Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Балчылар авылы

6 Декабрь 2018 298
Кама Тамагы районының Кыртапа авылына баргач, авыл башында зур гына умарталык күземә чалынды. Монысы – Илнур Гыйльфановныкы икән. Шундый ук умарталык авылның икенче ягында да бар, анысы – Әсфан Гыйльфановныкы диделәр. Алар туганнар икән. Башта Илнурларның йортына үттем.
“Кеше конфет ала,  ә балны кыйбатсына”

– Умартагыз күп күренә, – дим Илнур әфәндегә.

– 50ләп умартабыз бар. Безнең дәү әти озак еллар колхоз умарталыгында эшләде, без аңа ияреп йөри идек. Мин дә дәү әтидән соң 10 ел шунда эшләдем. Үзебез кортларны күптән тотабыз, 2000 елдан бирле минем өстә алар. Башта өй янында иде. Көн саен шунда кайнашырга кирәк, кеше янында карап булмый башлады. Шуңа читкәрәк күчердек.

– Умарта санын гел бертөрле тотасызмы? Әллә арттырасызмы?

– Гел тотрыклы сакларга тырышам. Балын сатып барырлык, үзем эшенә өлгерерлек кенә. Моның белән генә булмый бит, башка җирдә дә эшләргә кирәк. Районда сак хезмәтендә эшлим.

– Кортларны караганда кем дә булса булышамы?

– Мин кеше белән эшләргә яратмыйм. Җәй көне күч аерган вакытта улларым булыша.

– Бал ничек булды быел?

– Башка еллар белән чагыштырганда әз. Язын вакытында ашатып өлгереп булмады. Кортның үрчегән кадәре балны ашап бетерде, әнкәләре йомырка салудан туктады. Ә буыннар алмашы өчен бертуктаусыз йомырка салу кирәк. Булган кортлар үлеп бетә, ә аның урынына чыккан корт юк. Шуңа 2-3 көнгә 100-200 мл сироп, йә бал биреп торырга кирәк кортларга.

– Балны күпмедән сатасыз? Өегездән килеп алалармы?

....


Әңгәмәнең дәвамын "Акчарлак" газетасының 48 нче саныннан укырга мөмкин.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ