Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балык Бистәсендә сасы ис килә

21 Январь 2016 1790
“Балык Бистәсе үзәгендә, безнең өй каршына ук ферма төзеделәр. Шунда атлар, үгезләр тоталар, суялар, исенә чыдарлык түгел. Инде зарланып йөреп-йөреп карадык, хатлар да яздык, тик райондагы җитәкчеләрнең берсенең дә бу проблеманы хәл итәсе килми... Битарафлыктан башканы күргәнебез юк. Үзегез килеп, мондагы башбаштаклыкны күреп китегез әле”.
“СЕМИНАР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ГЕНӘ ДИП АЛДАДЫЛАР”

Балык Бистәсенең Островский урамында яшәүче Рамил Насыйров редакциягә әнә шулай дип шалтыратты. Эшне озакка сузмыйча, юлга кузгалдык. Күрешмәс борын ук Рамил абый күңелен бушатырга кереште:

– Гомерем буе газ кертү өлкәсендә эшләп, пенсиягә чыктым. 40 ел шушында торабыз инде. Олыгайган көнебездә рәхәтләнеп яшәрбез дигән идек, 2010 елда өебез каршына ферма төзеп куйдылар. Ул вакытта миңа җитәкчеләр: “Кычкырып йөрмә, семинар үткәрәбез дә таралабыз, маллар булмый”, – диде. Шулай итеп авызны томаларга маташтылар. Закон буенча, маллар асрый торган мондый җирне торак пунктыннан ким дигәндә 50 метр ераклыкта төзергә тиешләр. Тик Балык Бистәсендә, нишләптер, әлеге законга төкереп карыйлар. Күпме халык зарлануга карамастан, ферманың урынын күчерергә җыенган кеше юк.

Малларның бәвеле безнең урамга агып ята, тиресен дә безнең очка өеп куялар. Капка төбенә чыгарлык түгел – сасы! Җәен чебен-черки баса, тәрәзәне дә ача алмыйбыз. Суларга һава юк. Бу ферманың зурлыгы 40ка 10 метр, зыяны күрше-тирәләргә дә җитә. Әнә, теләсә кайсыннан кереп сорагыз, безнең сүзне кабатларлар...

Күршедән күршегә йөреп чыктым. Чыннан да, халыкның зарланудан башы чыкмый. Ләкин ник тә ник берсе исем-фамилиясен әйтеп сөйләшсен!

– Кайчандыр бу эшне башлап мин йөргән идем, хакимияткә хатлар да яздым, бу юлы исемемне әйтми торам әле, – ди Островский урамында яшәүче бер абзый. – Зар һәр йортта да бертөсле инде: капка төбенә бәвел агып ята, бик сасы... Конюшняда атлар суялар, аның пычрагы, каны да безнең якка агып төшә. Яңа яуган ак кар да пычрак, әнә. Дәлилләр күз алдында...

– Җәй көне мондагы мәхшәрне күрсәгез! Кечкенә балаларны урамга чыгара торган түгел, үзебез дә капка төбендә рәхәтләнеп утыра алмыйбыз. Кып-кызыл су анда, тараканнар, төрле бөҗәкләр сырып ала, – ди аның күршесендәге бер ханым. – Әйтә торгач, урамга ком ташыдылар, ләкин көн саен агып яткан сасыны ул ком гына басамы соң?!

“ИРЕМНЕҢ ГАЕБЕ ЮК”

Дөрестән дә, Островский урамында яшәүчеләр 2010 елда баш күтәреп караган. Балык Бистәсе прокурорына, авыл җирлеге рәисенә, район башлыгына хатлар сырлаганнар. Хат астына унлап кеше имзасын да куйган булган. Тик һәр җавап бертөсле: “Биредә закон бозылмаган, бөтен нәрсә тәртиптә”. Бары тик Роспотребнадзор идарәсенең Мамадыш районы җитәкчесе урынбасары Миличихина ханым гына вак-төяк кимчелекләр тапкан. Әмма, аңлавымча, ул кәгазь генә дөньяны әллә ни үзгәртә алмаган.

Халык та язмышына буйсынып, кул селтәгән. Крестьян (фермерлык) хуҗалыгы шул вакыттан бирле, инде биш ел буе рәхәтләнеп көн күрә. Үгез-бозау, атлары да шунда, заготконтора ишеге дә көн саен ачык. Биредә үк казылык бизнесы да ачып караганнар, тик анысы мантып китмәгән. Иң кызыгы: бу фермага кагылышлы бөтен документларның астында Илнур Галимов дигән кешенең имзасы тора. Ә ул әфәнде үзе үк шушы Островский урамында йорт төзеп, шул сасыдан иза чигүчеләрнең берсе. Аларга да сугылдым.

– Анда документлар буенча гына ирем Илнур хуҗа, чынлыкта барысы белән “Кама” кулланучылар җәмгыяте рәисе Раил Бариев идарә итә, – дип чын дөресен ачып салды Гөлфия Галимова. – Безгә ул вакытта яшь гаилә программасы буенча ипотекага басарга кирәк иде, моның өчен иремә фермерлык хуҗалыгының җитәкчесе итеп теркәлергә киңәш иттеләр. Кәгазьдә, рәсми рәвештә генә инде...

Ипотека алу хакына дип, каршы килмәдек. Эш урынына килгәндә, ирем хәзерге вакытта да Бариев кул астында эшли. Аның кибетләре һәм шушы фермерлык хуҗалыгы арасында йөри. Үзебез дә бу фермага терәлеп диярлек яшәгәч, әлбәттә, малларның җиле безне дә урап узмый. Күршеләрнең зары белән тулысынча килешәм.

ПРОКУРАТУРА КӨТӘ!

“Кама” кулланучылар җәмгыяте рәисе, ягъни бу фермерлык хуҗа¬лыгының чын җитәкчесе Раил Бариевның ишеге бикле иде. Аның белән соңыннан телефон аша элемтәгә кердем.

– Бу – Галимовның шәхси хуҗалыгы. Үз территориясендә ничә мал тоту – аның шәхси эше, бетте-китте! Ә минем сезнең белән сөйләшәсем килми, эшем болай да күп, – дип тезде ул теләр-теләмәс кенә.

– Островский урамында яшәүчеләрнең канәгатьсезлеген белә идегезме? Сезгә мөрәҗәгать иткән булганнар бит? – дим. 

– 5-6 ел элек хатлар язганнар иде, аннан соң зарланмадылар. Шул бер кеше бутап йөридер инде... Юл салып бирдек, тагын нәрсә кирәк аларга? Урамнарын пычратып, бәвел агып утыра, дисез... Ярар, анысын яз көне акмый торган итеп ясарбыз.

– Фермагызда бүгенге көндә ничә баш мал бар?

– Үзгәреп тора ул.

Раил Бариев минем белән “син”гә күчеп, “татарча аңламыйсың мәллә син?” дип сөйләшә башлагач, аның үз телендә хушлаштык. Халыкның ни өчен аннан уттан курыккан кебек өркеп яшәве аңлашылды, бик үк тыныч кеше түгел шикелле...

Балык Бистәсе прокурор урынбасары Ранис Муксинов исә болай диде:

– Ник Островский урамында яшәүчеләр турыдан-туры безнең янга килми соң? Язмача мөрәҗәгать булса, махсус хезмәтләрнечакыртып, әлеге фермерлык хуҗалыгын яхшылап тикшертер идек. Мөрәҗәгать итүче юк икән, берни эшли алмыйбыз, безнең куллар бәйләнгән. Әлеге фермаларда 50 башка кадәр мал асрарга рөхсәт ителә. 2010 елда тикшергәндә 10лап кына атлары бар иде, үзебез барып санадык. Ул вакытта закон бозу табылмады.

Район прокуратурасы “Акчарлак”та басылган язма нигезендә тикшерү үткәрергә вәгъдә итте, хәзер аларның да эш нәтиҗәләрен көтеп карыйк.

НИЧЕК ТӘ ТҮЗӘСЕ

Балык Бистәсендәге мисал – проблеманың очы гына. Тирәнгәрәк күз салсак, гаилә фермалары тирәсендәге ыгы-зыгыны район саен күпләп очратырга мөмкин. Моңарчы Буаның Кильдураз авылын язып чыктык, Кукмарада да тавышланып алдылар... Республика районнары арасыннан бары тик Әтнәдә генә гаилә фермалары чагыштырмача әз, анда гына ситуация тынычрак. Зарларга килгәндә, алар һәр районда бертөсле – авыл уртасындагы фермалардан сасы ис килә, пычрак ага, җәй көне чебен чыга, тиресне теләсә кая түгәләр. Халык шулай дип уфтана. Ләкин бу очракта эт өрә тора, бүре йөри тора инде. Чөнки гаилә фермаларын (документта КФХ дип теркәлгән) һәр районга югарыдан көчләп тактылар, аякка аскан гер белән бер булды ул. Авыл хуҗалыгын күтәрәбез дигән бөек сүзләр әйтеп һәм алтын таулар вәгъдә итеп (гадәттәгечә инде!), республика түрәләре канатлана-канатлана гаилә фермалары идеясе белән мавыгып китте.

Планнары зурдан иде: бер гаилә байый, аңа өстәп 3-4 кеше эшле була, кеше үзе эшләп ашарга өйрәнә, авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән җитештерә, үз территориясен матурлап тотарга акчасы була һәм башка матур хыяллар...

Шундый зур максатлар белән гаилә фермасы программасы пәйда булды.
Тик җитәкчеләр бер шарт куйды: әлеге хуҗалыклар бистә яки авыл эчендә, кешенең ишегалдында ук урнашырга тиеш! Читтә төзелә икән, программадан төшеп кала – вәссәлам! Фермадагы мал санын 15тән 80гә кадәр үк җиткерергә рөхсәт ителде (СанПиН нормаларына каршы килүгә карамастан! 50дән артык мал булса, ферма авылдан 50 метр читтә салынырга тиеш, дидек). Югарыдан фәрман булгач, район башлыклары әлеге бөек миссияне авыллардагы иң җаваплы, дәрәҗәле саналган кешеләргә йөкләде. Сынатмасыннар, янәсе!

Әнә, Кукмараның элекке башлыгы үз сеңлесен елата-елата гаилә фермасы ачтырган иде хәтта... Шулай итеп, республикада 860лап хуҗалык аякка басты. Кайберәүләр мөгезле эре терлек белән генә чикләнмичә, каз-үрдәк, куян, кәҗә, сарык хәтта страус кебек экзотик кошлар үрчетергә тотынды. Тәвәккәлләгән кешеләрнең өенә кадәр асфальт җәйделәр, саллы гына субсидияләр тараттылар, аз процентлы кредитлар өләштеләр. Ул гынамы, кул кысып рәхмәт әйтеп, эшләрен хуплап тордылар – бәхет өчен тагын ни кирәк?! Ләкин зур түрәләрнең яхшы булсын дип тырышулары бу юлы да гадәттәгечә килеп чыкты. Йорты каршында ук калкып чыккан фермага гади халыкның борын җыерып каравы җитәкчеләрне әллә ни борчымады анысы.

Әмма гаилә фермалары икътисадый яктан да шаккатыра алмады. Беренчедән, кечкенә хуҗалык сөт эшкәртү процессын тиешенчә башкарып чыга алмый – башта шунысы ачыкланды. Аннары, аларның керемнәре тартып-сузып кына дәүләт биргән теге аз процентлы кредитны түләргә җитеп бара башлады, ягъни авыл хуҗалыгының бу ысулы белән дә баеп булмавы монда да көн кебек ачык иде.

Бүген инде республиканың күп кенә гаилә фермалары көч-хәл белән җан асрый. Кредитлары түләнеп беткәнче банкротка чыгарга ярамый – кайбер районнарда залогка башкарма комитет бинасын, кинотеатрны куюга кадәр барып җиттеләр хәтта! Район башлыгы утырган бинаны килеп сүтә башласалар – ояты ни торыр! Түрәләр шулкадәр өмет баглаганда, крестьянга да тиз генә бирешергә ярамый, шту син! Гади халыкның сасыга түзеп яшәве дә шул бәрабәргә инде...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Казан – Балык Бистәсе – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ