Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Беренче укытучым (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

5 Октябрь 2017 3573
5 октябрь көнне Россиядә Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучы хезмәте – авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була аладыр. Татар эстрадасы артистлары беренче укытучыларын хәтерлиме? Алар белән аралашалармы? Мәктәптә нинди фәннәрне яратып укыганнар?
Ризат Рамазанов:

– Үзем Саба районында тусам да, 1 сыйныфка Яшел Үзән Обсерваториясенә укырга кердем. 6 яшьлек вакытта егылып, аксап йөри башладым. Шул сәбәпле 3 ел буе больницада, урын өстендә яттым. Анда минем беренче укытучым – Фаина Михайловна булды. Ул хәзер Санкт-Петербургта яши. Бик киң күңелле, яхшы апа иде. Палатада 32 бала яттык. Фаина апа безне дөрес итеп укырга, язарга гына өйрәтеп калмады, тормыш белән таныштырды. Әни янда булмагач, Фаина апа минем өчен әни дә, әти дә булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Саба районына кайткач, 5 сыйныфтан Гүзәлия апа Нотфуллина класс җитәкчебез булды. Бүген ике укытучым белән дә аралашып торам. Фаина Михайловна белән Вконтакте челтәре аша язышсак, Гүзәлия апаның 1 сентябрьдә генә хәлен белергә бардым. Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларны олы бәйрәмнәре белән котлыйм!


          jj1jlbilYlA.jpg


Эльвира Хамматова:

– Мин Балык Бистәсе районының 2 номерлы мәктәбендә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыдым. Мәктәп чараларында актив катнашып йөргәч, тартып-сузып булса да “5”ле куйганнардыр инде. Иң беренче укытучым – Рәфисә Яруллина иде. 1 сыйныфта укып йөргән вакытлар... Ул безне шулхәтле мәктәпкә якынайтмакчы булган. Һәр балага өеннән кечкенә генә суган алып килергә кушты, тәрәзә төбенә әтиләргә ясаган савытларга шуларны утырта идек. Аннан кыш буе кайчан үсеп чыга инде кыяклары, дип саклап чыга идек. Үсеп чыккач, өйдән берәр йомырка алып киләбез дә, укытучыбыз йомыркалы-суганлы пәрәмәч пешереп ашата. Менә бу безнең беренче укытучыбыз!
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, безне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Әхәтовнага тапшырдылар. Минем күңелемдә иң истә калган, тормышымда ниндидер үзгәртердәй рольләр башкарган укытучы булды ул. Әле дә аның белән аралаш торабыз. Концертларга килеп үз фикерләрен җиткерә.
Әнием – татар теле, абыем – физкультура укытучысы. Безнең нәселдә укытучылар күп. Шуңа да бу бәйрәм безгә бик якын.
Яраткан фәнем – татар әдәбияты иде. Иншалар язарга, укырга ярата идем. Вакытым булса хәзер дә татарча укырга бик яратам. Рус телендәге әсәрләр миңа авыр барып җитә.


                  flCBSqOdm6Q.jpg


Лилия Муллагалиева:

– Беренче укытучым – Гүзәлия апа. Ул хәзер дә укыта. Белемле, балалар яратучан, тырыш укытучы иде. Әле дә хәтеремдә, безнең авылга килен булып төшкән иде. Безне үзенең туган ягы – Актаныш районы Кормаш авылына экскурсиягә алып барды. Рәхәтләнеп табигатьтә ял иттек.
Мәктәптә укыганда иң яраткан фәнем – хезмәт дәресе булды. Күлмәкләр тегә идек. Үзем җырлагач, әлбәттә, җыр дәресе ошый иде. Яратмаган фәннәр дә бар иде. Мәсәлән, география. Хәзер уйлыйм инде, ник өйрәнмәгәнмен икән шуны дим. Карта белән эшләргә яратмый идем.

ruGfPjUdmNQ.jpg


Данир Сабиров:

– 1 һәм 2 классны Азнакайның 7нче мәктәбендә укыдым. Беренче укытучым – Рабига Габдрахмановна. 5-11 класска кадәр безнең класс җитәкчесе, шулай ук музыка укытучысы – Фәйрүзә Насыбулловна булды. Хәзерге көндә сәхнәдә булуыма аның да өлеше бар, бик зур рәхмәт Фәйрүзә апага!
Иң яраткан фәннәр – хезмәт, физкультура һәм география. Мәктәпне “ударник” булып бетердем. Тарта-тарта, төрткәли-төрткәли (көлә).

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ