисеңме, һәрвакыт хәл-әхвәл биреп йөрүчеләренең безнең белән күрешмәс өчен урамның аргы ягыннан әйләнеп йөрүләре... Барысын да кичерергә туры килде. Шулай да, беркемгә дә үпкәләмим. Мин азат ителгәндә эшләп торган кешегә дә, өстән кат-кат шикаятьләр язып пычракка батырырга теләүчеләргә дә үчем, ачуым булмады. Бәлкем бу сынау безгә кирәк булгандыр, тормышның асылын аңлау, дөрес юлга басу өчен этәргеч булгандыр. Иманга килү – иң дөрес карар.

Дамир әфәнде тормыш иптәше Галия ханымга рәхмәтле булуын еш кабатлый. Яшерми, төрле чаклар булган, әмма иң хәлиткеч вакытта алар дөрес юлны сайлаган. Ә кемнәрдер гаилә бозылуын да көткән, ди, бит. Моңа күп кирәкми. “Синең аркада шулай булды”, дип бер тавыш күтәрүең җитә.


Р.S. Әле быел авыл мәчете тарихы турында китап чыгарырга җыена икән Дамир әфәнде. Аннан соң авыл тарихына күчәргә уйлый. Кандидатлыкка диссертация яклаган, Россия Ислам университетын тәмамлап, хатыны белән бергәләшеп диплом язып маташалар. Эшләре күп әле аларның.
– Вакыт үтсенгә эшләмик, эшебезне яратырга, аннан тәм табарга язсын, нәтиҗәсе шунда мул була, – әлеге гаиләнең тормыш девизы менә шундый...
Дамир әфәнде, сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1679
28 Июнь 2018 15:14 1562
ӨСКӘ