Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Барыбер "Рафаэль Латыйпов" җыры диләр

2 Октябрь 2018 713
   Рафаэль Латыйпов: "Бу җырны Радик миннән сорап алмады. Мин аны тыңлап карадым, башка төрле җырлый инде барыбер. Ярый, җырласын. "Гомерләр үтә"не барыбер "Рафаэль Латыйпов" җыры" диләр".

   Тамашачының фикере белән танышу максатыннан инстаграмда сораштыру оештырдык. Фикерләр төрле... Кайберләре:
   akcharlak_official: Кем башкаруында сезгә җыр күбрәк ошый?


   Алсу: Кызык … бу җырны Р. Латыйпов кына җырламады бит. Ялгышмасам И. Ногманов та җырлады! Алар бер - берсеннән шулай сорады микән? Минем фикерем - ничек кенә булса да, җырның авторлары бар, җырның хуҗалары Оскар Усманов белән Роберт Миңнуллин, ә Латыйпов түгел. Элвин Грей бу җырны авторларыннан сорамыйча җырлагандыр дип уйламыйм. Интернет челтәрендә бик күп язмалар чыкты бу темага! Нигәдер бу җыр онытылган иде, ә Элвин Грей җырлый башлауга шау - шуга китте... Ул бу җырга яңа сулыш кертте, җыр яңадан "яши" башлады, яшьләр хәзер рәхәтләнеп тыңлый безнең әти-әниләр җырлап йөргән җырларны! МОЛОДЕЦ, Радик! Бик матур башкара! Әле киләчәктә Хәния апаның "Әлдермешкә кайтам әле" җырын җырлый башласа нәрсәләр язып бетерерләр микән? …

   Әнисә: Икесе дә җырчы түгел инде.

   Заммара: Инде хәзер җыр бүлешеп ятарга. Бар да җырлап карасын. Жалко что ли? Ә тамашачы кемне тыңларга яхшы белә!!!

   Гүзәл: Минеке-синеке, дип җырлар бүлешеп утырып үзебезнең милли татар җырларыбызны җырларга Кеше дә калмады инде. Әльфия апаның, Ильһам абыйның җырларын да башкалар күтәрмәсә, нәрсә генә тыңларга кала соң? Җыен мәгънәсез шырдый-бырдыйлар гынамы? Аларның җырларын һәрберебез яттан белә, хәзергеләрне кем ятлап бетергән... Болай ичмасам Радик янартып тамашачыга җиткерә. Һәркемнең үз тыңлаучысы. Бу минем фикерем.

   Чулпан: Рафаэль, сезнең үзегезнең дә кеше җырын сораусыз алып җырлый торган гадәт бар. Яшьләр үзегездән урнәк ала ахры!

   Ләйсән: Икесенең дә башкаруы ошый. Радикны төрле милләт кешеләре тыңлый, ул татар җырларының данын тарата дип уйлыйм.

   Ильнур: Сезнең кебекләр Радикны күбрәк тыңлаганга плагиат була...

   Айгуль: Ничек сатып алмасын инде, һәр җыр сүзләре сатыла. Бушка берни эшләмиләр хәзер...

   Гөлсинә: Икесе ике төрлерәк җырлый, икесе дә бик матур җырлый. Дөрес, җырның авторы, җырлау тәртибе бардыр, ә менә минем кебек гади тамашачы өчен икесе дә искиткеч җырлый.Ике җырчыны да мин бик яратып тынлыйм.

   Ләйлә: Шул җырлый белмәгән Радик никтер 8000 кешелек заллар тутыра бит әле. Халык, ягьни без, зәвыксыз булып чыгабызмыни?

   Раушания: Рафаэльнеке ошый. Бик матур, күңелгә үтеп керерлек итеп ул гына җырлый. Ә Элвин Грейныкы ничектер күңелгә ятмый, тынлыйсы да килми. Башка җыр кебек. Бозып җырлый димме.

   Зулия: Бәйләндегез инде шул Радикка. Әйе, Рафаэль Латыйпов, Салават Фатхетдинов ул җырларны халыкка алып чыкты, танытты. Кайчандыр әлеге җырлар бик популяр иде. Ләкин вакыт үтү белән бу композицияләр телевидиниеда да, радиостанцияләрдә дә яңгырамый башлады. Ә Радик яңача аранжировка ясап, шул онытылган җырларны кабаттан халыкка ишеттерде. Беренчел яңгырашта ул җырларны хәзерге яшьләр тыңламас та иде. Радик башкаруындагы яңа вариант яшьләр күңеленә хуш килде. Һәтта балалар да яратып тынлый. Әлбәттә җырчының тавышы техник мөмкинлекләр ярдәмендә үзгәртелгәнлеген мин бик яхшы аңлыйм. Бу минем фикерем.


Рафаэль Латыйпов "Гомерләр үтә икән ул"
00:00 / 00:00
Elvin Grey "Гомерләр үтә икән ул"
00:00 / 00:00

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ