Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балигъ булмаган кызны көчләүче егет вакытыннан алда иреккә чыккан

11 Январь 2018 3553
Ульян шәһәрендә 16 яшьлек Диана Шурыгинаны көчләп, 8 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән Сергей Семенов вакытыннан алда иреккә чыккан. Бу турыда социаль челтәрдә егетнең апасы Екатерина Семенова хәбәр итә.
Әлеге күңелсез хәл 2016 елның 31 март төнендә килеп чыккан. 21 яшьлек Сергей Семенов белән 16 яшьлек Диана Шурыгина уртак танышларының туган көнендә таныша. Соңыннан, егет балигъ булмаган кызны көчли.

Кыз егетне гаепләп, “Беренче канал”да баручы “Пусть говорят” тапшыруында да чыгыш ясады. Әлеге вакыйга бөтен дөньяга шау-шу куптарды. Карашлар икегә бүленде: кемдер Шурыгинаны тәртипсезлек һәм ялганчылыкта гаепләсә, икенчеләре Семеновны эт итеп сүкте.

Тикшерү нәтиҗәсендә, Семеновны 8 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр. Аннан соң бу вакытны 3 ел да 3 айга кадәр кыскарттылар.

Иреккә чыгарылгач, Семенов укуын дәвам итәргә (яки яңа уку йортына керергә) эшкә урнашырга теләвен белдергән. 31 март төнендә килеп чыккан хәлне исә болайрак аңлаткан: “Диана минем белән якынлык кылырга үзе ризалашты. Ә бәйрәм тәмамлангач, мине көчләүдә гаепләде”, – дигән.

2017 елның җәендә Андрей Малаховка биргән интервьюсында егет әлеге хәлдән соң күп нәрсәгә саграк карый һәм якыннарының кадерен белә башлавы турында сөйли. “Мин болай килеп чыкканга үкенмим. Әгәр дә әлеге хәл булмаса, күп нәрсәне гомер буена да аңлый алмас идем”, – дигән ул. Шулай ук Шурыгинага карата күңелендә бернинди ачу, явызлык сакламавын да белдергән.






Семенов җәзасын алып, төрмәдә утырган вакытта Шурыгина исә, кияүгә чыгып, гаиләсе белән Мәскәүгә күченергә өлгергән (аңарчы Ульян өлкәсендә яшиләр иде). Шул ук вакытта Диана “Беренче канал” оештырган төрле проектларда катнаша, кыйбатлы кибетләрдә киенеп, бәйрәмнәрдә күңел ачып йөри.

Исегезгә төшерәбез, Диана Шурыгина белән “Беренче канал” операторы 29 яшьлек Андрей Шлягин 2017 елның 5 октябрендә туй итә. Алар кыз турында тапшыру төшергәндә танышалар һәм 3 ай очрашканнан соң, Шлягин кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1680
28 Июнь 2018 15:14 1563
ӨСКӘ