Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Бер гаепсез нарасыйлар, Җирдә җәһәннәмне күрде..."

27 Март 2018 3252
Кемерово фаҗигасе бөтен дөньяны тетрәндерде! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып, менә нинди юллар язган:
Бисмилламны әйтеп башлыйм
Бүгенге көн бәетен.
Язгы яллар вакытында,
Күпме бала таш астында,
Күрде соңгы сәгатен.
Олыларга рәнҗү аша,
Балакай эндәшәсең:
“Чыгу юлын ник бикләдең,
Кайда, Кеше, йөрәгең?!
Нигә гомерем өздең?”
Актык сулыш телефонда:
– Ишек бикле, ярдәм килми,
Тирә-ягымда төтен...
Өметсезлек аша тавыш:
– Әни, бәгърем, үләмен!..
Күпме язмышны сөрттерде
Яңа туган язгы көн.
Күз яшьләре асфальт юа,
Елыйсы да бит читен,
Кайгы бүген бербөтен.
Кош канатларын аралап,
Һаваларда оча көл.
Бер гаепсез нарасыйлар,
Җирдә җәһәннәмне күрде...
Кемгә соң бүген җиңел!?
Иий нәниләр, теләү артык,
Сезгә түре җәннәтнең.
Якыннарга сабырлыклар,
Калгандыр эне-сеңел,
Дога кылыр сезгә гел.

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ