Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бер Очрашу

22 Октябрь 2018 526
ХИКӘЯ
Аяклары һаман парк ягына тарта аны. Җиңә алмый ул аларны. Үзләреннән-үзләре, роботлар кебек, шул якка атлап кына китәләр...

Ир рәт-рәт кыргый алмагачлар тезелгән аллея буйлап үтте. Әле алдына, әле артына борылып карый-карый, тимер эскәмиягә килеп утырды. Тубын җиргә бәреп сикертә-сикертә, бер малай якынлашканны күреп, елан чаккандай торып басты. Малай артыннан озак итеп төбәлеп-төбәлеп карап калды. Ир эскәмия тирәли әйләнеп чыкты да янә утырды. Чигәләрен куллары белән кысып, башын аска иеп, җиргә текәлде.

Читтән күзәткән кешегә аны нидер газаплый, һәм ул газаплы хисләр аңа әллә нинди серле кыенлык китерәләрдер кебек тоелды...

Ул аяк тавышлары ишеткән саен сискәнеп китә, тынгысызланып әле уңга, әле сулга борыла – ир кемнедер көтә иде...

Беренче күрүендә Айсылу аңа бик гаҗәпләнеп карап торды. Ул чакта әле яз иде.
Хәзер хатын аны җәй буена күзәтә инде. Ул аның кемне көткәнен белә инде...

Әнә аллеяның буеннан-буена төрле төсләрдә балкып, рәшәдәй дулкынланып торган халык арасыннан ул аны танып та алды.

Чөнки ир инде басып, юк-юк, баскан урынында биеп тора иде.

Малай аллея юлыннан кырыйлап кына җилдереп килде дә, иргә елмаюлы караш ташлап, ары китеп барды.

– Улым, ничек? Сәпитең йөрергә җайлымы? Чаклысын сайлаганмынмы? – диде ир кинәт, куанычыннан тулышып.

Малай артына борылып башын селкеде.

– Әйбәт дисең алайса... Башка төрлесе дә бар иде... Минем үземә күбрәк менә монысы ошый төште...

Малай инде шактый ераклашкан булса да, ир үз-үзенә сөйләнеп тора бирде.

– Син дә яраткач, бик әйбәт, улым... Бик әйбәт...

Айсылу кичә төшке аш вакытында урамга чыкмый калган иде шул, мөгаен, иң зур вакыйганы күздән ычкындыргандыр – ул моңа бераз пошынып та куйды.

Малай әлегәчә сабыйлар йөри торган кечкенә велосипед­та йөрде, кайчакта педальләр­не әйләндергәндә аның тезләре борынына тиеп китәр кебек тоела иде. Иптәшләре көләдер инде бу малайдан, дип борчылган чаклары да булды Айсылуның.

Ә бүген... Ул әнә рам астыннан сыңар аягын тыгып, очыртып әйләндерә аны. Яңа велосипедында кош кебек кенә оча үзе дә...

Малай янә борылып, аллея юлы буйлап килә башлады. Ир аңа каршы ук чыгып басты. Күңелсез тавыш белән:

– Улым, туктале, сөйләшик әле бер... – дип эндәште.

Ир гомер үтүк йөзе күрмәгән, шактый таушалган джинсы чалбарының бот тирәләрен кагып-сыпырып алды.

– Улым...

Малай гүя аны ишетмәде дә. Ул янә бер кат елмаеп, каерылып карады да тизлеген арттырып, ирне урый төшеп китеп тә барды.

Малайның әтисе янына тукта­лырга батырчылык итмәвенең сәбәбе шул: аның нәни күңеленнән җиһандагы яктылыкны гына күрергә теләгән күзләренә кемнәндер өркү бәреп чыккан, гүя әтисенә, улы булып, курку карап тора иде... Курку белән мәхәббәт бергә сыешмый, диләр шул...

Айсылуның йөрәге урыныннан купты. Ул кан басымы күтәрелүен сизеп торды, ике яклап чигәләре кысты. Әтисе балага велосипед алып биргән... Инде сөенечен уртаклашырга килгән түгелме?.. Ә бала?.

"Атага нәфрәтне бары тик хатын-кыз гына тәрбияли ала. Ник эшли ул моны? Бөтен дөньяга тараласын белеп кыла микән ул бу гамәлен, әллә бөтенләй аңламыйчамы?”

Әнә шундый эчке бер уй хатынны өнсез итте. Ул кайчандыр бер-берсен сөйгән ике затның мәхәббәт җимеше икегә бүленүен аңлады.

Малай ул арада тагын бер кат урап әтисе янына якынлашты.

– Улым! Тукта инде, улым! Кил әле яныма!

Малай бу юлы әтисе янына җиткәнче үк борылды. Ир аның артыннан җиңел гәүдәсен атындырып, кызу-кызу атлап китте. Аның хәсрәттән какланган ябык беләкләре кояш яктысында үтә күренгәндәй шыр сөяк булып чалымлана, әйтерсең лә мәктәпнең биология кабинетындагы скелетны аллеяга чыгарып җибәргәннәр иде... Бөтен кеше дә баласының ятимлеген җиңел кичермидер шул...

Айсылу сәгатенә карап куйды. Төшке аш вакыты чыкмаган, әле тагын ун минутлап иркенәеп күзәтергә була иде.

Ул арада аллеяга туй тантанасы килеп керде. Яшь парлар, язылышу сараеннан чыгып, җәяүләп, кыргый алмагачлар арасыннан үттеләр. Аларның киң, яшел ябалдашлары күккә карап торган, яфракларында кояш нурлары уйнаган ягына басып, кат-кат фоторәсемгә төштеләр. Бәхетле елмаюлар, шат көлешү авазлары эчендә ак өрфия күлмәкле кәләш белән үз-үзенә ышанган горур кияү, дөньяда Мәхәббәт кенә яшәвен исбат итеп, бер-берсенә сыенышып атладылар...

Карашлары ерак-еракларга төбәлгән, кочакларында ап-ак гөлләр бәйләме иде.
“Ничек матур башлана бу тормыш”, – дип кызыгып, сокланып калды хатын алар артыннан. Тик каршы як эскәмиядә утырган ир туй тантанасына башын күтәреп тә карамады. Улы өчен дә бу матур күренешнеңһич әһәмияте юк иде...

Малай китте.

Ирнең гәүдәсе корышып-бөрешеп калды. Кешеләрне аралый-аралый атлады да атлады.

Улы инде аннан шактый ераклашкан иде. Ул инде зур юлга якынлашып килә. Ир адымын кызулатты һәм, улына кул болгап:

– Юл аша яхшы карап чык, улым!.. – дип кычкырды һәм, күз яшьләрен кешегә күрсәтмәс өчен, аллеяга яны белән борылып басты...

Инде төшке аш вакыты да тә­мамланган икән. Айсылу әкрен генә урыныннан кузгалды. Аның бу бәхетсез тормышка кушылып ниләрдер үзгәртәсе килеп китте... Тик ир аңа бер генә мәртәбә дә күз төбәп карамады шул...

Фирүзә Җамалетдинова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ