Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Банкротчы Шәүкәт һәм суалчан бизнесы

15 Февраль 2018 1348
Бүген мин бәян итәсе бу бик тә күңелсез вә аяныч хәлләргә “мең дә бер тарих” дип исем кушасы килә. Ибраһим Садыйков җитәкчелек иткән заманда бер миллионер колхоз булган. Ә Шәүкәт банкротчы килеп чыгып, аны юк иткән, дөресрәге, үзләштергән.
“Себерке бәйләп сатыгыз!”

Юк итү схемалары барысы да бер-берсенә охшаш. Хуҗалыкка яңа исемнәр уйлап табалар, булган байлыгын әвеш-тәвеш китерәләр дә банкротка чыгаралар. Кыскасы, халыкны ярык тагарак янында утыртып калдырырга башлары җитә егетләрнең. Алланы да, бәндәне дә бар дип тә белмиләр, законнардан да курыкмыйлар, махинацияләренең очына чыга алмаслар диптер инде, җир җимертеп йөриләр, исән-имин яшиләр.

Тәтеш районының Келәш авылы халкы әле дә акылына килә алмый, уфтана, аптырый. Өстәвенә, мәктәпләрен дә башлангычка калдырганнар. Ләкин, миңа калса, алар төшеп калганнардан түгел. Мәктәп ябылгач, халык ул вакыттагы район башлыгы Мөхәррәм Ибәтовка өмет тулы күзләрен зур ачып: “Колхоз бетте, мәктәп ябылды. Хәзер безгә ничек яшәргә?” дигән сорау бирә. Ибәтовны юкка гына глава итеп куймаганнар бит инде: “Әнә, урман терәлеп тора! Барыгыз, себерке бәйләп сатыгыз”, – дип халыкка “акча эшләү” юлын күрсәтә ул. Әмма халык главадан да башлырак булып чыга. Урманга барып, агач кисеп, себерке бәйләп интеккәнче, миллионер колхоздан калган тиреслекләрне казый башлый. Чөнки аның эче суалчан белән тулган, мыжлап тора. Сөйрәп алып шырпы кабына гына саласың! Ә аннары сатасың...

Инде редакциягә килгән хатка күз салыйк.

Хөрмәтле “Акчарлак” редакциясе! Сезгә Келәш авылы халкы яза. Советлар Союзы заманында безнең “Ильич юлы” колхозы республикада иң алдынгы булды. Ибраһим Садыйков дигән кеше 40 ел буе рәис булып эшләде, колхозны аякка бастырып кына калмады, миллионер колхозга әйләндерде. Садыйков – сугыш ветераны, депутат булды, Ленин ордены белән бүләкләнде. 1992 елда лаеклы ялга китте, ул чактагы район башлыгы аның урынына Шәүкәт Хөсәенов дигән кешене рәис итеп билгеләде. Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туган бу кеше 25 ел эчендә колхозны юкка чыгарды, мал-мөлкәтен үзләштерде. Башта “Ильич юлы”н банкротка чыгарып, “Яңа юл” төзеде. Байлыкны үз исеменә күчерде, колхозның бөтен милкен ялган документлар белән үзләштерде. Биналар, терлекләр, гәрчә, милек пае булып һәркемгә бүленергә тиеш булса да, безгә эләкмәде. Инде бурыч җыеп түли алмагач, “Яңа юл”ны банкротка чыгарды. Ул – атказанган банкротчы! Әмма үзен онытмый. “КФХ Хөсәенов” оештырып, “Яңа юл”ның бөтен байлыгын шунда күчерде. Янәсе, ул “Яңа юл”га 11 млн сум акча биргән. Каян алган ул аны? Шулай итеп, Келәш авылында хәзер идарә бинасы гына калды. Комплекс сугыштан соңгы хәрабәләрне хәтерләтә. Без хәзер суалчан сатып яшибез. Адәм көлкесе! Ш.Хөсәенов күрше Тоншерма авылында ферма төзеп, Келәш терлекләрен шунда алып китте.

Ибраһим Садыйков бу хәлләргә бик рәнҗи”, – дип язган Келәш халкы бу хатта.

Бәхетле чаклар

Келәш авылына аяк басуга беренче эшем итеп халык белән сөйләштем, аннан авылны өйрәндем, соңыннан Ибраһим Садыйковны эзләп таптым. Әмма мәктәп директоры булып эшләүче кызы: “Әтигә боларны сөйләмәскә тырышабыз, ул бик борчыла, өч инфаркт кичерде инде”, – дип кисәтеп куйды. Борчылырсың да шул!

Инде барысын да тәртип белән аңлатырга тырышам.

1953 елда Келәш авылында исә “Азат” колхозы барлыкка килә һәм рәис итеп Ибраһим Садыйков сайлана. Күкрәкләрен медаль белән тутырып сугыштан кайткан бу батыр егет башта авылга ут, аннан радио кертә. Бераз аякка баскач, колхозны тагын да зурайтып Тоншерма һәм Кырлаңгы авылларын да китереп кушалар һәм “Ильич юлы” колхозын оештыралар. Менә шушы колхоз белән Ибраһим абый 40 ел идарә итә, шул дәвер эчендә колхоз тагын да байый, мөгезле эре терлекне ашату буенча махсус хуҗалык барлыкка килеп, аның даны бөтен илгә тарала. Кырлардан күп уңыш җыеп алына, дәүләт банкында миллион сум акчалар туплана. Өстәвенә, төзелеш гөрләп бара: Келәш һәм Тоншерма авылларында ике катлы мәктәп, мәдәният йорты, колхозчылар өчен йорт, идарә бинасы, техника өчен парклар һ.б. сафка баса. Бүген дә авыл халкы Ибраһим Садыйковны хөрмәт итә. Аның турында газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз.

Ләкин гомер аккан судай уза тора, Ибраһим абыйга да ял итәр вакыт җитә. 1992 елда колхозга җитәкче итеп Шәүкәт Хөсәенов билгеләнә.
Чирек гасыр барган “көрәш”

Хөсәенов колхозда озак елларга тоткарлана, ягъни 25 ел халкына “тугъры хезмәт” итә. Нәтиҗәсе шул: банкротлыкка чыккан хуҗалык, җи­ме­рек биналар, буш фермалар, эшсез халык... Алда әйткәнемчә, алар хәзер суалчан җыеп йөрергә мәҗбүр.

– Мин – суалчан җыючыларның бригадиры, – ди Наилә Миңне­вәлиева исем­ле ханым. – Моның турында Казандагы хуҗабыз сөйләргә кушмый. Башта фермада эшләдек. Казаннан бер кеше килеп, эшсез калган халыкка суалчан җыярга тәкъдим итте. Суалчаннарны төрле җирләрдән җыябыз да, Казанга җибәрәбез. 10-15 кеше эш­либез. Шуның белән яшибез, корт җыю бик авыр хезмәт, җәй күргәнебез юк!

– Ул кортлар бетми, үрчеп торамыни соң? – дип сорыйм аннан.

– Бетә! Без бит бөтен республика буйлап йөрибез, инде машиналар туза башлады, – ди Наилә.

Кыскасы, әле дә тирес казый авыл халкы! Ә мин колхозның шушы аяныч көнгә калуын аңлаешлы итеп сөйләргә тырышырмын.

2002 елда “Ильич юлы”н ПСКХга, ягъни, кооперативка әйләндерәләр, җитәкче булып шул ук Шәүкәт Хөсәенов кала. 2004 елда исә Тоншерманы да китереп кушалар. Әлбәттә, Тоншерма белән бергә аның байлыгы – биналары, техникалары, маллары да кушыла. Ләкин ике ел эчендә нинди афәт килгәндер, Тоншерма банкорт дип табыла. Чыннан да, берәр хәл булгандыр инде, югыйсә, конкурс идарәчесе Тоншермада 300 меңлек кенә “байлык” тапмас иде! Анысы да ярымҗимерек биналар. Ә бит 2004 елда Тоншермада 1425 мөгезле эре терлек, 18 техника, әллә ничә шәп бина, үсемлекчелек санала.

2008 елда исә Шәүкәт Хөсәенов ТР Арбитраж судына “Ильич юлы” колхозын банкрот дип табуларын сорап мөрәҗәгать итә. Чөнки бу вакытка колхозның 8 миллион сум бурычы җыелган була инде. Хөсәенов каршылыкка очрамый, теләгенә ирешә. Ә инде банкрот дип табылгач, колхозның кредиторларга 14 миллион 946 мең сум бурычы барлыгы мәгълүм була. Иң гаҗәбе: “Ильич юлы”ның бернәрсәсе дә юк, ул хәерче булып чыга. Бөтен “булган байлык”ны конкурс идарәчесе А.Зотов “Яңа юл” агрофирмасына төзелеш материаллары итеп сатып, акчага әйләндерә һәм килеп чыккан сумма белән үзен-үзе бүләкли, премия бирә! Калган кредит бирүчеләр исә авызларын ачып кала... Инде шундый сорау туа: нишләп иптәш Зотов ике меңгә якын мөгезле эре терлекне, меңгә якын дуңгызны, 81 атны, техникаларны, биналарны күз уңыннан ычкындырган? Ник күрмәгән, ник санамаган?
Бөек комбинатор

Бик башлы кеше булып чыга Хөсәенов. Инде аның Ильич юлыннан түгел, яңа юлдан тәпилисе килә башлый! Аннан, бу юлдан бүтән бара да алмый бит инде ул! 15 ел буе йөргән сукмаклар тәмам тапталып, адреслар чуалып беткән. Өстәвенә, Ибраһим Садыйковтан соң пычагым да яңалык уйлап табылмаган... 

Шәүкәт исемле бөек комбинатор “Яңа юл” дигән яңа агрофирма төзеп куя. Байлык, акча тагын да күбрәк булыр дип уйлагандыр инде. Алай дисәң, аның байлыгы болай да хәттин ашкан! Чөнки ул документлар ясап, “Ильич юлы”ның бөтен мал-мөлкәтен “Яңа юл”га күчерә. Нәтиҗәдә, Садый­ковның чирек гасырга якын гомере, сәламәтлеге сарыф ителеп, авыл халкы бөкресен чыгарып, маңгай тирен түгеп тапкан байлык үз оясыннан җиңел генә шуып чыгып китә! “Мал-мөлкәт пае” турындагы законга да төкерә Хөсәенов. Байлыкны хуҗалыкның һәрбер әгъзасы белән бүлешергә юләр түгел бит ул! 

Шулай да, “Ильич юлы”нда 1970 елда төзелгән берничә бинаны калдыралар. Монысы исә күптән уйланылган банкортлыкка чыгару схемасын тормышка ашыру өчен кирәк була. Калганы да әкияттәгечә хәл ителә: күз ачып йомганчы агрофирманың бердәнбер хуҗасы да барлыкка килә. Ул да булса, Хөсәенов! Әле мин шуып чыгып киткән байлыкларны телгә алганда “Тоншерма” байлыкларын да кушарга онытканмын... 

Халыкка – ярык тагарак

Инде байлыкны яңа оешмага күчерү схемасы турында да әйтеп китик. Бик кызык ул! Янәсе, башта “Яңа юл” “Ильич юлы” ПСХКга кыр эшләренә дип займ бирә. Нәтиҗәдә, күп миллионлы бурыч барлыкка килә. Бурычны кап­лау максаты белән ПСХК “Ильич юлы” җитәкчесе Хөсәенов бөтен байлыкны үзенең “Яңа юл” оешмасына күчерә. Инде хәзер игътибар: шул рәвешле “Ильич юлы” байлыгы башка оешмага күчә башлагач, Хөсәенов “Ильич юлы”н 18 миллионлык бурычы белән банкротка чыгару өчен судка мөрәҗәгать итә. 

Хөсәенов шулай җир җимертеп “эшләп йөргән” вакытта мескен авыл халкы әле һаман яңа тормышка ышана. Янәсе, озакламый хезмәт хакы түли, алар нәкъ элекке кебек яши башлаячак. Басу тулы уңыш, ферма тулы мал-туар булачак. Тот капчыгыңны! Чөнки болар бөтенләй дә Хөсәеновның планына керми.

Бу вакытта җитәкче үзен ничек хис итте икән? Элеккеге бай колхозның бердәнбер хуҗасы бит! Ләкин бәхете озакка сузылмый аның. 2008 елда туберкулез чире табылу сәбәпле, 180 савым сыеры пычак астына керә. Зоо­инженер, дипломлы Хөсәенов кая караган, аңлашылмый. Менә шул вакытта халык, ниһаять, “Яңа юл”ның бары Хөсәеновны баету өчен генә кирәк булганын аңлап ала.

Мин, гомумән, бу комбинаторның махинацияләрен ике көн өйрәндем. Бик катлаулы юллар узган егет...
 
2015 елда янә элекке схемасын кабатлый ул: “Яңа юл”ны да банкротка чыгара. Алда әйткәнемчә, теге яки бу оешманы теләсә кем шулай акыллы итеп банкротка да чыгара алмый әле! Ул кадәр документ белән эш итәргә, барысын да алдан уйларга...

Бу юлы да конкурс идарәчесе Сергей Павлов байлыкның кая киткәнен тикшереп вакытын сарыф итми. Бары 10 сыер абзарын, 10 бинаны гына күздә тота һәм боларны 2 миллион 800 сумлык дип бәяли. Бүгенге көндә әлеге байлыкларга “торг” оештырылган. Әмма сатып алучы гына юк. Чөнки барысы да ярымҗимерек хәлдә, биналарның металлдан торган барлык өлеше алынган һәм сатылган. Акчалары билгесез тарафка очып киткән. Болар барысы да әлеге дә баягы Хөсәеновның “тырыш хезмәте” нәтиҗәсе. 

Соңгы сүз

Мин бу озак еллар дәверендә кылынган кыңгыр эшләрне санап бетерә алмыйм. Мөмкинлегем юк. Колхоз байлыгын үзләштерү 2006 елдан башлап 2012 елга кадәр дәвам иткән! Ул чактагы район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов ни караган? Бәлки колхозны бетерү югарыдагылар өчен дә кирәк булгандыр? Башкача моңа берничек тә аңлатма биреп булмый. Павлов Хөсәеновның “эшчәнлеге”н хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тиеш иде ләбаса! Әле яңа барлыкка килгән “Яңа юл”га “Ильич юлы”ның ничек, ни рәвешле бурычы барлыкка килүе нишләп берәүне дә кызыксындырмаган? 

Әйтергә онытып торам: Хөсәенов 2011 елда элекке “Ильич юлы” ху­җа­лыгы территориясендә КФХ “Хө­сәенов” ачып куя. Янәсе, бу вакытта хуҗалыкның бер сыеры, бер техникасы булмый! 440 баш мөгезле эре терлек “Яңа юл” ширкәте балансында тора. Ләкин кинәт 2014 елның 31 декабрендә КФХ “Хөсәенов”ка 323 терлек, 37 техника, 2000 гектар җир теркәлә. Күктән яугандыр инде! Югыйсә, Хөсәенов бер мизгелдә 8 миллион 535 мең сумны эшли алмас иде!

Хәзер боларның барысына да әкренләп җавап табылган. Хөсәе­новның хокук саклау органна­рының сорауларына җавап бирәсе генә кала.
Авыл халкы кызганыч! Рус әйт­мешли, “обидно за Родину”! Келәш кешеләре әле фермаларга төртеп күрсәтә, әле идарә ягына ымлый. 
– Кафе да Хөсәеновныкы хәзер! Ә анда нинди җиһазлар иде! – дип уфтана элек кафеда эшләүче берәү.

Ләкин мине теге сорау һаман борчый: гади авыл егете Хөсәенов ничек шундый катлаулы, хәйләкәр комбинацияләр уйлап таба, аны тормышка ашыра алды икән? Бәлки үзенең бай тәҗрибәсе белән Тәтеш районының атказанган банкротчысы Илгиз Шәйхетдинов уртаклашкандыр? Ни дисәң дә, ул Шәүкәт Хөсәеновның кайнеше бит.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ