Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Баскан мәчетенең ае 70 ел сакланган

7 Февраль 2014 1304
Татарстанда үзенчәлекле авыл исемнәре күп. Мамадыш районындагы Баскан авылы турында ишеткәч, үтеп барышлый шунда сугылып чыгарга булдым. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин белән очрашкач, иң беренче сорау шул булды: нигә баскан, кем баскан?
– Авылның исеме белән бәйле берничә риваять яши, – дип сөйләп китте Илшат абый. – Безнең җирлекләр элек-электән урман белән әйләндереп алынган була. Беренче риваять буенча, шушы урманнарда яшәүче юлбасарлар авылны басып алып, яндырып киткән. Янәсе, исем шуннан алынган. Билгеле, без монысы белән килешмибез. Басып алучылар хөрмәтенә шундый исем кушмас иде халык. Ә менә икенче риваятькә таянабыз, чөнки тарихи дөреслеккә туры килә. Бас­кан авылы янәшәсендә генә, үзәнле урында Акчура дигән авыл урнашкан була. Яз-көз аенда көчле яңгырлар вакытында халык бик нык су басудан инте­гә. Чираттагы бер хәвефтән соң, Акчура халкы таулырак урынга, ягъни хәзерге авыл урынына күченеп китәргә карар кабул итә. Җил-хәвеф китергән афәттән соң яңадан аякка басып, яшәешләрен дәвам итү хөрмәтенә шундый исем бирелүе бик мөмкин...

Авыл тарихын бәян ит­кән­нән соң, Илшат абый яңа салынган мәчетләре янына алып килде. Без килгәндә авыл картларының берәм-берәм җомга намазына җыелып яткан чагы иде.

Моннан берничә ел элек ун ир-егет (алар арасында Илшат абый да бар) халыкны мәчетле итәргә уйлый. Иң элек һәркайсы меңәр сумнан акча җыешып, фундамент салу эшен башлап җибәрә, аларны күреп авыл халкы да ярдәм кулы суза башлый. Район җитәкчеләре, Диния нәзарәте дә әлеге гамәлне хуплап, күтәреп ала. Нәтиҗәдә, 2010 елда, иртәгә гает дигән көнне яңа мәчет ачылышы була.

Баксаң, манара өс­тен­дәге айлары да гадәти генә түгел икән, аның да үз язмышы, тарихы бар. Совет хөкүмәтенең мәчетләргә каршы алып барган фа­җигале сәясәте Бас­канны да читләп узмый. 1934 елда мәчет манарасын кисәргә киләләр, ә айны төсле металл заводына эретергә җибәрергә дигән карар чыгарыла. Хатын-кыз, бала-чага күз яше коя. Шулвакыт күрше авылның урманчысы, кө­рәш­чесе – Гомәр атлы кеше, бу хәлләрне күреп, манарадан айны каерып алып, “Берегезгә дә бирмим!” дип үз авылына алып кайтып китә.

– Бу тарихны безгә 99 яше белән баручы Самат бабай сөйләде, – ди Илшат абый. – 2010 елда мәчет төзелеп беткәч, аның янына барып ай белән кызыксындым. Ул шул авылда, фәлән кешеләрдә булырга тиеш дигәч, икенче көнне машинама утырып, шул авылга чыгып киттем. Чынлап та, ничә еллар буе ай аларда сакланган! Гомәр картның оныклары чыгарып бирде аны. Хәтерләсәгез, ул елны бик нык корылык булды. Иң могҗизалысы шул: айны авылга алып кайткан көнне коеп яңгыр яуды!

– Бәлки ул сезнең ай булмагандыр? – дим Илшат абыйга.

– Монда шик була алмый, манараны бау белән җиргә аударган вакытта аның бер почмагы яньчелә. Хәзерге манара башындагысына игътибар ит, анда да шундый урын бар. 99 яшьлек Самат картка күрсәткәч, “безнең ай бит бу” дип, үбә-үбә елады.

Мәчет янәшәсендә генә Пугачев восстаниесендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларның исем-фамилияләрен язып, таштан матур гына һәйкәл дә булдырганнар.

84 хуҗалыгы булган Бас­кан авылы бүген күңелле яңалыклар, вакыйгалар белән яши. Узган елның август аенда гына, Президент программасы буенча, үз эченә ике йөз урынлы мәдәният йортын, медпункт һәм китапханәне сыйдырган гүзәл бина да төзелгән. Авылда өч фермер бар. Халыкны ашлык, печән белән тәэмин итүчеләр дә алар икән. Менә шундый хәлләр бу авылда.

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Мамадыш – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1238
ӨСКӘ