Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Банктагы акчалар ничек юкка чыга?

2 Ноябрь 2017 260
Россиядә бер-бер артлы банклар ябыла башлагач, танышларымның берсе: “Ул акчалар кая юкка чыга соң?” – дигән сорау бирде. Чынлап та, рибачы банклар халыктан җыйган акчаны бик зур процентлар белән кредит итеп бирәләр, процент аермасында зур акча эшлиләр, шуңа карамастан, ник бөләләр соң? Банк җитәкчеләре шулкадәр күп акча урлый аламы? Сүз бит йөз миллиард һәм хәтта триллионлаган сумнар турында бара.
Әйтик, Россиянең яңа гына җимерелә башлаган иң зур банкларыннан берсе – “Открытие” банкы санаулы көннәр эчендә 700 млрд сумнан артык акчасын югалтты. Хәзер Үзәк Банк “Открытие” тишеген томалау өчен триллион сумнан артык акча басып мәшәкатьләнә.

Банкларның акча югалтуларының иң зур сәбәбе – акчаларны яман активларга тыгуда. Моны икенче төрле “җил белән сәүдә итү” дип тә атарга мөмкин. Нәрсә соң ул начар активлар һәм ни соң ул “җил белән сәүдә итү”?

Сезнең колакка Мәскәү биржасы, Шанхай биржасы дигән сүзләр чалынмый калмагандыр. Кулларына электрон гаджетлар тотып таблода йөгерешүче саннарга текәлгән трейдер дигән адәмнәрне дә күргәнегез бардыр телевизордан. Биржа акцияләре – кыйммәтле кәгазьләр белән менә шулар сәүдә итә инде. Кыйммәтле дип аталсалар да, биржа кәгазьләренең чынлыкта бер тиенлек тә кыйммәтләре юк, аларны сатып алу акция куыклары кабарганда гына отышлы, куыклар тишелеп бер мизгел эчендә шиңсәләр, ыштансыз да кала аласың. Трейдерлар – акцияләрнең бәясе түбән чакта сатып алып, кыйммәтләнгәч сатып, акча эшләүче спекулянтлар алар. Тик акцияләрнең бәясе гел кыйммәтләнеп кенә тормый шул, кисәк кенә түбәнгә очарга да мөмкин. Менә шул чакта андый акцияләр начар активларга әйләнәләр. Кулында бәясе төшкән акцияләр тотучылар оттыралар.

Мәсәлән, соңгы елларда “Газпром” акцияләренең бәясе 9 тапкыр түбәнәйде. Моннан берничә ел элек әҗәткә 900 мең сум алып, аны “Газпром” акцияләренә тыккан булсаң, синең кулыңда инде 100 мең сум гына акча калды, син оттырдың дигән сүз. 800 мең сум җитмәгән акчаны каян алып түлисең – анысы инде синең проблема. Банклар да нәкъ менә шулай оттыра. Эре компанияләрнең акцияләрен кыйммәтләнер дип өметләнеп сатып алалар да, кәгазьләр кыйммәтләнгәндә банк бай булып күренә. Кризис вакытында исә фонд биржаларында кәгазьләрнең бәясе упкынга оча, аларга ияреп, банк доминосы да ишелә. Россиядә инде өч елдан артык кризис бара, күп компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре очсызланды, шуңа күрә 900дән артык банкның 300дән күбрәге бөлеп ябылды инде. Баштарак вак банклар гына түнсә, хәзер шактый зур банклар да тетри башлады.

Товарның үзе урынына кыйммәтле кәгазь белән сәүдә итү каян барлыкка килгән соң? Әйтик, сыер сатып аласы урынга, сыерның бәясе язылган кәгазь генә сатып алудан нинди файда бар? Чынлыкта, файда булырга тиеш түгел, чөнки кәгазь сөт тә бирми, ит тә бирми. Әмма аның бәясен куык урынына күпертсәң, баерга була. Әйтик, бәясе 60 мең сум торган сыерның кәгазен сатып аласың да, аны 80 меңгә сатасың. Өченче берәү инде кәгазьнең бәясе тагын да күтәрелер дип өметләнеп, “сыер” дип язылган кәгазьне 90 меңгә сатып алырга да мөмкин. Бу чакта ул кулындагы кәгазьне (аны “сыер акциясе” дип атыйк) 95 яки 100 меңгә сатарга өметләнә. Кәгазь сатуның табышлы булуы аны кыйммәт бәягә сатып алырга теләүчеләр күпме булуына бәйле. Бәя шул рәвешле 200 меңгә дә җитәргә мөмкин, аннан да ашып китәргә мөмкин. Аңлашыла инде, чынлыкта сыерның бәясе аның кадәр түгел, бу бер комарлы уен гына. Көннәрдән бер көнне сыер акциясен кыйммәткә сатып алырга теләүчеләр бетәргә мөмкин, чөнки тагын да кыйммәтрәккә сату ышанычы югала. Менә шунда акциянең бәясе кисәк түбәнгә оча башлый да инде. Ниндидер бер спекулянт чыгып, бәяне яңадан югарыга этеп җибәрмәсә, 60 меңлек сыерның бәясе 6 сумга да кала ала. Менә шул чакта кәгазьләрне 100 меңгә, 200 меңгә сатып алучылар бөлә һәм башларын элмәккә тыгалар.

Шундый хәл килеп чыкмасын өчен ил хөкүмәтләре, Үзәк Банклар кыйммәте төшкән кәгазьләрне үзләре сатып ала башлый, ягъни спекулянтларга әйләнәләр. Үзәк Банк моның өчен бик күп акчалар баса һәм акциянең бәясе яңадан котырып үсә башлый. Тик бу чын бәя түгел, ә без финанс куыгы дип атый торган нәрсә генә. Үзәк Банк та көннәрдән бер көнне акча станогын туктатырга мәҗбүр була, чөнки инфляция коточкыч үсеп, гиперинфляция дигән әйбер барлыкка килә. Менә шул чакта бөтен акцияләрнең бәяләре берьюлы түбәнгә тәгәри башлый, аларны сатып алган банклар да һәм физик затлар да бөләләр.

Товар урынына кәгазь акцияләр сату традициясе беренче тапкыр 17 гасырда Голландиядә барлыкка килә. Төркиядән лалә чәчәкләренең суганчаларын алып килеп үрчетә башлагач, бу чәчәкләрнең матурлыгына кызыгып, аларны кыйммәт бәягә сатып ала башлыйлар. Сорау шулкадәр үсә, аны канәгатьләндерү өчен суганчалар җитми башлый. Менә шул чакта голландлылар суганча урынына аның кәгазен сатуны уйлап чыгаралар. Суганча әле үрчемәгән дә, әмма киләсе елда барлыкка киләчәк суганчаны быел ук саталар, ягъни алдан акчасын түләп, “тюльпан суганчасы” дип аталган кәгазь сатып алалар. Лалә чәчәкләре белән мавыгу шулкадәр көчәя, аларның кыйммәтле кәгазьләренең бәясе күккә аша. Бу исә голланд җәмгыятендә лаләгә хирыслык (тюльпонамания) дигән чир китереп чыгара, кешеләр йорт-җирен, терлекләрен сатып, суганча ала башлыйлар. Хәтта бер таш йортны өч лалә суганчасына алыштыру факты да билгеле. Бөтен голланд икътисады лалә сәүдәсенә корыла. Мондый сәүдәне “җил белән сәүдә итү” дип атап йөртәләр, чөнки дөньяда бармы-юкмы икәне дә билгеле булмаган товарга алдан сату килешүләре төзелә. 1637 елның февралендә лалә суганчалары белән сәүдә итү шаукымы тына, ә ел ахырына кәгазьләрнең бәясе 100 тапкыр төшә. Йортын-җирен, терлеген сатып лалә суганчалары алган голландлының ул вакыттагы хәлен күз алдыгызга китерү кыен түгел.

Хәзерге икътисадта да нәкъ менә шундый хәл бара. Нефть урынына “кәгазь нефть” белән сәүдә итәләр, корыч урынына аның кәгазен саталар. Бу фонд базарында гаҗәп хәлләр китереп чыгара. Әйтик, бернинди матди кыйммәте булмаган социаль челтәр –“Фейсбук”ның кыйммәте “Газпром”ныкыннан әллә ничә тапкыр зуррак булып ашып китә, бернәрсәгә ярамаган интернет-компанияләрнең байлыгы бөтен Россия байлыгына караганда зуррак булып исәпләнә. Бу уен тукталмасын өчен, триллионлаган доллар акчалар басыла, тик һәр нәрсәнең чиге булган кебек, мондый комарлы мавыгуларның да һәрвакыт чиге була. Моның өчен “Татфондбанк”ны гына искә төшерү җитә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ