Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бер мәеткә – ике мулла

10 Ноябрь 2018 1329
– Үлем-җитем турында ишетсә, абыстай үзе барырга тиешме, чакырганны көтү хәерлеме?

– Мәрхүмне юарга якыннары чакыра. Авыруның хәлен белергә, ярдәмләшергә теләсә, һәркем үз теләге белән бара ала. Үземнең дә бер мәеткә ике мәчеттән ике мулла килеп әрләшүләре турында ишеткәнем бар. Берсе шул мәхәлләнеке булган, икенчесен башка мәчеттән мәрхүмнең улы чакырган. Талаша башлагач, икесен дә куып чыгарган. Аллаһы Тәгалә: «Үзләренең илаһы итеп нәфесләрен сайлаган кешеләрне күрмә­деңме?» – ди. Дин юлында булсак та, күбебез нә­фескә табынуны дәвам итә, ә бу Аллаһы ризалыгына туры килеп бетми. Дин эчендә дә шулай. Вакыт-вакыт булса да калебебезгә ревизия ясарга кирәк. Четерекле мәсьәләләрдә Коръәни Кәримнән, Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән, дини кануннардан тайпылмасак, «дөньяда фәкыйрь булам» дип куркып, шайтан коткысына бирелмәсәк иде. Әйе, ул хәерчелек белән куркыта, «бәяләр арта, сәдакаларыңны тизрәк җыеп кал» дип коткы сала, бу – аның коралы. Әмма ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә.

– Кайчак укучыларыбыз да «авыл мулласы мәет озатырга килмәде, Коръән уку яки никах мәҗлесенә китте» дип зарлана. Авылда мәет бар, ләкин хәзрәт мәҗлескә чакырылган икән, иң элек кайсына барырга бурычлы?

****
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 44нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ