Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Башкортстанда 3 кешелек гаилә югалган. Аларны инде 10 көн эзлиләр.

27 Февраль 2018 3790
Башкортстанда бер гаилә хәбәрсез югалган, дип яза “Башинформ”. Бу турыда югалган 24 яшьлек Ирина Кузякованың очрашып йөргән егете хәбәр иткән. Игорь Попов сүзләренә караганда, Ирина инде 17 февральдән бирле элемтәгә чыкмаган.
– Ирина әти-әнисе белән Оренбургта иде. Ул әнисен әтисе белән бергә МРТга алып барды. 17 февральдә, көндез, Ирина миңа шалтыратып, соры “Ниссан Кашкай” машинасына утырулары һәм Оренбургтан Күмертау ягына таба юлга чыгулары турында хәбәр итте. Бу аның соңгы шалтыратуы булды. Мин Иринаның әти-әнисе белән дә хәбәргә керергә тырышып карадым, ләкин файдасыз. Барлык ашыгыч ярдәм үзәкләрен, полиция һәм МЧСларга шалтыратып чыктым, алар турында беркем бернәрсә белми. Бәлки трассада авария булгандыр һәм кем дә булса күргәндер? Әгәр фотодагы кызны күрүчеләр булса, миңа турыдан-туры язсыннар иде, – дип яза югалган кызның егете Игорь социаль челтәрдә.
Егетнең сүзләренә караганда, кыз әлеге вакытка кадәр элемтәгә чыкмаган – телефоны сүнгән, ә “Вконтакте”дагы шәхси бите юкка чыгарылган.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1665
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ