Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Белдегез хәлләремне...

26 Август 2018 1142
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасыннан юмореска
   Чирләп ятам бит әле. Салкын тиде ахры. Ничава, бер-ике көн өйдә генә торып дәваланып алырмын да бетеп китәр әле.

   Туганнар, дуслар, күршеләрне сөендермәскә исәп, эшкә генә шалтыратам да.

   Шалтыраттым, тынычлап авырып алсам да буладыр.
Йомшак мендәремә башымны гына салдым, ишектән үкси-үкси елап апам килеп керде.

   – Һай, бала, беткәнсең икән! Ничекләр генә итеп исән калырсың инде? Хәзер бармагын кискән кешене дә дәвалый алмыйлар бит. Әй бала! Ичмасам, кияүгә дә чыкмадың, балаң булса, фатирың аңа калыр иде. Ниме соң, “завещание” язарга уйламыйсыңмы? Нитсәң, язарга уйласаң, минәйтәм, олы апаңны онытма! Чәчләреңне тарап үрә идем. Бервакыт күлмәгеңне дә юып киерттем бугай әле.

   Ике колагым, чыңлап, берни ишетмәс хәлгә килде. Мин “йокыга киттем”. Олы апам, бөтен өй эчен актарып чыкканнан соң, сумкасына ниләрдер тутырып китеп тә барды. Чехословакиядән алып кайткан чәй сервизы зең-зең килеп минем белән саубуллашты ахры. Их, чәй кайнатып эчергән булса... Бәлки “завещание”да аның да исеме булыр иде.

   Икенче кеше булып, “хәл белергә” күршем керде. Йөзе борчулы.

   – Борчылма, – дим. – Савыгам мин.

   – Борчылмассың, бар! Син үлгәч (ялгыш ишетәм дип торам!), фатирыңа кемнәр килә бит әле! Болай беркемең юк, тавыш-тының чыкмады, ирләр килеп йөрмәде. Хәзер фатирың кемгә кала инде? Әллә, мин әйтәм, миңа гына яздырасыңмы? Туганга караганда да якын диләр бит күршеләрне. Ә? Чәй куеп эчеримме әллә? Ә? Дәшми, йоклап китте ахры. Ярар, дәшмәсәң, чәй дә эчмисең инде алайса. Әнә, туганың эчерсен. Каяле, шкафында беркөнне бик матур халат эленеп тора иде. Алыйм әле, аңа барыбер кирәкми инде хәзер.

   Күршем китү белән үк, кече апам килеп, күптән кызыгып йөргән матур киемнәремне, алтын-көмеш бизәнү әйберләрен сумкасына тутырып алып китте. Шулай ук бик якын дус, ахирәтләрем дә килеп “хәлемне белеп” киттеләр.

   “Хәл белергә” килүчеләр күп булды, әмма берсенең дә чәй куеп эчерергә башлары эшләмәде... Мин сәгатькә карадым. Көндезге аш вакыты җитеп килә иде. Хәлем бераз җиңеләя төште. Мин аш бүлмәсенә чыктым. Чәй куеп эчәргә кирәк.

   Бушап калган “горка”, кухня шкафларын күргәч, чәйне эшкә барып эчәргә булдым. Анда, хезмәттәшләрем белән бергә гайбәт сата-сата, тирләп-пешеп эчәрмен дә чәйне, тәмам савыгып бетәрмен.

   Булмаган температура белән кеше куандырып ятмыйм әле. Хәзер, хәзер, күлмәк-мазар тапсам. Әллә бөтенесен алып киткәннәр инде? Юк, модасы чыккан берәү калган икән әле. Ничава! Баш исән булсын! Күлмәге дә булыр, башкасы да... “Зам­нач” бит мин!

   Хөрмәтле вә гыйззәтле “хәл бе­лергә” килүчеләр! Ишетәсезме?

   Яшим әле мин!!! Курыкмагыз, әйберләрне кире китереп тә йөрмәгез. Барыбер керә алмассыз, ишекнең йозагын алыштырдым. Әйберләрне кире китерсәгез дә, минем ышанычымны кабат яулый алмассыз инде! Белдегез хәлләремне!

                                                                             Сеңлегез, күршегез,
                                                                             ахирәт дустыгыз
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ