Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Башваткыч”та машина отучы Энҗе Төхвәтуллина: “Машинаны өйгә алып кайтканчы, җиңүемә ышанмадым”

17 Январь 2018 1802
“ТНВ” каналындагы “Башваткыч” тапшыруын күпләр карыйдыр. Әлеге тапшыруның иң кызык өлеше – “супер уен”. Әгәр җиңүче уйнарга ризалашса, мин бөтен эшне ташлап, телевизорга күземне төбим инде. Секундларны саный-саный, җан атып утырам. Тапшыруның Яңа ел чыгарылышында Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче мал табибы Энҗе Төхвәтуллина автомобиль отты.
– Юлда шок халәтендә кайттым. Иң беренче – җитәкчебез шалтыратып котлады. Әти юл буе куанып кайтты. “Син – безнең горурлык”, диде. Үземнең әнигә шалтыратам, ышанмый. Әти телефонны алып “Җиңде! Җиңде!” дигәч кенә бераз ышана төште. Ирем дә башта ышанмады. Төннәр буе уйланып яттым, йокламадым. 31 декабрьдә тапшыру күрсәтелгәч, телефон тынгы бирмәде. Машинаны өйгә алып кайтканчы ышанмадым. Ап-ак “Лада Гранта”ны 10 январьда алып кайттык.

Язманы тулысынча 18 январьда чыгачак, "Акчарлак" газетасының 2 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1758
5 Октябрь 2018 11:37 1562
21 Сентябрь 2018 14:17 1441
ӨСКӘ