Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балтач районы кемнәр кулында?

4 Декабрь 2018 825
“Акчарлак”ның 15нче ноябрьдә дөнья күргән 45нче санында “Зарлы телефон”га Арчадан Габделбәр әфәнде шалтыратып, “Балтач сельхозтехникасы”ның язмышы өчен борчылуын белдергән, аны Рафаэль Габдрахманов атлы кешенең башта үзенеке итеп, соңыннан 100 миллион сумга сатуга куюын әйткән һәм саткан суммадан акционерларга өлеш чыгачакмы дип кызыксынган иде. Әйтүенчә, аның туганнарының кулларында заманында хезмәт хакына сатып алган оешманың 100дән артык акциясе бар икән.
Кодалар власте

Иң башта сезнең игътибарны менә бу исемгә юнәлтәм: Рафаэль Габдрахманов! Беләсезме ни өчен? Чөнки ул 17 мең 128 квадрат метр сәнәгать комплексын (элекке “Сельхозтехника”) сата. Комплексның 14 бинасы бар, анда ут та, су да, газ да кергән, территориясе әйләндерелеп алынган, кирәкле инфраструктуралар бар. Әлеге бина Балтач районының Кариле авылында урнашкан. Менә шуннан соң сорау туа инде: Рафаэль әфәнде кем ул? Әле бит нәрсәнедер сатканчы аны алырга, йә булмаса төзергә кирәк! Нишләп шулкадәр байлык Габдрахманов кулында?

Бу биналарның барысын да дәүләт ярдәме белән хезмәт коллективлары төзегән. 2001 елда танылган директор Г.Әшрәфҗановның фаҗигале үлеменнән соң район башлыгы Марат Зарипов оешма белән идарә итүне Рафаэль Габдрахмановка тапшыра. Чит кешегә түгел – Казан Авыл хуҗалыгы институтында бергә укыган сабакташына! Алай гына да түгел, кодасына! Чөнки Габдрахмановның улы Зариповның кызына өйләнгән. Акционерлык җәмгыятенең уставына да төкереп кенә бирә район башлыгы. Устав буенча яңа директор акционерлык җәмгыятенең гомумҗыелышында сайланып куелырга тиеш. Кемнән һәм нишләп куркып торсын инде глава? Районда үзе баш, үзе түш бит ул! Шулай итеп, миллионнар белән бәяләнгән оешма коданыкы булып куя. Әйтергә онытып торам: бу вакытта анда 400дән артык кеше бил бөгә.

Аннан китә инде... Габдрахманов таныш схема буенча эш йөртә башлый. 2004 елда ул “Сельхозтехника” базасында берничә “ООО”, ягьни җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзи. Ә берничә айдан соң үзе үк ТР Арбитраж судына гариза күтәреп бара. Баксаң, аның оешмалары банкортлыкка чыккан, түләнмәгән салым һәм пеняләрне дә кушкач, бурыч 30 миллионнан артып китә икән! Күз йомып калганнар дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Конкурс идарәчесе килә, тикшерә һәм нәтиҗәдә... оешманың барлык мал-мөлкәтен алты миллион сумга Габдрахмановка сата.

Язманы тулысынча 6 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 48 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ