Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балдак – бармакка, яр йөрәккә күрә

23 Январь 2018 878
Алар кебек гади, ачык авыл кешесе белән күрешеп сөйләшү рәхәт. Актаныш районы Такталачык авылында Мөҗәлия һәм Мөсәвир Мусиннар инде 50 елдан артык тигез гомер итә, балалар үстергәннәр, тирә-юньдәгеләргә үрнәк гаилә булып торалар.
Берсенең балачагы сугыш елларына, икенчесенеке аннан соңгы ачлык-ялангачлык чорына туры килсә дә, әйтерсең, күңел сандыгына тормышның якты мизгелләрен генә сала барган бу пар. “Сигезне тәмамлагач, Алабугага китапханәчегә укырга кердем, – дип сүз башлады Мөҗәлия апа. – Сагынуга чыдар мәл юк бит! Туган авылым Түмерҗәгә кайттым да, башка китмәдем”. Аны тагын ике ахирәте белән чеби карарга куялар. Кызларның тырышлыгы бик тиз Казанга барып ирешә: алар турында язма әзерләргә “Татарстан яшьләре” газетасыннан хәбәрче кайтып төшә. Озак та үтми, сурәтләре белән бергә “Әкияттәгедәй өч батыр кыз” исемле язма дөнья күрә.
Такталачык егете Мөсәвир исә бу вакытта Кыргызстанның Ош шәһәрендә хәрби бурычын үти – почтадан частька хатлар, бандерольләр ташый. Чыгышы белән Татарстаннан булган командиры бер көнне аны туктата да: “Үзеңнең нәрсә алып кайтканыңны беләсеңме син? Менә, туган ягың Актаныш турында язганнар”, – дип теге газетаны суза. Егет күрше авыл кызын шул чагында күреп, күңеленә салып куя да инде. Соңрак Мөҗәлия апаны Такталачыкка комсомол юлламасы белән сыер саварга җибәрәләр һәм фатирга Мөсәвирләргә кертәләр. Менә шулай очраша алар. “Мин баздан бәрәңге чыгарганда Мөҗәлия, шаярып, солдат фуражкамны базга төшереп җибәрде. Шулай уен-көлке белән таныштык”, – ди Мөсәвир абый. Өйләнмәгән – өйсез, тормышы дә көйсез булыр дигәндәй, егет Казанда электрик курсларында укып кайтуга, кыз сорарга китә. Бу 1967 елның 31 декабре була. Икенче көнне гөрләтеп килен төшерәләр. “Ул заманда утын юк, халык мичкә ягарга тирес суга. Аның өчен көянтә-чиләк белән су ташып тәмам хәлдән таясың. Суга барган саен: “Эх, капка төбендә кое казылган бәндәгә кияүгә чыксам ярар иде”, – дип телим. Сүзем фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде: Мөсәвирләрнең капка төбендә генә кое иде”, – ди Мөҗәлия апа.

Өйләнешкәндә төп нигездә дүрт почмаклы, терәүле йорт, өч такталы капка булса, икәүләшеп хезмәт куеп, яңа өй җиткерәләр, каралты-курасын да кешедән ким итмичә коралар, заманына күрә мотоциклын да алалар. “Каенанама рәхмәт, – дип иренең әнисен мактарга кереште Мөҗәлия апа. – Такталачыкта аның кебек хатын башка юк. Мин иртән-иртүк торып, фермадан сыер савып кайткач, “әниегез йокласын, ял итсен”, дип, балаларны алып чыгып китә, ашарга пешереп куя. Ул аш-суга да бик оста, күрше-күләндә каз өмәсе булганда тәбикмәк пешерергә аны чакыралар иде. Аңлашып яшәгәнгә тормышыбыз гөлбакчага әйләнде дә инде”. Хәер, килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. 20 ел сыер саугач, Мөҗәлия апаның тырышлыгын күреп, колхоз рәисе аны укырга җибәрә. Пенсиягә ул лаборант булып эшләп чыга. Ә Мөсә­вир абый гомере буе электрик һөнәренә тугрылык саклый. Икесенә бергә хезмәт стажлары 84 елга җыела. Эштә генә түгел, авылның мәдәни тормышында да иң актив пар була алар. Спектакльләрдә дә уйныйлар, оештыру эшләрендә дә катнашалар. Авылдашлары Мөсәвир абый турында җор телле, Мөҗәлия апаны бик матур бии, диләр. Гаилә башлыгы әле дә Тукай, Пушкин шигырьләрен яттан сөйли, сорауга да шигъри юллар белән җавап кайтара.
Балдак – бармакка күрә, яр йөрәккә күрә шул. Яшьлек хисләренә хыянәт итми, ярты гасыр тигез яшәүнең серен Мусиннар тәгаен генә белми, формуласы юк, диләр. “Аллаһы Тәгалә исәнлек биргән, сау-сәламәт балалар сөяргә насыйп иткән икән, шуның кадерен белеп, авырлыкларга сабыр итеп, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк. Хәзер бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Беребез берәр кая китсә дә, чәйнең тәме, өйнең яме югала. Исән-сау гына кайтса иде дип тәрәзәдән күзне алмый көтәсең”, – ди алар. Балалары исә кайсы кая таралышкан: олы кызлары Гөлнара Чаллыда яши, укытучы. Уллары Гаяз Актанышта хокук саклау органнарында эшләгән. Казандагы кызлары Диләрә – табибә. Дүрт оныклары “әбекәй”, “бабакай” дип өзелеп тора.
Мусиннарның: “Мәхәббәт яшь­лектә генә була, тора-бара ияләшүгә әйләнә”, – диюләренә генә ышанасы килмәде. Әле дә сөю хисе белән яши кебек тоелды алар миңа. Юкса, 50 ел гомердән соң да ир хатынына “сөеклем” дип кенә торыр, җәйләрен урман-болынга барган саен кыр чәчәкләре җыеп алып кайтыр идеме икән…

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4758
ӨСКӘ