Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмасаң, нишләргә?

17 Июль 2017 406
Ниһаять, Бердәм Дәүләт имтиханнары тамамланды. Нәтиҗәдә, берәүләр иркен сулады, тынычланды, аларга киләчәккә мөмкинлекләр ачылды, икенчеләр җиде юл чатында басып калды...
Төп имтиханнар

БДИ нәрсә ул? БДИ берьюлы ике эш башкара: беренчедән, ул –мәктәптәге чыгарылыш имтиханнары, икенчедән – югары уку йортларына керү имтиханнары булып тора. 2017 ел чыгарылыш укучылары мәҗбүри рәвештә ике фәннән имтихан тапшырды, аның берсе – математика, ул ике төргә бүленде: беренчесе – база, икенчесе – профиль өлеше. База өлешен тапшырган укучылар – 3, профиль өлешен тапшыручылар – 27 балл җыярга тиеш иде. Икенче төр укучылар әлеге баллары белән югары уку йортларына керә алса, математиканың база өлеше, гадәттә, аттестат алу өчен генә хезмәт итә.

Рус телен алай өлешләп тормадылар. Әмма монда баллар зур роль уйный. Аттестат алып кесәгә салу өчен 24 балл җитсә, югары уку йортларына аяк басу өчен синең 36 балл җыюың шарт.

Болары төп имтиханнар булды.

Өстәмә фәннән имтихан

Хәзер шундый заман килде: бөтен кеше дә югары белемле. Бу – заман таләбе. Шуңа күрәдер инде, мәктәпне тәмамлаган һәр бала укуын дәвам итәргә тели. Һәм мин моңа югары бәя бирәм! Берәүләр гуманитар фәннәр белән дус булса, икенчеләр төгәл фәннәрдән элдерә. Менә шуларны күздә тотып, чыгарылыш класс укучыларына мондый мөмкинлек бирделәр: кем нинди фәнне тели, шуны сайлап ала да, имтихан тапшыра. Бу, әлбәттә, нинди уку йортына керүеңнән тора. Мәсәлән, кайбер техник уку йортларына керүчеләр – физиканы, гуманитар фәннәр буенча белемен дәвам итүчеләр җәмгыять белемен сайларга тиеш иде. Шунысын да истә тотарга кирәк: сайлау чикләнмәгән, имтиханны хет тагын өч фәннән бирергә була! Мондый акыллы башлар быел документларын берьюлы биш институтка тапшыра ала!

2017 елда да өстәмә фәннәр буларак физика, химия, информатика, тарих, география, әдәбият һәм чит телне сайлау мөмкинлеге булды. Бу фәннәрнең дә балл шкаласы бар. Әгәр дә билгеле бер баллны җыя алмыйсың икән, син имтиханны тапшырмаган булып саналасың һәм югары уку йортларына ишек ябыла. Хәтта түләүле бүлекләргә дә.

Әйтергә онытып торам: мәктәптән соң укуын дәвам итәргә теләмәгәннәр өстәмә фәннән имтихан биреп азапланмый, аларга математика белән рус теле дә бик җиткән. Математиканың база өлеше турында сүз бара.
Хатлар килә дә килә

Шулай итеп, берәүләр кайсы институтны сайларга, икенчеләр кайда барып бәрелергә белми. Бигрәк тә малайларның әти-әниләре “улыбызны армиягә алачаклар” дип ут йота. Редакциягә килгән бер хатны сезгә дә тәкъдим итәм. Аның кыскартылган вариантын узган санда биргән идек инде.
“Улым мәктәптә начар укымады, имтиханнарга да үзенчә әзерләнде. Математика белән физиканы яратты, “4ле”, “5ле”гә генә укыды. Авылларда репетиторлар бик юк, тапсаң, акча җиткереп булмый. Аннан, кирәк тә санамадым, әйбәт укый дип тик йөрдем. Ләкин баламның куркып, каушап кала торган гадәте бар. Менә шул харап иткәндер инде. Бигрәк куркыныч алалар бит хәзер имтиханнарны, егылып та калырсың. Кыскасы, улым өстәмә имтихан итеп физиканы сайлаган иде, әмма тапшыра алмады, дөресрәге, баллары җитмәде һәм ул “2ле” алды. Инде хәзер нишләргә, кая барып бәрелергә белми. Институтларга документларны алмыйлар, авылда эш юк. Армиягә алып китәчәкләр бит! “БДИны бөтенләй тапшырмаганнар да бар”дип, юатып карыйм үзен. Файдасыз. Бу очракта безгә нишләргә? Югары уку йортларына кереп буламы?” – дип язган Кукмарадан Сания апа.

Әле дә мондый эчтәлектәге хатлар килә, телефоннан сораулар бирәләр.

Хөрмәтле “Акчарлак” укучылар! Сезнең сорауларга җавап биргәнче Татарстан Мәгариф министрлыгы, берничә югары уку йорты, Кукмараның Зур Сәрдек авылы мәктәбендә инде күп еллар балаларга белем бирүче Харис һәм Гөлия Хисаметдиновлар белән элемтәгә кердем.

Нишләргә?

Шулай итеп, алда әйткәнемчә, БДИ тапшырганнан соң укучылар берничә төркемгә бүленде: беренчесе – төп фәннәрдән тыш, берничә өстәмә имтихан биреп, документларын берничә югары уку йортына тапшыручылар, икенчесе – төп һәм үзе сайлаган бер өстәмә фәннән кирәкле балл җыеп, үзе теләгән уку йортына баручылар, өченчесе – ике төп фәнне тапшырып, өстәмәсен бирә алмаучылар һәм дүртенче: ике төп фәннең берсен генә бирә алмаучылар, бишенчесе – БДИны бөтенләй, ягъни ике төп фәннең берсеннән дә җитәрлек балл җыя алмаучылар.

Ләкин “БДИны кабат тапшыру мөмкинлеге” дигән әйбер дә бар бит әле! Бу мөмкинлектән кемнәр файдалана ала соң?

1.Ике төп фәннең берсеннән генә минималь балл җыя алмаучылар.

2.Ниндидер җитди, нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаучылар.
Мондый төр кешеләргә имтиханны кабат тапшыру көнен белешергә һәм җирле мәгариф бүлегенә гариза язарга кирәк. Игътибар! Димәк, укучы бер төп фәнне генә кабат тапшыра ала!

Ләкин бит әле БДИны бөтенләй тапшырмаучылар да бар! Алар нишли? Кызганыч, мондыйлар быел көчләрен сынап карый алмаячак, ә төгәл бер елдан соң үзеннән бер класс түбән укучылар белән имтихан бирәчәк.

Бүген әлеге, гафу үтенәм, “икеле капчыклары” урта белем турындагы аттестатны да, БДИны тапшыру турындагы таныклыкны да кулларына тотып карый алмаячак. Фәкать мәктәптә укыганлык турындагы белешмәгә сөенеп йөрергә генә кала.

Болар белән бар да аңлашылды кебек.

Инде өстәмә фәнне бирә алмаучылар кая бара? Аларны ничектер кызганып куйдым хәтта. Чөнки ике төп фәннән имтиханын тапшырган бит әле ул! Кыскасы, Сания апаның улына нинди мөмкинлекләр бар?

Шуңа тап булдым: өстәмә фәннәр арасыннан җәмгыять белемен бирә алмаучылар күп, ни өчендер бу сан кимеми, ел саен шушы хәл икән.

Сания апа, кызганыч, улыгызның быел имтиханын кабат тапшыру мөмкинлеге юк! Ул икенче елга гына көчен сынап карау хокукына ия. Аның каравы, кесәсендә урта белем турындагы аттестаты бар! Аны беркем дә тартып ала алмый.

Инде аттестатны тынычлыкта калдырыйк та, вариантлар эзләп карыйк.

Беренчедән, әгәр ике елыгызны кызганмасагыз, 9 сыйныфны тәмамлау турында документларны алып, техникум ишеген шакый аласыз. Шулай ук училищеларны да читләтеп узмагыз. Һөнәрле буласыз бит!

Иң игътибарга лаек әйбер шул: кайбер институтлар “БДИсыз гына укырга алабыз!” дип кычкыра. Мәсәлән, Казан Икътисад һәм хокук институты. Кем әйтмешли, бу ни дигән сүз соң?.. Институтта әйтүләренчә, алар училище, СПТУ, ГПТУларны, колледжларны тәмалаучыларны әңгәмә нигезендә (БДИ биреп тормыйлар инде) укырга алалар һәм югары белем бирәләр. Бу – мин алда телгә алган икеле капчыкларына, өстәмә имтиханын тапшыра алмаучыларга кагылмый. Димәк, алар башта кайдадыр укырга тиеш!

Колледж дигәннән, кайбер югары уку йортларының үз колледжы бар. Аны тәмамлаганнан соң шул ук институтта белемеңне дәвам итәсең һәм дипломлы белгеч буласың. Гомумән, һәр уку йортын аерым өйрәнергә кирәк. Әгәр дә син бик тә матур җырлыйсың, биисең, гомумән, талантың бар икән, миңа калса, кайбер уку йортлары БДИ нәтиҗәләренә мөкиббән китмәячәк.

Монысын да исегездә калдырыгыз: инвалидлар, гомумроссия олимпиадаларында җиңүчеләр БДИдан башка гына югары уку йортларына алынырга мөмкин.
Сания апа кебекләргә бер киңәшем бар. Әгәр дә балагыз бер елдан соң үзен зар елаткан, институт ишекләрен япкан теге хәерсез имтиханны, мәсәлән, физиканы тапшырырга тели икән, әйбәтләп уйларга кирәк. Чөнки ул аны тагын бирә алмаска мөмкин. Шуңа күрә, күңеленә хуш килгән, җиңелрәк бирелгән икенче фәнне сайлау дөресрәк булмасмы? Мәсәлән, географияне.
Соңгы сүз

Ә бүген борыныгызны салындырмаска киңәш итәм. Минем бер танышымның улы училищега кереп пешекче һөнәрен алып чыкты. Ул да анда аптыраганнан гына барган иде. Нәкъ Сания апа очрагы. Хәзер сөенеп туя алмый, шәһәребезнең бик тә әйбәт ресторанында эшли. Югары белем турында да онытты. Әгәр аңа югары белем кирәк була икән, ул инде хәзер БДИлар биреп тормый гына югары уку йортына керәчәк. Гомумән, белем алырга беркайчан соң түгел. Өлгерерләр әле, яши генә башладылар бит!

Безнең халыкның акчалы түгел икәнен беләм, әмма “бюджет урыннары” дип бәргәләнмәскә кирәк. Миңа калса, алар киләчәктә бөтенләй булмаячак. Чөнки бу урыннар елдан-ел кими, ягъни бушлай белем бирү бетә бара. Әйтик, Татарстандагы югары уку йортларында былтыр 16 056 бюджет урыны булса, быел ул 15 806га калган, ягъни оптимизация кысаларында 250гә кимегән.

Барыгызга да уңышлар, сабырлыклар, сәламәтлек, проблемаларны җиңеп чыгуыгызны телим. Иң мөһиме: исән-имин булыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ