Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Бер алманы бишкә бүләек" (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

1 Февраль 2018 1204
25 январьдә Студентлар көне булып узды. Студент булган вакытлар һәркемнең күңелендә уелып кала. “Бер алманы бишкә бүлгән” чакларын татар эстрадасы йолдызлары хәтерлиме икән?
Булат Җиһаншин (җырчы):

– Казан Социаль Мәгариф Академиясенең психология факультетында белем алдым. Уку белән беррәттән студиядә дә эшләдем. Яңа җырлар яздырып, дөньямны онытып, дәресләргә соңга калып йөри идем. Институтта яратып укыдым, шуңа да яхшы билгеләр алдым. Конкурсларда җырлаган өчен дәрескә соңга калуыма күз йомдылар. Ә бервакыт мондый хәл булды: гадәттәгечә студиядә җырлап, дәрескә соңга калып килдем. Дәресне яңа укутучы алып бара, аның миңа бик нык ачуы килде. Контроль эш башланды. Мин әйбәт кенә башта үземнекен эшләдем, аннан дусларыма ярдәм иттем. Ә ахырда теге укытучы дусларыма “бишле”, миңа “өчле” куйды. Укытучыдан: “Ник миңа “өчле”, мин дөрес итеп эшләдем бит?” – дип сорагач: “Соңга калганга!” – дип кенә җавап бирде. Менә шулай итеп бишлелек эшкә өчле алып кайткан чак та булды.

                             dhTunTc0yDQ.jpg


Айгөл Хәйруллина (“Болгар радиосы” алып баручысы):

– Мин 1996 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең театр факультетының актерлык курсына укырга кердем. Илдар Хәйруллин һәм Наил Дунаев – мастерларым иде. Без курста бик аз кеше укыдык. Унбер кеше алдылар, шуларның тугызы укып чыкты. Безнең актерлык осталыгы буенча дәресләр Камал театры бинасында үтә иде. Авылдан килгән балага Камал театрының түбәсенә менеп карау һәркемгә дә бирелә торган мөмкинлек түгел. “Костюмерная”да ул вакытта Рәхилә исемле апа эшләде. Ул безгә шыпырт кына алып кереп, элекке спектакльләрдә киелгән костюмнарны күрсәтә, һәрберсенең тарихын сөйли иде. Студент еллары шуның белән истә калды.
Венера Ганиева (җырчы):

– Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына укырга кердем. Нәрсәсе белән истә калды дисезме? Беренче курста укыганда минем “икеле”ләр булды, менә шуның белән... Училищеда укуы авыр булды, чөнки мин татар мәктәбен тәмамлап килгән идем. Философия, тарих кебек фәннәр русча, ә мин татарча фикер йөртәм. Менә шунда Тукай теле белән Пушкин теле бик каты бәрелештеләр инде (көлә). Мин рус телен үзләштергәнче бер еллап вакыт узды. Аннан әкрен генә русча да фикер йөртә, сөйләшә башладым. Тырыша торгач, училищены кызыл дипломга тәмамладым бит!

Аннан консерваториягә укырга кердем. Анда да киртәләр булды. Мине башта әлеге уку йортына алмадылар, тагын шул “икеле”не куйдылар. Ләкин документларны кире алырга килгәч, минем бәхеткә коридорда Нәҗип Җиһановны очраттым. Кәефсез булуымны күреп алып: “Синең бит тавышың бар, әйдә әле”, – дип үзенең ректор бүлмәсенә алып керде һәм бөтен укытучыларны җыеп, мине укырга алырга кушты. Нәҗип абый җырлавымны имтиханда ишеткән булган. Ә мин аның “Алтын чәч” ариясен җырлаган идем. Консерваториядә укыган елларым да бик кызыклы булды. 5 курска күчкәч, мине театрга стажерлар труппасына алдылар. Кайбер студентларны консерватория тәмамлагач та алмыйлар, ә мине 5 курска күчүгә чакырдылар.

Искиткеч остазларда укыдым мин. Хәзер генә аңа бәя бирәсең икән. Җырчы өчен иң мөһиме – яхшы кулга эләгү. Һәрбер шәкерт өчен шулай ул. Менә мин хәзер остаз буларак шәкертләрем алдында бик зур җаваплылык тоям, чөнки киләчәккә юл күрсәтүче, нигез салучы ул – остазлар.
Ренат Галиәскәр (шагыйрь, шоумен):

– Студент һәм солдаттан да тапкыррак, шуграк кеше юктыр безнең Рәсәйдә... Мин 2005 – 2010 елларда КГАСУның автомобиль юлларын төзү факультетында укыдым. Укыган чакта биш ел буе тулай торакта яшәү бәхете тәтеде. Бүлмәдә өчәү яшибез: мин, минем группадаш, Минзәлә егете – Марсель, Стәрлетамактан – Олег. Без, Марсель белән, беренче сменада укыйбыз. Төшке аш вакытында бүлмәгә кайтып ашап-эчеп, ятып торабыз. Олег икенче сменадаукый. Без кайтып ятып, күзне йомуга будильнигы шалтырый башлый моның. Тик ул торырга ашыкмый, сүндереп куя да, борылып ята. Көн дә шул ук хәл. Ачуны чыгара башлады бит бу. “Олег, – минәйтәм, – барыбер тормыйсың, куйма ул будильнигыңны”, – дим. Олег әйтә: “Мин, егетләр, шул будильникка уянам да, дәрескә барырга микән, әллә инде барып тормасам да зыянлы булмыймы, дип уйлыйм, дөрес фикер мизгел эчендә килә – бармаска!” – ди.

Тулай торакта егетләр табак-савытны ашар алдыннан, керне, гадәттә, кияргә кием калмагач, юалар. Олег та миннән арендага 3 пар носки алып торганнан соң, бер көнне кухнядагы бауга керләрен юып элеп куйган. Бер бауның буеннан буена носкилар гына. Кызык өчен санап карарга булдым. Төп-төгәл 57 штук носки (пар түгел). Олегка кереп әйттем мин моны. Көләсе килә бит инде. Олег бернинди көлкеле сүзләрсез, бик җитди генә итеп әйтеп салды: “Бер штугы артык, димәк, ташларга кирәк!” Менә шундый оптимистлар укыды безнең КГАСУда!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ